|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Хәвеф-хәтәр
Мәктәп түбәсен давыл очырткан, 225 бала эвакуацияләнгәнБашкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылында көчле җил чыгып, 1нче санлы лицей түбәсен очырткан. Бу вакытта анда җәйге лагерь эшләгән булган. Давыл чыкканда башлангыч сыйныфлар бинасында 225 бала һәм 30 хезмәткәр булган. Аларның барысы да эвакуацияләнгән.
"120 квадрат метрда мәктәп түбәсендәге профнастилга зыян килгән. Түбә ремонты вакытында җәйге лагерьне Толбазының спорт мәктәбенә күчереп торачаклар", дип хәбәр итә Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Вакыйга урынында коткаручылар, полиция һәм табиблар эшли.
Фото Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|