поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
  • Услуги автокрана 89179171171
Архив
 
06.05.2010 Милләт

ТАТАР БАТЫРМЫ?

Татар тарихка батырдан да батыр халык булып кергән. Ярты дөньяны яулаган ташкын алдында юл ярып, кылыч айкап, «ура!» кычкырып татар угланнары (оланнары) барган бит. Җиңелмәс угланнар үрнәгендә Көнбатыш Европаның күп кенә мәмләкәтләрендә соңрак җиңел кавалерия гаскәре – улан полклары да оешкан хәтта. «Ура!»га килсәк, шагыйрь «И грянул русское ура» дип язса да, аларга һичшиксез татардан йоккан бу яу ораны, аның урысчасын «окружай!» дип кычкырасы булыр иде. (Хәер, В. Даль аны татарның «ур»ын (бей) хәтерләтә дип яза.)

«Җиңелмәс» татарлар да Идел буенда бер җиңелгәннәр үзе. Болгарлар җиңгән аларны. Тегеләре дә, болары да безгә, хәзерге татарларга, бабаларыбыз тия. Беренчеләре – «әти ягыннан», икенчеләре «әни ягыннан» диикме икән инде?

 

Бабаларыбызның «уру-урау» даны XX гасыргача килеп җиткән. Юкса Тукай «Без сугышта юлбарыстан көчлебез» дип язар идеме икән?

 

Бәлкем, Бөек Ватан сугышынача татарның дан-шөһрәте генә түгел, тиңсез көч-гайрәте дә исән-имин килеп җиткәндер әле? «Кызыл Армия бу сугышта яндырган немец танкларының 67 процентын татарлар юк итте; дошманның 42 процент самолетын татарлар бәреп төшерде; Бөек Ватан сугышында кулга төшерелгән 90 процент немец генералын татарлар әсирлеккә алды, сугышның иң хәтәр юнәлешләрендәге 80 процент командирлар татарлар иде...» Борынгы бабаларыбызны да шаккатырырлык бу саннар 1995 елны «Шәһри Казан»да (5 июль саны) басылып чыккан. «Мактанырга хакым бар» дигән әлеге мәкаләнең астында «Рәис Чумарин» дигән имза, аның астында «Татар-Информ» – агентлык атамасы тора. Автор бу саннарны «Известия» газетасының 1948 елгы 16 гыйнвар (№ 14) санында китерелгән статистик таблицадан алынды дигән.

 

«Рубин» яисә «Ак барс» җиңүләрен чагылдырган саннар гына түгел лә бу, безнең горурлык ак болытлардан да ашып, планетага космик биеклектән багарга тиеш булгандыр инде. Ләкин мин үзем, редакциягә шушы саннар да булган мәкалә килеп кергәч, аларны сызып калдырдым. Чөнки 1939 елгы җанисәп буенча СССРда яшәүчеләрнең 2,5 процентын тәшкил иткән татар халкы (җәмгысе 4313,5 мең) вәкилләре, әйтик, шулкадәр самолет бәреп төшерер өчен, әкияти батырлыкка ия булган хәлдә дә, осталык җәһәтеннән дә башкалардан нык кына түгел, үтә нык аерылып торырга тиеш ләбаса. Кайда күрәбез соң без мондый аерманы?.. Икенче тапкыр, бусы әле күптән түгел генә, янә шул саннарга таянуга тап булгач, түзмәдем, китапханәгә киттем. «Известия»нең 1948 елгы 16 гыйнвар саны һич тә 14нче түгел, 13нче сан икән. Ләкин ни тегесендә, ни бусында әлеге шаккаткыч мәгълүматлар юк иде.

 

Алайса ни булып чыкты инде бу гамәл? Татарга мондый ялган олылык кирәкме соң?

 

Саннарның дөресе нинди икән? Һәм хәрби статистикада моның ише күрсәткечләр була ала микән әле ул?

 

Хәер, батырлыкның эзе күкрәктә дә кала бит. «Алтын Йолдыз»ны, ягъни 1934 – 91 елларда СССРда иң югары дәрәҗәле исем булган «Советлар Союзы Герое»н ярдәмгә дәшик әле. Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен бу исемне 11633 кеше алган . 2006 елны Мәскәүдә «Великая Россия. Имена» энциклопедиясенә өстәмәләр сериясендә чыккан «Татары: воины. Труженики. Патриоты» дигән китапта мондый 167 милләттәшебезнең исеме теркәлгән. Ягъни алар бөтен Геройларның 1,5 процентын тәшкил итә икән. Теге 2,5 процент янына куйгач, аз күренә бит бу сан!

 

Патша заманындагы шанлы «Георгий Тәресе»нең советчыл тиңдәше булган югары орденның – «Дан»ның (1943 елда булдырыла) тулы кавалерлары, ягъни аның өч дәрәҗәсен дә алучылар 2642 кеше икән. Шуларның 56сы татар икән (шул ук «Татары: воины.Труженики. Патриоты» дигән китаптан алынды). Бу юлы татарлар өлеше 2,1 процент килеп чыга.

 

Батырлыкның «тәрҗемә» сорамыйча, турыдан-туры тәгаен санга әйләнгән (нык тырышып эзләгән-барлаганнан соң, әлбәттә) төре дә бар. Бу – тәнең белән амбразураны каплау. Мондый каһарманнар шактый күп икән – җәмгысе 432 кеше. Һәм шуларның 24е безгә милләттәш тия икән . Монда өлешебез саллырак инде – 5,5 процент.

 

Батырлык кимәлен аныклый торган бүтән үлчәмдәге күрсәткеч тә бар әле. Пленга эләккән сугышчыларның 2,2 проценты татарлар булган. Мисал өчен, урыслар әсир төшкәннәрнең – 48, украиннар – 28,2, белоруслар 7,5 проценты икән . (1939 елда бу халыклар СССРда яшәүчеләрнең 59; 20,9 һәм 4,8 процентын тәшкил иткәннәр.)

 

Безнең сан үз 2,5 процентыбыз янында зыянсыз күренә. Ләкин татарга хаксыз тарихи үпкә саклап, аңа гел күзенең агы белән караган Мәскәүгә татар язмышын кыл өстендә тотар өчен шул да бик җитә кала. Һәм... чәчәннәр, ингушлар, калмыклар, карачайлар, балкарлар, Кырым татарлары кебек имештер хыянәтчел халыкларга ияртеп 1944 елны безне дә аздан гына сөрми калалар. (Бу хакта академик Миркасыйм Госманов дәлилләп һәм тәфсилләп сөйли ала.) Күп булуыбыз һәм хыянәт мисалчыклар җитмәү генә тотып калган, ахрысы... Әгәр дә мәгәр берәр татар командиры, юк, генерал-лейтенант Андрей Власов кебек армия кадәр армияне димим, корпусны да, дивизияне, полкны, батальонны да түгел, йөз кешелек ротаны гына булса да немец ягына алып чыкса, шул берөзлексез чәйнәлеп, татарга, һичшиксез хыянәтче халык тамгасы сугылыр иде.

 

Муса Җәлилнең костюм киеп хөр-иркен йөрү фактын күтәреп селкеп, татарга каршы уйнатырга омтылулар булды. Яшерен оешма да төзелсен, эш тә ачыктан-ачык алып барылсынмени? Соң алайса без «Семнадцать мгновений весны»да Исаевның Штирлиц булып фашист офицеры формасыннан йөрүен дә гаепләп карарга тиешбез бит... Әйтерсең лә татар легионнары каршы якка чыгып фашистлар белән дә сугышмаган, фашист суды карары белән башлар да чабылмаган!

 

Соңгы вакытта янә шул ук картаны уйнатырга омтылуны күрәбез. «Мирас» журналында басылган драма әсәрендә Җәлил Гитлер белән очраша. Аннан бүләк тә ала әле. Ни дип бәялик соң моны?

 

Бөек Ватан сугышына татарның милли мәнфәгатьләре җәһәтеннән караганда ни килеп чыгар? Татар өчен дә бөекме ул сугыш? Һәм – Ватан сугышымы? Җиңүче милләттәшләребезне илдә нинди милли сөенечләр, үсеш мөмкинлекләре көткән? Туган җир капкасы бөтенләй ачылмаска да мөмкин булган түгелме соң?.. Хәер, болары «Мирас» әһелләрен һич борчымагандыр. Бу журналның Сөембикә Шаһгали белән Казанны алышырга килгән дип язып чыкканы да булды лабаса.

 

Кычкырып әйтелми торган бер сүз бардыр кебек: «Берәр халыкны зәгыйфьләндерим дисәң, аның бөекләрен пычрат». Пычраттырмыйк бөекләребезне!

 

Мусаны советка каршы уен уйнаган итү ул, ихлас түгелгә чыгарып, дөньякүләм данлыклы «Моабит» дәфтәре»нең да башын чаптыру булыр иде.

 

Кешелеккә һәм кешелеклелеккә яу ачкан фашизм афәте белән көрәштәге батырлыкларның балкышы беркайчан да тоныкланмас.

 

Илда Юзеев үзенең «Язылмаган поэма»сын багышлаган Хәйретдин Мөҗәебез дә бар бит әле безнең. Язучы, шанлы полк командиры. Әсирлеккә эләккәч, Даһау концлагерында яшерен оешма төзүчеләрнең һәм восстание әзерләүчеләрнең берсе була ул (яшерен исеме – Самсон). Фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

 

Кызганыч ки, пленнан качу статистикасы юк. Иң күп качучы татардыр кебек тоела миңа. Минем Мәсгут абыем да, әтием Юныс та (әле теге, 1914 елдагы сугышта ук!) качканнар.

 

Инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты Дмитрий Карбышев, яраланып пленга эләккәч, лагерьда фашистларга каршы агитация алып бара. Фашистлар аны төрлечә үз якларына тартырга – аннан Власов ясарга тырышып карыйлар, ләкин ул бирешми. Бер салкын кышкы төндә аңа боз һәйкәлгә әйләнгәнче су сибеп торалар... Маутхаузен лагере капкасы янында ак мәрмәрдән куелган чын һәйкәлдә аның сыны гүяки боздан калкып чыга. Данлы совет генералына, татар кешесенә куелган ошбу һәйкәл әсирлектән качкан яки чәнечкеле чыбык эчендә көрәшне дәвам итә алган меңнәрчә милләттәшебезне дә яд итү булсын иде.

 

Геройларыбыз өлеше күп булмаса да, аларның саны буенча урыслар, украиннар һәм белоруслардан кала дүртенче урында торабыз без, халык санына нисбәттә караганда исә белоруслардан да алдабыз (аларның 8,3 млн. кешегә 311 Герой). Ягъни автономияле республика халкы булып һәм ил буйлап чәчелеп-сибелеп тыйнак-мескен генә яшәп яткан татар сугыш башлангач кинәт алга томырылып чыга, авыр һәм хәтәр сугыш йөген төпкә җигелеп тарта башлый.

 

15 ел элек миңа армия генералы, Россиянең Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт ага Гәрәев белән әңгәмә үткәрү насыйп булган иде. Шунда ул болай дип тә әйтте: «Урыс булмасаң, юл бирмиләр иде. Шуның өчен татар кешесенә, мөселман кешесенә башкаларга караганда ике-өч тапкыр күбрәк эшләргә кирәк иде күтәрелер өчен». Бу хәл батырлыкны бәяләгәндә дә сизелми калмагандыр шул. Милләттәшләребезнең Герой исеменә икешәр (хәтта өчәр!) тапкыр тәкъдим ителеп тә бюрократик баскычны үтә алмау очраклары күп икән. Әмма сугыш эчендә кайнаган хәрби җитәкчеләр (И. Конев, Р. Малиновский, Л. Говоров, А. Еременко), мәгълүм ки, татар яугирләренең гайрәтле, батыр булулары турында бик матур сүзләр әйтеп калдырганнар. Данлыклы язучы Илья Эренбург үзенең «Татары» дигән очеркында немец ефрейторы Рудольф Вольгангның хатыннан менә мондый сүзләр китерә: «Монда безгә каршы татар күп. Болар шашкан халык. Һәм мин татар белән хәтта төшемдә дә очрашырга теләмәс идем».

 

Баскын яу татар белән сугышның беренче көнендә үк очраша. СССР дигән илне тоташ иңләп эчкә тирән үтеп керә ул. Бер җирдән генә айдан артык үтә алмый интегә – соңыннан «герой-крепость» дип табылачак Брест кирмәненнән генә. Кирмәннең иң җете каһарманы милләттәшебез, полк командиры майор Петр Гаврилов була... Фашист явы татарны сугышның азагында да күрә. Хәер, үзен, бәлкем, күкрәген йөрәге яныннан ук тишеп үткән төнге пуля гына күргәндер. Ә менә ул Рейхстаг түбәсендә кадерле ядкарь – чиккән кулъяулыктан тасмалар ертып бәйләп куйган Җиңү байрагын иртән бик күпләр күрә. Бары олуг хәрби түрәләр генә күрергә теләмәде аны. Алар Җиңү байрагы дип күп соңрак эленгән «дөрес» (М. Егоров белән М. Кантария – урыс белән грузин элгән!) байракны таныдылар. Ләкин тарих сукыр түгел. «Первыми в 22 часа 30 мин. (время московское) 30.04.1945 года водрузили Знамя на крыше Рейхстага на скульптурной группе «Богиня Победы» артиллеристы-разведчики 136-й армейской пушечной артиллерийской бригады ст. сержант Г. К. Загитов, А. П. Бобров, А. Ф. Лисименко и сержант М. П. Минин из состава штурмовой группы 79 стрелкового корпуса, возглавляемой капитаном В. Н. Маковым». – Бу сүзләр «Хәрби энциклопедия»нең 3нче томына теркәлгән (1995) ...Заһитовның исеме – Газый. Гарәпчәдән күчерсәң, «сугышта җиңеп чыгучы» була .

 

Константин Симоновның данлыклы «Живые и мертвые» романының әвәлге өлешләре басылып чыгуга тәнкыйтьчеләр аның баш герое генерал Серпилин турында, ул рус рухының олылыгын чагылдыра кебек фикерләр әйтергә ашыгалар. Әсәрнең һәм гомеренең азагында исә генерал... татар көен көйләп җибәрә. Безнең Самат Шакирның шул хактагы соравына әдип «Мин батыр татар генералларын күп күрдем» дип җавап бирә... «...в бою за деревню Чернушки погиб 19-летний комсомолец, верный сын русского народа...» «Он настоящим был героем. Он русским человеком был», – үзенә шуның кебек күп-күп мәкалә, шигырь, җыр сүзләре багышланган Александр Матросов исә Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булып чыга . Матросовка әйләнүенең сәбәбе гап-гади икән: балалар йортларында урыс булмаганнарны кешегә санамыйлар.

 

...Мәскәү янындагы бәрелешләрнең үтә авыр чорыннан соң Мәскәү шәһәр комитетының беренче секретаре, Кызыл Армиянең Баш сәяси идарәсе башлыгы В. Щербаков Сталиннан бердәнбер кешегә Советлар Союзы Герое исемен бирүне үтенә. Бу кеше «катюша»лар бригадасы командиры Бари Йосыпов була. Сталин исә үтенечне кире кага, Мәскәү яны сугышларының бу этабын оттырдык без, шуннан соң да начальник кешегә Герой бирсәк, безне дөрес аңламаслар, ди. Күп тә үтми, Щербаков янына данлыклы скульптор Вера Мухина килә һәм, миңа Кызыл Армиянең иң батыр сугышчысын күрсәтегез әле, ди. Щербаков аны госпитальгә, Йосыпов янына алып китә, менә аны ясагыз, ди. Барый Йосыповның «Мужество» дип аталган скульптур бюсты Третьяков галереясында бөтен Кызыл Армия батырлыгының гәүдәләнеше булып тора...

 

Инде куелган сорауга җавап бирик: батырмы ул татар? Бик тә, бик тә «Батыр, батыр минем татарым!» дип әйтәсе килә. Ләкин хак җавап башкачарак шул: татар батыр да, куркак та. Һәм минем белән килешүчеләр аз булмастыр. Сугышта түш киереп үлемгә каршы барган гайәр ирләрнең бәләкәй генә түрә кисәге янында да агарынып-күгәренеп басып торганын күргән бар ләбаса. Борынгы «Үрә кат!»ны канга артыграк сеңдергәнбез бугай шул! Хәер, кабинетларда урыслар да «Смирно!»га бик матур басып тора беләләр анысы. «Әти ягыннан бабаларыбыз» холкы үзен тагын да шул яктан сиздергән: алар кайсы яу башында баруның аермасын бик тоймаганнар да бугай. Татар иң зур дәрәҗәгә ятларга хезмәт итеп ирешкән. Шаһгали әнә урыс армиясендәге иң югары генерал-фельдмаршал чинын алган. Буа татары Борһан Шаһиди Кытай компартиясендә Маоның урынбасары булган.

 

«Шәлперәй!»не дә җиренә җиткереп үтибез. Тәмам мәлҗерибез! Шәхси хокукларыңны яклый алмау – куркаклык, туган халкың хакын якларга теләмәү – хыянәтчел мескенлек бит юкса... Өстәгеләрнең җылы күз карашы дигәндә, карьера дигәндә татар атасын да сатар!.. – авыр бер шаукымга бирелеп шулай дип уйлап куюым булды, күз алдымнан бөтенләй бүтән төрле затлар үтте. Хәрбиләрдән милли хәрәкәттәге полковниклар да искә төште. Армиядә дә ата татар булып яши алган Зәки Зәйнуллиныбыз. Фәндәс Сафиуллин, Рашат Сафиннар... Армия генералы, Генераль штаб башлыгы урынбасары килеш тә милләтен кайгыртып яшәгән, кайбер олы түрәләрне шөбһәгә салып, беренче тапкыр татар генералларын очрашуга җыя алган Мәхмүт Гәрәев...

 

Батырлыкмы, куркаклыкмы – кайсы як өстен чыгар? Нинди булыр икән ул безнең язмыш?

 

P.S. Мәкалә өчен материал туплаганда күренекле эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның ярдәме тиде.


Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»