|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2019 Фаҗига
Чаллыда янгын сүндерүчеләр часте командиры һәлак булган
Чаллы шәһәрендә янгын сүндерү часте командиры һәлак булган. Ул янгын сүндергәндә зыян күргән һәм хастаханәдә үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. "Кичә төштән соң шәһәрнең Автосборка проспектындагы ташландык урында янгын чыкты. Шуны сүндергәндә 45 яшьлек Хәлим Хәйруллин - эчке хезмәт прапорщигы зыян күрде һәм аны хастаханәгә озаттылар", - дип китерә ведомство сүзләрен "Татар-информ".
Янгын сүндерүчеләр техника керә алмый торган урында эшли. 30 градус эссе һавада коткаручылар хәрби киемдә була, аларның аркасында 18 кило авырлыктагы ранец тора.
"Хәлим Хәлимовка эссе суккан булуы ихтимал. Ул бик авыр хәлдә иде. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көн буе көрәште. Кызганычка, кич белән ул вафат булды", - дип сөйләгәннәр министрлыкта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аны 1 июньдә туган ягында җирлиләр.
--- |
Иң күп укылган
|