поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
05.05.2010 Мәдәният

ПЕЧӘН ЧАБАРГА КАЙТТЫМ

Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгудә Шәмсетдинова сигез ел инде Американың Сиэтл шәһәрендә яши. Бу көннәрдә ул Казанга кайту белән редакциябезгә килеп җитте. Иң элек сүзебезне аның соңгы вакытта ниләр белән шөгыльләнүен сораудан башладык.

– Моннан ун ел элек Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе» поэмасына оратория яза башлаган идем. Әле дә шуны дәвам итәм. Такташ минем өчен даһи ул. Әлеге поэмага электән үк опера язасы килеп йөри иде. Такташны аңлар өчен миңа Джони Мильтонның «Югалган җәннәт», Байронның «Каин» дигән әсәрләре белән танышырга туры килде. 2011 елда шагыйрьнең тууына 110 ел тула. Ул хөкүмәт дәрәҗәсендә билгеләнеп үтәр, дип уйлыйм. Әсәр язылып беткәннән соң, аны башкару өчен берничә хор коллективы кирәк булачак. Аннан соң мин Сиэтл музейларында балаларга «Су анасы», «Шүрәле» кебек әкиятләр сөйлим. Татар һәм рус совет музыкасы турында лекцияләр укыйм. Монда фән кандидаты булсам, анда доктор саналам. Кире баргач «Россиядә ислам» дигән темага лекция курслары әзерләргә уйлыйм. Шулай ук тәрҗемәче буларак чакырып торалар. Анда дүрт ел буе дөнья халыкларының бишек җырларын туплау белән шөгыльләндем. «Сиэтл бишек көйләрен көйли» дигән дискамны чыгардым. Аны Япониядән дә соратып алдылар. Тагын «Америка бишек көйләре» дигәнен чыгарырга ниятлим.

 

– Башка халыкларның бишек җырларында нинди үзенчәлекләр бар?

 

– Америкада мин ике йөз бишек җыры таптым, ә безнең татарда ул берничә генә. Әмма ул җырлар татарлар яши торган башка чит илләрдә дә башкарыла. Димәк, без бер милләт. Америка халыкларының бишек җырында мондый юллар бар: «Ходай Тәгалә айны сүндер, минем улым йоклый». Һәр җырдан аңлашылганча, ана кеше баласының бәхетле булуын тели. Инглизләрдә, русларда, Норвегия, Чили халыкларында баланы куркыту бар. Мәсәлән: «Йокла, йокла, балам, йокламасаң, мин сине сатам». Аның сәбәпләренә тукталып тормыйм. Үзе аерым бер зур тема ул. Африкадагы бер ыруның бишек җыры бөтенләй юк. Алар бары тик барабан кагалар. Янәсе, ул йөрәк тибешен хәтерләтә.

 

– Сез бит әле радиода тапшырулар да алып бардыгыз.

 

– Әйе, татарлар турында шактый тапшыру эшләдем. Минем үз интернет-радиом бар. Алар хәзер дә кабатланып тора, татарча музыкалар яңгырый. Ул сайтның адресы: www/tatars. com.

 

– Америкадагы концертларда нинди көйләр популяр?

 

– Анда рэп та, башкасын да җырлыйлар. Шунда уйлап куям, Аллага шөкер, үзебезнең халкыбыз җырларын саклый торган авылларыбыз бар әле. Авыл бетсә, татар бетәр иде.

 

– Америкадагы җитәкчеләр сәнгатьне үстерү өчен ярдәм кулы сузамы?

 

– Юк, анда байлар ярдәм итә. Төрле фондлар күп, алар булыша. Миңа шунысы ошый: байдан алалар, ярлыга бирәләр.

 

– Хастаханәләрдә авыруларга ничек ярдәм күрсәтелә?

 

– Биредә дә шундый хәл. Анда ришвәт бирү дигән нәрсә бөтенләй юк. Табиблар авырулар мәнфәгатен генә кайгырта. Өлкәннәргә дә, яшьләргә дә игътибар бер үк дәрәҗәдә. Хәтта бомжларга да операция ясап терелтәләр.

 

– Гади Америка гаиләсе ничек яши?

 

– Әгәр шәхси йортың булмаса, рәхәтләнеп яшәр өчен кешегә 2 мең доллар, ягъни безнеңчә 50 мең сум җитә. Анда ир-атлар хатыннарына эштән кайтканда да чәчәк алып кайта. Элек күпчелек гаиләләр кафеларда ашаса, хәзер өйдә туклануны кулай күрәләр, чөнки кризис. Халык чират тору дигән нәрсәне белми. Билет яки башка берәр нәрсә кирәк булса, соравыңны әйтеп, компьютерга гына басасың. Кыскасы, өйдә торып күп нәрсәне хәл итеп була. Кайберәүләр өчәр урында эшли. Шунысын да әйтим, безнең бер татар егете анда күп кенә милләттәшләребезне эшкә урнаштыруда ярдәм итә.

 

– Үзегезнең ирегез, улларыгыз ниләр белән мәшгуль?

 

– Ирем Таһир бизнес белән шөгыльләнә. Анда уку бушлай булгач, улларыбыз һаман укый. Олысы Салих программалаучы, инженер һөнәрләрен алды. Университетта укытырга тели. Надир аэронавтика белгечлеге алу өчен университет тәмамлады. Хәзерге вакытта магистратурада укый.

 

– Казанда ялларыгызны ничек үткәрергә уйлыйсыз?

 

– Узган ел да кайта алмаганлыктан, Казан сагындырган. Бераз монда үземнең дуслар белән күрешкәннән соң, Башкортстанга, туган якларыма кайтып, туганнарга рәхәтләнеп бер печән әзерләргә булышырга исәп бар. Авылның гүзәл табигате белән хозурланып, аның һавасын сулыйсым килә. Казанга кайтуымның тагын бер сәбәбе: «Төрки халыкларның бишек көйләре» дигән проектны татар, чуваш, башкорт көйләреннән башларга уйлыйм.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы