поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.05.2019 Мәдәният

Камал театры артисты Илнур Закиров: "Джек Воробей кебек рольдә уйныйсы килә"

Кемгәдер ул яшьлекнең үзе булып тоелган Хәйрет­дин (“Яшь йөрәкләр”, Фәт­хи Бурнаш), кемгәдер катлаулы Сехисмундо (“Тәкъ­дир”, Педро Кальдерон), ә кайсы тамашачыга “Килмешәк”тәге (Сөм­бел Гаффарова) берь­юлы дүрт образы белән якын. Һәрхәлдә, Камал театры артисты Илнур Закиров рольләренең һәр­кайсы истә кала торган.

Ә бит аның фанатлары арасында балалар да шактый. Ничекме? Чөнки “Та­тар­­­мультфильм”ның бик күп герое Илнур абыйлары тавышы белән сөйли. 
 
Татарстан китап нәш­рия­тының аудиокитапларын да Илнур Закиров укый. Мәхмүт Галәүнең “Мө­һа­җир­ләр”е, Гаяз Исха­кый­ның “Тормышмы бу?” әсәре шундыйлардан. Тиз­­­­­­дән Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романын да Илнур Закиров укыячак. Без аның белән театр сән­гате, яңалыклары һәм проблемалары турында сөй­ләштек.
 
– Россиядә Театр елы бара. Ничек уйлыйсың, махсус ел игълан итеп кенә театрга игътибарны җәлеп итеп буламы?
 
– Миңа калса, мондый чараларның ярдәме бар. Театр тамашачы өчен махсус про­ектлар башлап җи­бәрде, алар ярдәмендә халык белән театр арасы тагын да якынайды. Сер түгел, бюджет караганда мәдә­ният соңгы пунктларга языла. Ә инде елга театр исемен бирү финанс яр­дә­менә сәбәп була ала,  проб­ле­маларга игътибар би­релә. Тамашачы җәһәтеннән Камал те­атрының аптыраганы юк. Халык йөри, соңгы елларда яшьләр тартыла. Театр елына карап кына тамашачы артты дип әйтә  алмыйм. Җанатар­лар элек тә булган, хәзер дә бар.
 
– Спектакльләр белән чит илләргә еш чыгасыз. Чит ил тамашачысы белән үзебезнең тамашачы нык аерыламы?
 
– Бу сезонда – Һиндс­танда, күптән түгел Венгриядә булып кайттык. Алардагы тамашачы белән мондагыны чагыштырып булмый. Ул, бәл­кем, дөрес тә түгелдер. Чөнки дөньяны кабул итү, холык-фигыль, тәрбия башка. Минем өчен иң җылы тамашачы – Казанда. Чит илдә спектакльне тып-тын карыйлар, шылт ит­кән тавыш та ишетелми. Мисалга Будапешт тамашачысын китерәм. Спектакль башланып китте, тынычлык. Әй­тер­сең, зал буш. Сискәнеп күз ташласам, халык шыгрым тулы. Шулай итеп абсолют тынлыкта уйнап бетердек, шуннан соң зал алкышлардан тетрәнде. Өч-дүрт тапкыр чакырып чыгардылар, тынмыйлар. Без исә ул кадәр күре­нергә, баш ияргә күнекмәгән дә. Үзебезнең эшләгән эшебезне күрсәтә белмәү микән инде ул...
 
– Дистә елдан артык Камал сәхнәсендә уйнау дә­верендә бик күп рольләр ту­дыргансың. Арасында үзең өчен аерым бер мәгъ­нәгә ия булганнары бармы?
 
– Иң яратып уйнаганы – “Яшь йөрәкләр”дә Хәйретдин роле. Камалга  килеп кергәч тә билгеләнгән, бик озак уйнаган ролем ул. Егет чак, самими, дуамал чак. Анда дөньяга караш та үзгә. Хәйретдин дә шундыйрак образ бит инде ул. Шуңа бик рәхәт, бик ихлас булды. Хәзер булса, икенче төрлерәк уйнар идем,  билгеле. Рольгә караш та бүтәнчә, тәҗрибә дә бар дигәндәй. Ләкин хәзерге образ теге вакытта уйнаган эчкерсез, саф Хәйретдингә җитмәс иде барыбер. “Кил­мешәк” спектакле дә кызык­лы. Чөнки мин анда берьюлы дүрт образны уйныйм. Үзеңне телевизор каналын күчергән шикелле үз­гәртергә кирәк. Гомумән, ярат­кан, яратмаган  дип аерасым килми роль­ләрне. Кат­лау­лырак булган саен эшләве кызыграк.
 
– Нинди яктан ачылып җитмәдең дип саныйсың?
 
– Бу сорауны еш бирәләр. Мин инде Әзһәр абыйлар яшенә җиткәч, шул рольне уйнамыйча калдым, дип сөйләр­мен. Ә болай... Джек Воробей кебек, бер караганда усал, икенче яктан киң күңелле,  начар да, яхшы да, җыеп әйт­кәндә,  катлаулы, үзгәрүчән образны уйныйсым килә.
 
– Безнең драматур­гия­дә образ йә начар, йә яхшы гына бугай...
 
– Совет чорында андый мавыгу булган, хәзер алай ди­мәс идем. Театр үзгәрә, төрле тәҗрибәләр куела. Яшьләр кызыклы проектлар әзерли­ләр. Аннан килеп, без бит үзе­без дә артистны шулай кабул итәбез. Авыл халкы, мәсә­лән, син яхшы кешене уйный­сыңмы, начарнымы, дип сорый. Уртача кешене уйныйм дисәң, аптырап калалар. Ничек була ул уртача, яхшы да, яман да түгел­мени, диләр.
 
– Син телгә алган яшь­ләрне өлкән буын театр белгечләре бик кабул итеп тә бетерми. Аларны театр сәнгатен вагайтуда гаеп­ләү­­челәр дә бар.
 
– Элек-электән театр тәр­бияви эш алып барган инде ул. Ләкин узган гасырдагы алымнар бу гасырга туры кил­мәскә мөмкин. Шуңа күрә яшьләр эзләнә, төрле юнә­леш­ләр барлыкка килә. Алар­ның берсен дә дөрес юлдан китмәгән дип әйтеп булмый. Бу очракта барометр – халык. Ул кабул итә икән, нишләп әле сайлаган юнәлешеңне дәвам итмәскә? “Әлиф” төркеме, мә­сәлән, шулай эшли дә. Дөнья да, сәнгать тә бертөрле була алмый.
 
– Театрның бер бәласе – татар телен камил бел­мә­гән яшьләр килүедер, мө­гаен. Мәгарифтәге соң­гы үз­гә­решләр, татар теле сә­гать­­ләренең кимүе театрга тагын да тискәрерәк тәэсир итәчәк, килешә­сең­ме?
 
– Мәгариф – иң авырткан мәсьәлә. Телгә кизәнү – тамырга кизәнү дигән сүз. Хәзер барысы да үзебездән тора. Мәсәлән, балабыз йөр­гән балалар бакчасын гына алыйк. Аның бусагасын атлау белән урысча аралашу башлана. Әгәр ата-ана, ярый инде дөнь­я­сы шул булгач, дип моңа күз йомса, бала акрынлап урысча сөйләшә, урысча фикерли торган кешегә әй­ләнә. Без Зәлиягә, әти-әни белән татарча гына сөйлә­шер­гә кирәк, дип сеңдердек. Татар балалары белән ул шулай ук татарча аралаша. Ул хәзер үзе өчен иң беренче тел – татар теле булуын аңлый башлады. Татар теле сиңа кирәк булмаячак дисәң, әлбәттә инде, тел онытыла. Тагын бер як бар: мә­га­риф тирәсендә шау-шу купканчы, барысы да үз агымында бара, телгә дә әллә ни әһәмият юк иде шикелле. Кысу безне уятты. Телнең кадерен белгән, әһәмиятен аңла­ган катлау барлыкка килде. Бәлкем, алар аз сандадыр, әмма шундый яшьләрнең булуы өмет уята. Театрга кайтсак, безнең беркайчан да урысча спектакль уйнаган юк һәм мондый хәл булмас та. Балалар спек­такльләре дә гел татарча гына бара. Телне бел­мәүчеләр өчен урыс һәм инглиз тел­ләренә тәрҗемә бар. Килә­чәктә дә татар телле артистлар, милләтпәрвәр режиссерлар булыр, моңа иманым камил.
 
– “Яшь йөрәкләр” – сезне Динә белән кавыштырган спектакль дә бит әле ул.
 
– Әкияттәгечә булды ул кавышу. “Яшь йөрәкләр” спек­такленә әзерлек бара. Динә оркестр чокырында скрипкасында уйный. Мин – сәхнәдә. Берзаман күзем төш­те: миңа усал итеп карап тора. Җыр­лаганда “әтәч” җибәр­гән­мен­дер инде. Карашлар очрашты да, шуннан әллә нәрсә булды. Ул чакта әле Динә “Алканат” рок-груп­па­сында да уйный иде. Репе­тициядән соң аңа, концерт кайчан була, дип яздым. Бү­ген, ди. Килдем, шуннан башланды инде. Бер карауда очкын кабыну бар ул. Әлбәттә, усал карашлар, сүз йөртү­челәр дә очрый. Гаи­лә­дә мә­хәббәт, аңлау, хөрмәт булганда, болар куркыныч түгел.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»