поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.05.2010 Җәмгыять

ӘЙТСӘҢ – СҮЗ

(Варис Мираслы мәктүпләре)

 “Мәдәни җомга”да (2010, 5 март) Алсу Зәйдуллина тәрҗемәсендә беларусь язучысы Алесь Бадакның хикәясе басылып чыкты. Тәрҗемәченең теле оятка калырлык түгел, шактый төзек, киләчәктә ул яхшы тәрҗемәче, хикәяче булып китәр, иншалла. Ләкин кыска гына әсәрдә тел чатаклыклары күренгәли. “Аны җирдәге араф аша үткәрә” җөмләсендә “араф” сүзе гади укучыга аңлашылмый. Бу очракта “Сират күпере” килешлерәк булмасмы? Бу сүзне дә аңламаган укучы сүзлек ачып карар иде, ә “араф” (ад, чистилище) сүзе бер генә татар сүзлегенә дә кертелмәгән.

 

“Мәдәни җомга” (2010, 2 апрель). Беренче биттә үк тәрҗемәнең кытыршылыгы күренә. Кем аны шулай телеңне сындырырлык итеп тәрҗемә кылды икән? “Без идарә итүнең нәтиҗәлелегенә ирешеп кенә коррупцияне җиңә, административ киртәләрне бетерә, дәүләт хезмәтләрен гражданнар һәм бизнес өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы итә алачакбыз”.

 

Бу җөмләне менә болай җиңеләйтеп булмыймы икән: “Без нәтиҗәле идарә итеп кенә ришвәтне, җиңеп, административ киртәләрне җимереп, дәүләт хезмәтен ватандашлар һәм бизнес өчен югары дәрәҗәдә уңайлы итә алачакбыз”.

 

Дилбәр Булатованың “Бию” хикәясе матур тел белән язылган. (“М.Җ.” 2010, 26 март). Ләкин урысның “полумесяц”ы “ярымай” булып, әсәргә килеп кергән. Юкса, элегрәк әдәбиятта “һилял”, “яңа туган ай” сүзләре йөрештә иде.

 

Соңгы вакытта матбугатта да, сөйләм телендә дә татар исемнәрен урысчага яраклаштыру гамәле барлыкка килде. Театр, концерт белдерүләрендә дә Тимур (Тимер), Зиганшин (Җиһаншин), Ахметов (Әхмәтов), Шагимуратов (Шаһиморатов), Хаметов (Хәмитов)лар күбәйде. Татар исемнәрен һәркем үзе теләгәнчә язарга, әйтергә тиеш түгелдер дип уйлыйм, теләсә ничек язу ул Ана телебез кагыйдәләрен бозу булыр иде.

 

Нәсел исемнәрен язу рәвеше дә бер кагыйдәгә буйсынмаган. Бар Госманов, бар Усманов; бар Абдуллин, бар Габдуллин ... Болар ЗАГС бүлекләрендә утыручыларның өстәлендә бер кагыйдәгә буйсынган кулланма булмаудан килә. Ул кулланманы кем эшләргә тиеш?.. Бер үк гаиләдә Кәримуллин булып язылган кеше дә, Кәримов булып язылган кеше дә бар. Бу мирас бүлешкәндә дә, тарихи дөреслекне ачыклаганда да, гомумән, аралашканда да комачау итүче ялгышлар. Әйтик, тарих әдәбиятында Мәхмүт хан да, Мамутек хан да, Мамтек хан да бар. Баксаң, аларның өчесе дә бер кеше икән. Язма телебездә бер төрле язу кагыйдәсенә мохтаҗлык көн кебек ачык.

 

(“Т.Я.” 2010, 10 апрель) Айдар әфәнде Шәймәрданов “Әйтсәң сүз...) турында яза: “... игътибар белән карасагыз, һәр фильмның ахырында кем тәрҗемә иткәне, текстны кем укыганы, кемнең студия җитәкчесе икәне әйтелә”, – ди.

 

Айдар әфәнденең киңәшен тотып, мин бу көннәрдәге тапшыруларны игътибарлабрак карадым. 2010 елның 14 апрелендә көнне экранда “Күчтәнәч” тапшыруы булды. Югалган аю балаларын эзли чыккан шымчылар турында мультфильм күрсәттеләр. Татарча сөйләүче хатынның тавышы Гриша исемле озын шымчының рәвешенә бөтенләй туры килмәве турында сүз куертып тормыйм. Фильмның татарчага тәрҗемәсе өчен мин “2” куяр идем. Юан шымчы әйтә: “Яз көне безнең шәһәрдә нинди матур”, – ди. Юкса: “Яз көне безнең шәһәр гаҗәеп матур”, – дисә, ул иҗади һәм шигъри тәрҗемә булыр иде. Игътибарлабрак тыңлаган кеше бу тәрҗемәдә байтак чатаклыклар ишетер иде.

 

Тагын берничә туры тәрҗемә:

 

“Мөгаен, бүген яңгыр булыр”, халык телендә “явар”.

 

“Мин аның күрмәгәнен күрсәтәм”, халык телендә: “Мин аңа күрмәгәнен күрсәтәм”. "Алар мәктәпкә бармагананр", халык телендә: “Алар мәктәпкә бармаган”.

 

Күпме генә көтсәм дә тапшыру соңында экранда тәрҗемәченең исемен күрә алмадым. Аның бу хаталары турында кемгә әйтик, Айдар туган?

 

Әфәндем, сүземне көлкегә алсагыз да, Җир җисеме (Планета Земля), Җисемнәр системасы (Планетарная система, Система планет) атамалары Ана телебездә бар иде, аларны кайтарырга кирәк.

 

Айдар, сез аспирант, яшь галим һәм әле сез тележурналист буларак, телевидениедә дә эшләп алдыгыз. Ялгышмасам, ул сез идегез, сез булмасагыз, алдан ук мең кәррә гафу үтенәм. Хәтерлим әле, чираттагы тапшыруда сез дару үләннәре турында сөйләгәндә Ана телебезне шактый интектердегез. Бер генә мисал: аллергия турында байтак кына сөйләгәч, сүзегезне болай дип йомгаклап куйдыгыз:

 

– Менә шулай итеп, аллергия әйбәт кенә алга бара.

 

Шул вакыт янымда утыручы хатыным әйтеп куйды: “Нигә бу егет үз эше белән генә шөгыльләнми икән?” – диде. Шөкер, сез бу эшне ташлап, аспирантурага кергәнсез икән, бәлки сезне анда Ана телендә дөрес сөйләргә өйрәтерләр!

 

Инде килеп, сез язганча, “Варис Мираслы” дигән исем артына яшеренеп, куак артыннан йодрык күрсәтеп ятучы” куркак тәнкыйтьче турында бер авыз сүз әйтеп китик. Сез, булачак галим, Закир Рәмиевнең – “Дәрдемәнд”, Мифтахетдиннең – “Акмулла”, Тукайның – “Шүрәле”, Бәшировның – “Разин” кушаматлары артына “яшеренеп язуларын” куркаклык дип саныйсызмы? Артистларыбыз Фатыйманың – “Ильская”, Сәхипҗамалның – “Волжская”, Гөлсемнең – “Болгарская”, Хәйруллинаның – “Кариев” исемнәре белән иҗат итүләре дә куак артыннан йодрык күрсәтүмени?

 

Экранда – “Хәбәрләр” (2010, 14 апрель, 17 сәгать). Кадр артында сөйләүче егет экранда бара торган күренешләргә аңлатмалар бирә: “Ул гаебен 240 сәгать эшләп ярлыкарга тиеш”, – ди. Гаепле кешене хөкемдар ярлыкый ала яки зыян күргән кеше гаеплене гафу итә ала. Гөнаһларны бары тик Алла гына ярлыкый. Кеше үзен үзе ярлыкый алмый, кеше 240 сәгать эшләп гаебен юа, тәүбә итә ала. Ярлыкау – отпустить грехи, оправдать; гаепне юу – тәүбәгә килү; вымаливать грехи, исправлять ошибки.

 

Монда да эфирда яңгыраган текстның кем тарафыннан язылганы мәгълүм булмады. Юкса, Ана телен бозганы өчен кем җавап тотарга тиеш, хөрмәтле аспирант Айдар Шәймәрданов??


---
Татарстан яшьләре
№ 54 | 30.04.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»