|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2019 Шоу-бизнес
Микелла Абрамова "Голос" финалыннан соң беренче тапкыр үз фикерен белдерде"Голос.Дети" проектының соңгы сезонында җиңеп, җәнҗал тууга сәбәпче булган Микелла Абрамова беренче тапкыр әлеге хәлләргә карата үә сүзләрен әйтте. Инстаграмдагы аккаунтында Микелла барысына да рәхмәт диде. "Дуслар! Мин барыгызга да рәхмәт белдерәм. Минем өчен тавыш бирүегез, шатлануыгыз өчен. Беренче каналга, остазларыбызга ихлас рәхмәт.
Минем шушы проектта катнашып, сәхнәгә чыгу теләгем тормышка ашты. Болар тормышымдагы иң матур, иң күңелле айлар булды!
Бәйгедә катнашуның иң зур бүләге — бик күп дуслар табу. Мин иң элек сезнең белән горурланам. Сез — иң яхшы дуслар!" дигән ул һәм финалга чыгучыларның исемнәрен атап чыккан.
Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамованың "Голос.Дети" бәйгесендә җиңүе гамәлдән чыгарылды. Аңа тавыш бирү гадел булмаган диелде. Соңрак "Голос"ның махсус чыгарылышы булды, анда җиңүчеләре дип алты финалистның барысы да танылды.
--- |
Иң күп укылган
|