|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2019 Хәвеф-хәтәр
Яшел Үзәннең Полукамушки өлешендә ике йорт янды (ФОТО, ВИДЕО)Яшел Үзәннең Полукамушки өлешендә авария хәлендә дип табылган ике йорт янды. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә. Ялкын ике йортны камап калган. Агач янкормаларга да ут капкан. Утның өченче йортка күчү куркынычы да булган. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Әлеге йортларда кеше яшәмәгән. Янгын мәйданы 250 квадрат метр диелә.
Полукамушки - Яшел Үзәннең тарихи районы. Биредә яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт урнашкан. Аларның сигезе тарихи мирас дип танылган. Бу йортлар XIX гасыр азагында төзелгән. Биредә туристик урын ясарга телиләр.
--- |
Иң күп укылган
|