поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.06.2019 Юмор

«Безнең заманда КВН көчлерәк иде»?

Татарда юмор нинди дәрәҗәдә? Гомумән, шаярта беләбезме без? Әллә инде башкалардан үрнәк алып, аларны кабатлыйбыз гынамы?
Хәзерге заманда яңа идеяләр, проектлар булдыру җиңел түгел. Кемне дә булса кабатларга яки үзгәртеп эшләргә туры килә. 2 июньдә Кариев театры сәхнәсендә узган “Әйдә, шаяРТ” КВН лигасы – юмор сөючеләр өчен менә дигән проект.

Быел Татар КВН лигасының 25 еллык юбилее, шул уңайдан әлеге бәйрәм зур фестиваль рәвешендә уздырылды. Иң сөендергәне – командаларны төрле районнардан туплаганнар. Район турыннан үткән командалар гына зур сәхнәдә чыгыш ясарга чакырылды. Иң элек фестивальгә әзерләү максатыннан алар өчен махсус мәктәп оештырылды. Шаярту җиңел эш түгел, шуңа күрә катнашучыларны әзерләү мактауга лаеклы нәрсә. Ә командаларга тукталып үтсәк, алар түбәндәгеләр:
 
1. Уфа – “Әстәгефирулла”
2. Мөслим – “Мөслим кырмыскалары”
3. Казан Дәүләт Аграр Университеты  - “Барыбер”
4. Минзәлә – “Алтын чәчәк”
5. Мамадыш – “8 март”
6. Арча – “Алсу”
7. Мәскәү  - “Понаехали”
8. Лениногорск – “Бишмочмак 02”
9. Лаеш – “Татар яшьләре”
10.  Баулы – “Токмач”
11. Чистай -  “Авыл кызлары”
12. Сарман – “Сарман җыелма командасы”
13. Чүпрәле – “Чүпрәле мишәрләре”
14. Мамадыш – “Биш бармак”
15. Саба – “Текәләр”
16. Түбән Кама – “Кызлар-йолдызлар”
17. Балтач – “Эремчек”
18. Зәй – “Авыл кабартмалары”
19. Казан Дәүләт Аграр Университеты – “Әкәмәт”
 
Барлыгы унтугыз команда катнашасын белгәч, КВНның озакка сузыласына әзерләнеп барган идем. Әйдә, шаярт лигасы җитәкчесе Рамил Әһдиев киләчәктә чирек финал көтә дигәч, командаларның күбесе үтәсенә шик калмады. (Барлыгы дүрт команда төшеп калды: Мамадыш (“8 март”), Лаеш (“Татар яшьләре”), Сарман (“Сарман”), Түбән Кама (“Кызлар-йолдызлар”).
Ә хәзер чыгышлары турында. “Әйдә, шаяРТ” лигасының бер генә командасын аерып алып, “Ул әйбәт уйнады, монысы начар” - диеп булмый. Беренчедән, КВНда яшь чикләве юк, ягъни мәктәп укучылары инде КВНны биш бармагы кебек белгән командаларга каршы көч сынашты. Мәсәлән, Мәскәүнең “Понаехали” командасыннан -  күпләрегезгә таныш инста-блогер Рәфис Атаказ, “Яшьләргә каршы көрәшергә авыр түгелме?” - дигән соравыма кул гына селтәде:
 
- Юк, һич кенә дә авыр түгел. Киресенчә, үзем яшьләр өчен борчылып, җан атып торам. Алар бит КВНның киләчәк буыны, без аларны үстерергә, күрергә тиеш.
 
Рәфис абыйның сүзләрендә хаклык бар, ләкин сәхнәдә КВН уйнап үскән активлар арасында мәктәп укучылары күләгә астында калды кебек. Мөслим районыннан килгәннәр командаларын “Мөслим кырмыскалары” дип юкка гына атамаганнар ахры. Шунысы гаҗәп – кечкенә юмористлар булуына карамастан, берсенең дә йөзендә борчылу, каушау сизелмәде. Ә киресенчә, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар. Атна буе фестивальгә әзерләнгәннәрен дә сагынып сөйләделәр:
 
- Күп мәзәкләр редакциядән үтмичә, төшеп калды. Барысын да үзебез уйлап яздык. Тик бер үк миниатюраны кабатлый-кабатлый туеп беттек.
Укучылары белән килгән кураторлары да шул ук сүзне кабатлый. Чыннан да, мәзәк яңа чакта кызык бит ул, бигрәк тә бетем өлеше көтелмәгәнчә булса.
 
Сәхнәгә чыгыш ясаган һәр команданың үз “изюминкасы” бар. Мәсәлән, балтачлылар бер эмоциясез, хиссез көлдереп шаккаттырдылар. Ялгышып кына берсе дә көлеп җибәрмәде. Сабалар исә Рөстәм Миңнехановны еш искәртеп үттеләр. Арча кызлары кисәк кенә бер үз әйтеп куюлары белән көлке тудырдылар. Кыскасы, истә калырлык үзенчәлекле яклары һәр команданың да бар иде. 
КВН катнашучылардан һәм жюри рәисләреннән башка уза алмый. Шуңа күрә командаларга бәя биреп баручыларны дә әйтергә кирәктер. Беренче өлештә жюри рәисләре: Фәридә Якуповна, Тәбрис Яруллин (Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе), Айваз Садыров (“Татар радиосы” мөхәррире), Җәвит Шакиров (юморист), Ришат Гыймалтдинов (КВН директоры). Ә икенче өлештә Ришат Гыймалтдиновны Ринат Галиәхмәтов (Татар малай) алыштырса, өченче өлештә Айваз Садыров урынына җырчы Мөнир Рахмаев утырды. Аларга һәр команданың  чыгышы ахырыннан соң моңсу яки елмайган смайлик күтәрү вазыйфасы бирелде. Әгәр биш смайликның берсе генә дә моңсу була икән, команда төшеп калырга ихтимал иде. Бары тик соңгы турда гына жюри аларны “коткарып калырга” хокукына ия булды.
Юморист Җәвит Шакиров үз дәрәҗәсеннән чыгып, бәя бирде. Кимчелек күргән саен, әйтеп барырга тырышты. “Башланып киткәндә кызык иде, аннары әллә нишләдегез”, “Сәхнәдә сүзне бутарга да ярамый” - дип кисәтүләрен әйтте. Ә Тәбрис Яруллин исә командалар мәзәккә сайлаулар темасын кертсәләр, шуңа риза булып утырды. Бу, әлбәттә, игътибарны җәлеп итү өчен генә оештырылды. Чөнки КВНда жюрилар да юмор хисенә ия булырга тиеш. Бу очракта “Әйдә, ШаяРТ”ны хуплап була. Ә хуплап булмый торган якларын белер өчен бик күп еллар КВНда катнашкан, хәзер инде инстаграмда үз аудиториясен булдырган Роберт Исламовтан татар юморының дәрәҗәсен сорадым. Ул үзе дә КВН белән үскән, танылган кеше буларак, татарда юмор юк дип әйтә алмады. Ләкин “Безнең заманда юмор көчлерәк иде” – дип сүзен башлады: 
 
- Ни генә дисәк тә, татар КВНы һаман үсә, омтыла. Бүген фестивальгә җыелган командаларны гына мисалга китерсәк тә, аның киләчәге якты икәнен күрәбез.
 
Робертның сүзләрен Рамил Әһдиев та кабатлады. Ул җитәкче буларак, КВНның яңа үрләргә менәсенә ышана, “Әйдә, Шаярт”ның телевизион форматка чыгуы гына да зур үсешкә саный.
 
Әйе, “Әйдә, ШаяРТ” татар КВНына хас булмаган форматта уздырылды, исеме дә үзгәртелде. Ләкин аңа карап җисеме үзгәрерме? Без – татарлар, руслардан карап эшләргә күнеккән инде. Юмор белән дә шулай ук. Stand Up, Comedy club, Уральские пельмени кебек юмористик шоуларны телевизордан еш карыйбыз. Татар КВНына барсак, тизрәк аларныкы белән чагыштыра башлыйбыз һәм “Татарда юмор юк!” – дип кул селтибез. КВН кайда да КВН булып кала: исеме үзгәрсә дә, аның төп максаты – шаярту, көлдерү. Ләкин КВНда билгеле бер проблема нигезендә шаярталар. Көнкүреш мәсьәләләрме, укытучы белән бала, әти белән әниме, кыскасы күзгә чалынып тора торган күренешләр. Бу очракта татарлар төшеп калмаган әле. Шул гадилеге, аңлаешлы булуы белән татар юморы теләсә кемгә якын.
 
“Әйдә, шаяРТ” – өметле, киләчәкле проект. Ә менә без үзебез юмор хислеме икән соң?!
 
Фото: КВН РТ төркеме.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 06.06.2019
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»