|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2019 Мәдәният
Рәйсә Волковага 100 яшь булыр иде. Тарихи ФОТОлар3 июньдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Волкова Рәйсә Кәрим кызының тууына 100 ел тулды. Бөек Ватан сугышы елларында (1940-1943) Рәйсә Кәрим кызы Татарстан радиосында диктор булып эшли. 1950 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм биредә укытырга кала. 1950-1952 елларда консерватория каршында эшләп килүче хор капелласында дирижер була.
1958 елда Рәйсә Волкова Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. 1958-1965 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара, 1968-1974 елларда әдәби-музыкаль лекторийда сәнгать җитәкчесе була. Рәйсә Кәрим кызы бу елларда үзен республикабызның музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче җитәкче итеп таныта. 1975 елда, күпъеллык тырыш хезмәте өчен, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та ул яшьләрне музыка, сәнгать белән тәрбияләү эшен дәвам итә.
2000 елның 26 сентябрендә вафат була, Казанда җирләнгән.
Сулдан уңга пианист Николай Антонов, лекторийның сәнгать җитәкчесе Рәйсә Волкова, виолончелист Иттаки Халитов. 70 нче еллар
Әнвәр Бакиров, Рәйсә Волкова. Казан. 1936
--- |
Иң күп укылган
|