|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2019 Фаҗига
Су астында ике мәет. Зәй һәм Буада ике бала суга батып үлде
Бер тәүлек эчендә Татарстанның ике районында ике яшүсмер суда батып үлде. Икесе дә тыелган урында коенган булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итенчә, 13 яшьлек яшүсмер Зәй ГРЭСның каналында өч иптәше белнә су коенган. Берникадәр вакыт узганнан соң малай ярдан 10 метрлап йөзеп китә. Ул суга чума һәм башын калкытып "коткарыгыз!" дип кычкыра да, тагын су астына китә.
Дуслары аны эзли башлый, әмма 3 метр тирәнлектәге каналдан яшүчмерне таба алмыйлар.
Соңра малайның гәүдәсен Чаллы водолазлары табып чыгара. Коткаручылар баланы көзән җыерган дип фаразлый.
Икенче бер фаҗига Буа районының Бикмурза авылында була. 14 яшьлек егетнең әти-әнисе уллары урамга чыгып киткән җиреннән кайтмады дип борчылып, полициягә хәбәр иткән. Алар исә коткаручыларны чакырган.
Авыл янынңа фермер казып ясаган буа бар икән. Шул сулыкны тикшергәндә метр ярым чамасы тирәнлектән малайның мәетен алып чыкканнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коенырга ярамаган урыннарда суга кермәскә киңәш итә. Әле җәй башланырга да өлгермәде…
--- |
Иң күп укылган
|