поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2019 Язмыш

"Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым"

Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Ша­һи­тов­лардан да бәхетле кеше булмый. Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның үсмә­гәнен күреп алган табиб­лар 7 айдан бәби таптыра.

– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мә­динә 1 килограммнан артык, Мә­ли­кә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хас­таханәсенең реанимация бүле­генә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.
 
Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч ке­нә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәк­лә­ренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.
 
 
– Кая гына йөрсәк тә, кызым­ның хәлләре мактанырлык түгел.  Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.
 
Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.
 
 
– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәли­кә­неке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хез­мәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә кү­че­реп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.
 
Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әни­гә тормыш алып бару җиңел түгел.
 
– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үте­не­чемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәш­ләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәт­лебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык. 
 
Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык  банкы картасы номеры: 4276620044942880 
 
Төп фото: пиксабай

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»