|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.06.2019 Әдәбият
Татарстанда чыккан өч китап "Елның иң яхшы китаплары" дип танылды (ФОТО)
Мәскәүдә "Кызыл мәйдан" китап фестивале кысаларында Россия китап нәшерләре берлеге уздырган "Елның иң яхшы китабы" җиңүчеләрен бүләкләү булды. Алар арасында Татарстан китап нәшрияты басмалары да бар. Төрле номинацияләрдә «Диалог со временем» издание «Посольские книги по связям России с Ногайской Ордой (1561-1566 гг.)»(авторы Д.А.Мустафина), «Республика Татарстан: история и современность»(авторлар коллективы) һәм «Татарский костюм» (авторы С.В.Суслова) китаплары җиңүче дип табылды. Бу хакта күбрәк әлеге сылтама буенча укырга мөмкин.
Моннан тыш, Кызыл мәйданда "Татар мифлары - балаларга" китабына багышланган театраль тамаша да узды. Биредә китаптагы әктияти геройларның үзләре дә катнашты. Большой театр артисты Гөлнара Шәмсединова чыгыш ясады.
--- |
Иң күп укылган
|