поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.05.2010 Мәгариф

ҮЗ ХАЛӘТЕҢНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘТ!

Бүген иртәдән кичкә кадәр эштә булып, арып-талып кайткан ата-аналарның балаларын ниндидер гамәлләр аша тәрбияләргә вакыты да, көче дә, теләге дә калмый. Күп очракта балага бирелергә тиешле тәрбия чарасы: “Комачаулама әле!”, “Минем вакытым юк!” дип кырт кисүгә кайтып кала. Тик өлкәннәр авызыннан яңгыраган һәрбер сүз дә үтемле, файдалымы икән соң? Сүз тәрбиясе хакында 2010 елда Казанның иң яхшы педагог-психологы булып танылган Идел буе районының 127 нче мәктәбе мөгаллимәсе Альбина Рөстәм кызы Нацибуллина белән сөйләштек.

– Альбина Рөстәмовна, ярсыган чакта ата-аналарның бик сирәкләре генә “Туйдырдың инде син мине!”, “Мин яхшырак беләм!”, “Юк бар белән башымны катырма!” – дип әйтүдән тыелып кала. Мондый сүзләрне бала күңеле ничек кабул итә?

 

– Сүз белән йодрыкка караганда да ныграк җәрәхәтләп була, диләр. Тик аерма шунда: суккан урын төзәлер, үпкә хисе онытылыр, әмма саксыз әйтелгән сүзләр кайта-кайта искә төшәчәк.

 

– Ата-аналар балаларын тыңлата алмаган чакта надан, ялкау, буш куык, шапшак дип ачулана. Мондый гаепләүләрнең ахыры, һәрхәлдә, хәерле булып бетмидер...

 

 – Өлкәннәр моны начарлык белән әйтмәскә дә мөмкин. Әмма бу баланың маңгаена “яраксыз” дигән мөһер сугуга тиң. Мондый сүзләр баланың ышанычын юкка чыгара. Безнең мәктәптәге бер укучыны да әнисе гел надан дип сүгә икән. Шуңа күрә аның укуда гаме булмаган, кушканны эшләмәгән инде ул. “Мин бит надан!” – дип аклану эзләгән алты яшьлек кызчык. Мондый чагыштырулар уйга килүгә үк телне тешләп калырга тырышырга кирәк. Газизләрегезне нәрсәнедер эшли белмәүдә яки наданлыкта гаепләргә ашыкмагыз. Болай эшләү баланы канатландырмый, бәлки ачык итеп фикер йөртү­дән биздерә. Аңлашылмаган нәрсәне ачыкларга ярдәм итәргә, форсат чыкканда мактарга кирәк.

 

– Әти-әниләрнең кайберләре шул дәрәҗәдә онытылып китә ки, синең өчен генә яшим, эшлим дип, гел үз хисләрен белдерергә ашыга.

 

– Монысы да начар. Чөнки бала үзен артыгы белән ирекле итеп хис итә башлаячак. Әйтик, аның музыка мәктәбенә барасы килми ди. Әтисе яки әнисе, мин бит синең өчен генә тырышам, эшлим, зинһар, укы инде, дип үгетләргә тотынса, бала моны якыннарының кайчандыр тормышка ашмаган хыялы, мине бары шуның өчен генә укыталар икән дип уйларга мөмкин.

 

– Әнә Алмаз барысына да өлгерә, укый, спорт белән шөгыльләнә, ә синнән боларның берсе дә юк... Кара, Ләйсән, нинди уңган, шуннан үрнәк алырга кирәк! Мондый чагыштырулар тәрбия чарасы була аламы?

 

– Юк. Әлеге чагыштырулар бернинди нәтиҗә бирми. Бала үзен түбән һәм кирәксез итеп хис итә башлый. Кадерле кешеләремә кирәк булмагач, мин кем өчен тырышырга тиеш соң, дип уйлый. Шуңа күрә аларны беркем белән дә чагыштырмагыз!

 

– Аптыраш: баланы ачулансаң – үпкәләве, мактасаң – узынып китүе бар. Шулай булгач, аларны ничек тәрбияләргә соң?

 

 – Миңа, бала өйне туздыра, эшләми, укымый, дип төрле проблемалар белән мәрәҗәгать итәләр. Өч яшькә кадәр бала уенчыкларын җыештырырга өйрәнмәгән икән, аны моңа өйрәтү җиңел булмаячак. Шуңа күрә сабый чактан ук бала белән уртак тел табарга өйрәнергә, алар өчен вакытны кызганмаска кирәк. Күп кенә аңлашылмаучанлыклар ата-аналарның үзләренә кайтып кала. Кызганыч, бүген эштән арып кайткан ата-аналар балаларына вакыт бүләргә ашыкмый шул. Аларга “Туйдырдың инде”, “Вакытым юк” дигән сүзләрне әйтү җиңелрәк. Әмма төрле сүзләр белән кире борганчы ата-аналар: ”Бүген бик арыдым, эштә бик авыр булды, иртәгә мин сиңа вакытымны кызганмам”, – дип үзләренең халәтен аңлата белсеннәр иде.

 

– Ата-аналар арасында баласының мөмкинлегенә карамыйча, вундеркинд итеп күрергә теләүчеләр дә очрый. Начар билге алган өчен ачуланучы гаилә башлыкларына нинди киңәшләр бирер идегез?

 

– Башта ни өчен начар укыганлыгының сәбәпләрен ачыклау зарур. Бәлкем, аның хәтере начардыр йә булмаса моңа физиологик, психологик факторлар йогынты ясыйдыр. Шулай ук уку мотивы бозылу да сәбәпче булырга мөмкин. Башлангыч сыйныф укучысында уку теләге көчле булса, 5-8 сыйныфларда ул түбәнәя, 10-11 сыйныфларда тагын арта. Тестлар уздырып шундый нәтиҗәгә килдек. Гуманитар өлкәне яраткан бала төгәл фәннәрне начар үзләштерергә дә мөмкин. Укытучы белән аңлашылмаучанлыклар да укучыда белем алу теләген сүндерүгә китерә. Шуңа күрә баладан бары “5”легә укуны таләп итү дөрес түгел.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 83 | 05.05.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»