поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.06.2019 Мәдәният

Кариев театры үзгәрешләргә бай сезонны япты һәм яңа бәйге игълан итте

1 июнь көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 31нче сезонын япты. Бу уңайдан театр каршындагы мәйданда балалар өчен сабантуй, ачык һавада спектакль ("Саранлыктан дәва"), концерт, бию буенча флешмоб, шулай ук керамикага рәсем төшерү, балчыктан савыт-сабалар ясау, суда рәсем ясау (эбру), чигү, милли баш киемнәре тегү буенча мастер-класслар үткәрелде. Бәйрәм чарасы зур залда “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле белән тәмамланды.

Кариев театрының 31нче сезоны нәрсә белән истә калды соң?  
 
1) 31нче сезонын театр яңа җитәкче белән каршы алды.  5нче сентябрьдән театрның директоры – Гүзәл Сәгыйтова.
 
2) Премьералар: 
«Театр – балаларга» Федераль проекты буенча спектакльләр (режиссер – Ренат Әюпов): 
– «Ләйлә вә Мәҗнүн» («Лейла и Меджнун»). Автор – Низами Ганҗәви, Юлия Тупикина, Луиза Янсуар инсценировкасы; 
– «Кәҗүл читек» («Необыкновенные ичиги»). Автор – Гаяз Исхакый, Нәзифә Кәримова инсценировкасы; 
– «Асылкош җыры» («Песня дивной птицы»). Автор – Рүзәл Мөхәммәтшин;
– «Шәй-бу! Шай-бу!» («Шәй-бу! Шай-бу!»).  Автор – Камил Кәримов.
 
- “Ут чәчәге” спектакле. Режиссер – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, автор – Зиннур Хөснияр;
- “Зөһрә” (“Зухра”) курчак спектакле. Режиссер – Ксения Шачнева, автор: Йолдыз Миңнуллина;
- “Юлдашның туган көне” (“День рождения Юлдаша”). Режиссер - Эльдар Гатауллин, автор – Дарья Панина, Булат Бәдриев; тәрҗемә – Халисә Уразова;
- “Тапшырыл...ган хатлар” (“...отосланные письма”). Спектакль авторы – Илгиз Зәйниев. 
 
3) Бу сезон Башкортстанга гастрольләр белән тарихта калыр: кариевлылар Уфа, Шаран, Туймазы тамашачысына 5 премьера спектаклен алып барды. Шулай ук март аенда исә Әлмәт, Азнакай, Ютазы шәһәрләренә  иҗади  сәфәр булды.
 
4) Быел театрда беренче тапкыр режиссерлар лабораториясе узды. I «Tamga» режиссерлар лабораториясендә Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник (Мәскәү), Тимур Фәйрузов (Норильск), Илшат Мөхетдинов (Уфа) 5 көн эчендә Кариев театры актерлары белән балалар һәм яшүсмерләр өчен 4 эскиз әзерләде.  Режиссер һәм актерларның хезмәтен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан  тәнкыйтьчеләре бәяләде.
 
5) Ничә ел тынлыктан соң артистлар Халидә Сөнгатуллина һәм Илфат Камалиев "Татарстан Республикасының халык артисты", Лидия Галиева һәм Гөлнара Фазылҗанова "Татарстан Республикасының атказанган артисты" исеменә лаек булдылар. Ә рәссам-дизайнер Розалина Мусәбирова мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә ия булды.
 
6) Быел ике фестиваль берләште: “Иделкәем & Кариев варислары” балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале.  Бу сезонда Татарстан һәм Россиянең күрше төбәкләреннән 50 эш кабул ителде. Шуларның 10сы гына финалга узды.
 
7) Театр фойесы яңартылды: кунакларга фото, китап уку, буккроссинг зоналары әзерләнде. Шулай ук билетер кызлар тамашачыларны яңа киемнәрдән каршы ала башлады. Октябрьдән башлап театрда тамашачыларны инде фортепианода уйнап Динә Исламова сәламли. Фойедагы фотолар да фотограф Рәмис Нәҗмиев тарафыннан яңартылды. 
 
8) Театрга ребрендинг ясалды. Театр яңа бренд, үзенә генә хас шрифт, төсләр, билгеләр буенча бәйге дә игълан иткән иде. Җиңүче – Фешин исемендәге Казан рәсем сәнгате училищесы студенты Ангелина Филимонова. 
 
9) Быелгы елның тагын бер яңалыгы – сайтның яңартылуы (karievteatr.ru). Ул ике телле, уңайлы һәм заманча. Хәзер тамашачылар билетларны сайт аша алу мөмкинлегенә ия.
 
10) 2018 елда театр 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу бәйрәмне ул 22нче декабрь – татар театры туган көнендә  үткәрде. Кариевлылар “Без шундый театр төзербез...” дип исемләнгән  махсус юбилейга әзерләнгән тамаша тәкъдим итте. Ул театр йөзен билгели, бүгенге көндә яратып карала торган спектакльләрнең өзек-цитаталарыннан гыйбарәт.
 
11) Яңа проектлар: «Кариев+» һәм “Мобиль дәрес” мәктәп укучыларына адресланган. “Кариев +” кысаларында Кариев театры артистлары Казан мәктәпләренә чыга. Ул балаларны театр белән таныштыру, спектакльдән өзек күрсәтү һәм балалар өчен мастер-класслардан гыйбарәт. Ә “Мобиль дәрес”тә танылган шәхесләр укучыларга төрле темаларга дәрес бирә. Бу сезонда аларны актер Фәнис Җиһанша, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм драматур Рабит Батулла үткәрделәр. Шулай ук бу сезонда театр балалар белән дә актив эшләде, төрле  конкурслар (рәсем ясау, фото-конкурслар) үткәрде. Шулай ук театр “Мәдәни көндәлек» активистлары белән дә актив эш алып барды.
 
12) 2019 ел “Калеб” яңа буын җыены белән тыгыз элемтәдә барды.  «Калеб» Кариев театры белән берлектә “Калеб-ликбез” проектын яңартты. Айның һәр 24нче числосында төрле лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрелде: «Театрда импровизация», “Хәзерге Европа театры үсешенең тенденцияләре”, «Сәнгатьара бәйләнешләр: бүгенге кино һәм театр». Соңгысы исә “Безнең җыр” лабораториясе 24нче майда башланды. Ул әле октябрьгә кадәр дәвам итеп, зур концерт белән тәмамланачак. 
 
Театраль сезон ябылса да, Кариев театры үз эшен туктатмый: “Нәүрүз” фестивалендә катнаша, лагерьларда чыгышлар ясый. Июнь аенда “Калеб” иҗади берләшмәсенең “Безнең җыр” лабораториясе актив эшләячәк. Ә 10нчы июньдә  Йолдыз Миңнуллинаның “Балбаллар” шигъри-пластик спектакле эскизын тәкъдим итә. Спектакль командасы: Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Юлия Самодурова, Илдар Нурмөхәммәтов.
 
Яңалыклар әле моның белән генә бетми. Яңа сезонда Кариев театры балалар өчен үзенең театраль символын булдырырга ниятли. Шул уңайдан театр конкурс игълан итә. Ул җанвар спектакль алдыннан балаларны каршы алачак. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар театрның символы кем булуы турында кыскача язарга, нигә нәкъ шул символны сайлауларын дәлилләргә һәм kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә тиеш булалар. Конкурс 25нче августка кадәр дәвам итә. Җиңүче театрга ярты еллык абонемент белән бүләкләнәчәк.

---
Кариев театры
№ --- | 05.06.2019
Кариев театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»