|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2019 Мәдәният
Казанда тантаналы төстә Татар әдәбияты тарихы музее ачыла1 июньдә Казанда төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры ачыла. Тантаналы ачылышның программасын тәкъдим итәбез. Программа:
11.00 — 12.00 «Матур туганда» — иммерсив экскурсия
12:00 — 13:00 Рәсми ачылу тантанасы
13:00 — 16:00 «Иҗади лаборатория» — балалар һәм студентлар өчен уку-укыту һәм күңел ачу чаралары:
«Китапта кунакта» — нәниләр өчен махсус программа
«Минем беренче китабым» — үсмерләр өчен типографиядә китап басу буенча мастер-класс
«Әбүгалисина» — студентлар өчен интеллектуаль уен-квиз
16:00 — 19:00 «Китаплар яшәгән йортта…» татар китабы йорты эскпозициясен һәм фондларын тупларга ярдәм иткән галимнәр, язучылар белән очрашу, экспозицияләрне һәм фондларны туплау буенча кыскача ликбез
19:00 — 21:00 «Матур туганда» — иммерсив экскурсия
Көн дәвамында экскурсияләр уздырыла, китап кибете, типография,балалар бүлмәсе эшли
Адрес: Казан шәһәре, Островский урамы, 15 йорт
--- |
Иң күп укылган
|