|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2019 Шоу-бизнес
"Апам! Туган көнең белән сине!" Хәния Фәрхигә бүген 59 яшь тулыр иде...Бүген татар халкының иң яраткан җырчыларының берсе Хәния Фәрхигә 59 яшь тулган булыр иде. Ләкин аяусыз үлем аны ике ел арабыздан алып китте. Бүген социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында җырчыны сагынып искә алалар. Хәния Фәрхинең сеңлесенең кызы Галия Ибәтуллина апасын туган көне белән котлый, юксынуын белдерә.
"Апам!!! Туган көнең белән сине.
Мин беләм...син ишетәсең, күрәсең, сизәсең минем өзелеп сагыныуымны! Миңа бииик авыр синсез. Сине уйламаган көн, сәгать, минут ЮК...
«Ты моя золотая», - дип әйтә идең дә, соңнан өстәп куя идең: «Алтыным дигәч көмешем, дип әйтергә кирәк, кызым!» Эээхх, барсы-барсы әйткән сүзләрең истә...
Синең урының оҗмахта, чөнки синең кебек кешеләр бу доньяда башка ЮК! Мин сине яратам..." - дип язган Галия.
--- |
Иң күп укылган
|