|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2019 Киңәш-табыш
Виноградны кайчан утыртырга?Виноградны язгы кыраулар куркынычы беткәч утыртырга кирәк. Температураның +15 оСка, туфракның +10 оСка кадәр җылынуын көтегез. Берничә үсенте утыртырга теләсәгез, траншея казыгыз. Траншея ясауның өстенлекләре күп. Болай виноградны тәрбияләү, кышка каплавы уңайлырак, җәен куакларга кояш яхшырак төшә. Үсентеләр арасында 1-1,5 м ара калдырырга кирәк. Рәт арасы кимендә 2,5 м булырга тиеш.
Төньяктан көньякка таба 60 см киңлектә, шулкадәр үк тирәнлектә траншея казыгыз. 1 кв. метр мәйданда өске катламнан алынган туфракка 10 кг черемә, 0,5 кг суперфосфат, 1 кг агач көле кушарга кирәк. Дренаж катламына вак ташлар, кирпеч ватыклары салсагыз яхшы булыр.
Аерым үсентеләр өчен 60х60х60 см үлчәмле чокыр казырга кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|