|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2019 Җәмгыять
Инсаф Абдулла: "Мине 5 тиен өчен судка бирәләр, 12 млрд урлаучыга тимиләр"Күренекле диктор, журналист Инсаф Абдулла аптырашта. Аптыравыннан хәтта видео яздырып, Инстаграмда сторизга да элгән. Баксаң, аңа салым оешмасыннан квитанция килгән икән. Әллә кайчаннан бирле биш тиене түләнми яткан. Хәзер Инсаф Абдулланы салым оешмасы судка бирергә җыена. "Сак булыгыз дуслар, 12 млрд урласагыз, сезгә тимәсләр, ә биш тиен өчен эзләп табачаклар", - дип кисәтә диктор. Матбугат.ру Инсаф абыйга салым оешмалары белән көрәштә җиңү тели! Исегездә микән, күптән түгел ФСБ полковнигының фатирында 12 млрд сум акча табылды. Тикшерү версиясенә караганда, ул элекке коллегалары белән банкларны яклап торуы өчен ришвәт алган. Акчаны ул өендә чемоданнарда, кибет пакетларында, сумкаларда саклаган.
--- |
Иң күп укылган
|