поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.06.2019 Җәмгыять

“Хәзрәт һәм егетләр белән сөйләштек тә кисәргә булдык”. Зираттагы агач кемгә комачау итә?

Мамадыш районының Ишки авылыннан: “Авыл советы башлыгы Рифат Хафизов әби-бабаларыгызның, әти-әниләрегезнең, туганнарыгызның каберләрендәге агачларын кистереп, утын итеп саткан”, – дигән хәбәр килгәч, аяз көнне яшен cуккан кебек булды. Ушыма килә алмыйча, кабат-кабат: “Ничек инде кискәннәр? Ничек инде сатканнар?” – дип сорадым.

Зиратта рәттән бөтен ка­берләрдәге агачларны кисә­ләр, зират эчендә, тышында тау-тау агач ята,  Мамадыштан килгән боерык, дип әйтә­ләр, диделәр. Ышан­мыйча, авылда яшә­гән мәр­хүм абы­ебызның хатынына, киле­небезгә шалтыраттым. Бу хә­бәр­ләрне ишеткәнче, май бәй­рәмнә­ре алдыннан гына, быел чардуганнарны буярга ки­рәк булыр микән, карап тө­шәрсең әле, дип аның белән сөйләшкән идем.  “Беренче май көнне зиратка менгән идек, нәрсә сәер соң дип, баш­­та аңыш­мыйча тордык,  каберләргә барып җи­тә­рәк кенә агачлар кисел­гән­леге башка барып җитте. Сиңа шалтыратып әйтергә дә читенсендек”, – диде киленебез. Ул да, Мамадыштан кисәргә кушканнар,  дип әйтәләр, диде.
 
Әнием каеннарны бик ярата, шигырьләр яза иде. Шуңадыр да күп кенә ши­гырь­ләрендә төп планда каен образы тора. Бик иртә, 64 яшендә, 2001 елда вафат бул­ды әниебез. Үләр алдыннан: “Каберемә таш куймагыз, өстемә басып тормасын, каен агачы утыртыгыз”, – дип васыять  әйтеп калдырды. Шулай ук фотографиясен куярга да рөхсәт итмәде. Каенны әнием каберенә әтием утыртты. Әбием дә әнием белән бер вакытта (аралары 40 көн генә) бу дөньядан китте. Аның каберенә юкә агачы утырткан идек. Әти әнидән соң озак яшәмәде, 2 ел да 8 айдан вафат булды. Ул да шулай ук каберенә каен агачы утыртырга әйтеп калдырды. Агачлар матур гына булып үсеп киттеләр.
 
Авылдан бу шомлы хә­бәрне ишеткәндә,  хаста­ханәдә  ята идем, шунда ук кызыма, сеңлемә шалтыратып әйттем. Зираттагы кабер өсләрендәге агачларны кис­терергә Мамадыштан боерык булганына ышанып бетмәдем.  Традицион ислам динендә булган татарлар борын-борыннан кабер өс­ләренә агач утырткан. Борынгылар бер эшне дә уйламыйча эшләмәгән. Агачлар зиратта да фильтр булып тора, кирәк түгел исләрне, газларны үзләренә җыеп, һа­вага кислород бирә. Аларны “санитар калкан” дип әй­тергә була. Шәһәрдә бер агачны кисәр өчен дә күпме рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Рөхсәтсез кискән өчен зур штраф каралган.
 
Хастаханәдән чыккач, Мамадыш администра­ция­сенең телефон номерын табып, анда шалтыраттым. Мине администрация башлыгы­ның авыллар белән эшләүче урынбасары белән тоташтырдылар. Аңа хәлне аңла­тып бирдем, каберләрдәге агачларны кистерергә боерык булу-булмавын сорадым. Ул андый боерыкның берничек тә булырга мөм­кин тү­геллеген әйтте.
 
Глава урынбасары белән сөйләшкәнгә бер сәгать уз­ма­гандыр, авыл җирлеге  башлыгы Рифат Хафизов шал­­тыратты. Сүзен: “Фирая апа, син главага жалоба яз­гансың икән”, – дип башлады. Мин аңа әле бер җиргә дә жалоба язмавымны, телефоннан Мамадыш районы администрациясе тарафыннан Ишки зиратындагы агачларны кисәргә боерык бире­лү-бирелмәвен бе­ле­шүем­не җиткердем. Шулай ук  ни өчен әби-ба­баларымның, әти-әни­емнең кабер­ләрен­дәге агачларны кистерүен аңлатуны сорадым. Ул район тарафыннан,  чыннан да,  зираттагы агачларны кис­те­рер­гә боерык булмавын әйтте. “Хәзрәт һәм егетләр белән сөйләштек тә кисәргә булдык”, – диде. Без, сеңелем бе­лән икәүләп, югары белемле тарих укытучысы дипломы булган авыл советы башлыгына 70 ел Советлар власте ва­кытында да кабер эчендәге сау агачларны кисмә­гән­нә­рен, нинди авыр сугыш вакытында да авыл халыкның зираттагы агачларны утын итеп якмаганын, иң беренче чиратта әрвах бул­ганнарның туганна­ры­ның  ризалыгын алу кирәк­­леген аңлаттык.
 
Зираттагы агачларны кисеп йөргәнче, чишмә башларындагы, мәчет артындагы, күпер башындагы чытырманлыкларны киссеннәр иде,  юлларны ясасыннар иде дигән фикердә күп кенә авылдашлар.
 
Фирая Әхмәтова.     
Зәй районы
 
Редакциядән
Әлеге хатка ачыклык кертүен сорап, Ишки авыл җирлеге башлыгы Рифат Хафизов белән элемтәгә кердек.
 
– Фирая апа, ни кызганыч, елга бер мәртәбә генә кайтып китә. Әле зиратыбыз­ның яртысында гына агачлар киселде. Яртысы шул килеш тора. Без кечерәк, тәбә­нәгрәк агачларны калдырдык. Тора-бара череп, чардуганнар өстенә авуы бар дип, кырык еллык агачларны кистек. Бер елны каен авып, өч чардуганга зыян китергән иде. Яшь агачларга тимәдек. Дөрес, мин булмаганда бер-ике чыршыны кискәннәр. Мин гел күзәтеп тора алмыйм. Агачларны кисәргә иде, дип миңа мулла хатлар язды. Бер ел буе кисүче булмады. Кисәргә, кисәргә иде, дип күпме йөрделәр.  Менә, ниһаять, кешесе табылды, кран юнәттек. Каберләргә, чардуганнарга зыяны тимәде. Рәхмәт, кистеләр, җыештырдылар.  Агачларны зират кырыена чыгарып,  өеп куйдылар. Зур эш бу. Әле көзен ботак-сатакларын җыеп-өеп яндырасы бар.
 
Ни кызганыч, Фирая апаларның бер мәртәбә дә өмәдә катнашканнары юк. Халыкка, киң җәелеп китми, зур булып үсми торган агачлар утыртсагыз иде, дип аңлаттык. Без ул агачларны узган елның көзендә үк кистердек. Ул чакта, минекенә тимәгез, кисмәгез, дип берәү дә килеп мөрәҗәгать итмәде. Хәзер инде менә, ник кистегез,  дип дәгъва бел­дерергә тотындылар. “Шундый ниятебез бар”, – дип берничә мәртәбә мәчеттә әйттек, кисәттек югыйсә. Мине утын сатып ятуда гаеплиләр. Дөрес түгел. Кискән кешеләр, теләүчеләр менеп ала. Агач алып киткән кешеләрдән акча алганыбыз юк. Кайбер кешеләр, агач өчен, утын өчен дип, мәчеткә акчасын бирә. Алардан акча сораган кеше юк. Фирая апа үзе Зәйдә тора. Язганчы башта үзе кайтып күрсен иде дә бит. Тиктомалдан гына кистермәдек. Зират эчендә йөрерлек түгел иде, – дип җавап бирде ул безгә.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»