поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.05.2008 Җәмгыять

ҮЗЕМӘ-ҮЗЕМ ДӨНЬЯ ТӨЗИМ... (ЯШЬЛӘР СУБКУЛЬТУРАЛАРЫ ТУРЫНДА)

Тукталышка чыга торган юлда төзелеп бетмәгән бер йорт бар иде. Анда еш кына егетләр җыелыша. Юк, җыелышып аракы эчмиләр алар, эшсезлектән сөйләшеп тә утырмыйлар. Бу егетләр – түбәләрдә, төзелеп бетмәгән йортларда йөрүчеләр. Алар үзләрен трейсерлар дип атыйлар. Ягъни паркур белән шөгыльләнүчеләр була инде. Аларны ял көннәрендә Камал театры янында да күрергә мөмкин. Кайвакыт Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янында кайнашалар. Аларны еш кына күзәтергә яратам. Таныш йөзләр сирәк очрый: трейсерларның саны Казанда шактый күп, ахрысы.

Параллель төркемдә исә металлист кыз укый. Гел карадан киенә, иренен, тырнакларын да гел кара төскә буйый торган бу туташка ияләнеп беттек инде. Аның искереп беткән кара джинс чалбары да, кулына киеп, чалбарына асып йөри торган тимер-томырлары да, үзенчәлекле күн аяк киеме дә шаккатырмый хәзер. Бары тик кайвакыт наушнигыннан ишетелгән шомлы көйләр генә сискәндереп җибәрә. Ул ниндидер аерым дөньяда яши кебек. Безгә аңлашылмаган, башка тәртипләр хөкем сөргән дөньяда. Атна саен үзләренекеләр белән очрашалар, ниндидер клубка йөриләр, авыр рок, металлика тыңлыйлар...

Көн саен ниндидер субкультура вәкилләре белән очрашып торам. Ал киемнән йөри торган эмолар дисеңме, кап-карага төренгән, күзләреннән нур югалган готлар, ниферлар, скинхедлар, байкерлар, рэпперлар, брейкерлар – тагын әллә кемнәр бар. Барысының да үз аралашу даирәсе, үз кагыйдәләре, үз дөньясы. Ул дөньяга болай гына үтеп керәм димә! Үзеңне мең кат сынарлар, ышанычлы булуыңны тикшерерләр. Шулай да бу язманы язар алдыннан интернетта альтернатив төркемгә керүче яшьләр белән аралашып алдым. Аларның күбесе – мәктәп яшендәге яшүсмерләр. Әле психикасы да ныгып өлгермәгән бу балаларның нәрсәләр язуын күрсәгез! 14 яшлек эмо Аня яза: “Мин эмоларга күптән кызыга идем. Алар шундый эмоциональ, хисле. Без тормышка башка күзлектән карыйбыз. Мин башка дөньяда яшим кебек.” Яки гот Дима фикере: “Минем дөнья кара төсләрдән тора. Мине беркем дә аңламый. АЛАР гына аңлый. Мин АЛАР арасында гына үземне чын кеше итеп тоям.” Бу балаларның киләчәге өчен борчылып куйдым. Алар ниндидер субкультурага керү юлы белән проблемалардан качарга телиләр. Гадәттә, урам мәдәниятенә иярүчеләрнең күпчелеге - ниндидер психик травма кичергән үсмерләр. 12-15 яшьтә балада күчеш чоры була. Бу вакытта ата-аналар баланы, ә балалар ата-ананы аңламый башлый. Арада тирән упкын барлыкка килә. Ә гаиләдә тиешле аңлау тапмаган бала үз дөньясын булдыра, үзен аңлардай кешеләрне урамнан эзли башлый.

Әле ярый бала ниндидер зарарсыз агымга кушылып китсә. Аның җәмгыятькә зыян китереп йөри торган төркемнәре, секталары да күп бит. Мисал өчен скинхедларны гына алыйк. Чәчләрен пеләшкә алдырган, хаки төсендәге каралы-яшелле кием киеп йөрүче бу яшьләр нацистик идея өчен урамда бер гаепсез кешене дә кыйнап китәргә мөмкин бит. Мондый очраклар бездә дә булмады түгел, булды. Соңгысы агымдагы елның 23 февралендә теркәлгән. Шешәләр, газ пистолетлары, пычаклар белән коралланган скиннар клубка концерт карарга җыелган антифашистларга ябырылалар. Үзләрен антифашист дип атап йөртүче яшьләр исә беренчеләренә каршы төркем. Алар илдәге толерантлык яклы. Кыйнашуда 30га якын скинхед һәм 20ләп антифашист катнаша.  Нәтиҗәдә ике кешене хастаханәгә ашыгыч ярдәм белән алып китәргә туры килә. 2005 елның маендагы вакыйгаларны исегезгә төшерегез: 23 май көнне Арча зиратындагы каберлекләрне мыскыл итәләр. Егермедән артык кабер ташы җимерелгән, свастика белән чуарланган була. Шушындый ук хәлләр 2007 елның 30 июлендә тагын кабатлана. Скинхедлар дүрт каберлекне җимерәләр, үзәк аллеяда зуур иттереп свастика ясап куялар. Беренче очракта гаеплеләр ачыклана. Егетләр – хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче “алтын буын” вәкилләре. Алар өчен әти-әниләре акчалата штраф түләрләр. Әмма акча белән генә мәрхүмнәрнең якыннары кичергән күңел тетрәнүләрен каплап булмый шул! Хәзер ул свастиканы урамда да очратырга мөмкин. Петербург урамындагы төзелеп ятучы йортның һәр ташына диярлек свастика ясалган, төрле ямьсез сүзләр язылган. Ленин дамбасыннан үткәндә дә фашистлар билгесе күзгә ташлана...

Язманы әзерләү дәверендә субкультура вәкилләре катнашындыгы чараларда булдым. “Музейда төн” акцияләре кысаларында үткәрелгән чараларның берсе Кремльдә, Кол Шәриф мәчете каршында узды. Озын чәчле егетләр, пеләш башлы кызлар арасында үземне чыннан да башка дөньяга эләккән кебек хис иттем. Берничә субкультура вәкиле белән сөйләшергә омтылып караган идем – кайда ул! Арада дивар бар диярсең!

Мәчет янында ук сәхнә корып куелган иде. Казанның ниндидер бер рок төркеме чыгыш ясый. Үзләре җырлыйлар, үзләре шешә авызыннан гына сыра чөмерәләр. Нинди романтика, ә: берьюлы эчәләр дә, җырлыйлар да! Тирә-юнь тәмәке төтененә күмелгән, яшьләр бишәр, унар кешелек төркемнәргә бүленеп, үзара аралашалар. Нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, белмим. Хәер, ярымисерек гот нәрсә турында сөйләшә алсын инде?..

Әлеге чара турындагы фикерем, бәлки, субъективтыр. Бәлки, мин субкультуралар хакында берни дә аңламыймдыр. Әмма башы ниндидер билгесез ят идеяләр белән чуалган кешенең фикеренә караганда читтән күзәтүченең сүзләренә күбрәк ышанырга буладыр.

Юк, мин субкультураларга каршы түгел. Әгәр дә алар үсмернең психикасына, аның шәхес буларарак формалашуына тискәре йогынты ясамый икән, яшь чакта нәрсә беләндер мавыгу начар түгел. Граффити белән шөгыльләнүчеләр, рэп җырлаучылар яки брейк-данс биючеләр тирә-юньдәгеләргә дә, үзләренә дә зыян салмыйлар. Бары тик мавыгу фанатизмга гына әйләнмәсен. Мин үзем дә берара моббер булып алдым. Флэш-моб бүген Казан яшьләре арасында бик популяр. Мобберлар айга берничә тапкыр махсус акцияләр үткәрәләр. Интернетта үзләренең сайтлары, чатлары, форумнары бар. Иң элек, тавыш бирү ярдәмендә флэш-мобның сценарие сайлана. Аннан соң билгеләнгән вакытта кеше күп җыела торган урынга җыелышып, берәр әйбер эшлиләр. Мин катнашкан флэш-моб Бауман урамындагы “Макдональдс” каршында зарядка ясаудан гыйбарәт иде. Җыелдык, зарядка ясадык һәм таралыштык. Флэш-моб вакытында көләргә, сөйләшергә ярамый – барысы да гадәти килеп чыгарга тиеш. Кызык кына акция. Бу – игътибар җәлеп итү, үзеңне күрсәтүнең бер чарасы. Чөнки флэш-мобның максаты – халыкны аптырашта калдыру. Миңа, дөресен әйтим, ошады. Үземне күпсанлы мобберлар җәмгыятенең бер әгъзасе кебек хис иттем.

Бүген ниндидер субкультураларга тартылучы яшьләр бик күп. Җәмгыять вак-вак төркемнәргә бүленеп бетте кебек. Тарихны яхшы белүчеләр игътибар итәр: җәмгыятьтә мондый күренешләр, гадәттә, ниндидер социаль киеренкелек, илдәге зур үзгәрешләр вакытында күзәтелә. 1990нчы еллар башын искә төшерегез. Советлар Союзы таркалып, яңа дәүләт төзелгән вакыт. Урамга чыгарга куркыныч иде бит – җинаятьчел төркемнәр, гопниклар меңәрләгән кешелек армияне хәтерләтә иде. Группировкага йөрү егет өчен мәҗбүри әйбер кебек иде.

19нчы йөздәге масоннар берлеген йә символистлар төркеменә күз салыйк. Бүгенге готларга караганда интеллегентлырак булсалар да, алар да җәмгыятьтәге күренешләрдән качып, үзләренең дөньяларын булдырганнар, аларда яклау эзләгәннәр бит.

Без дә бүген ниндидер мөһим вакыйгага әзерләнәбез шикелле. Бик матур итеп күрсәтелә торган тормышыбыз да идеаль түгел, ахрысы... Моны 17 яшьлек трейсер Марат та аңлый. Үзенең паркур кебек куркыныч спорт төре белән шөгыльләнүен ул түбәндәгечә аңлата: “Мин тирә-яктагы гаделсезлекне, икейөзлелекне күрәм. Шуңа да тискәре энергияне түбәләрдән сикереп яндырам. Безне кибеттәге сатучыдан алып, Хөкүмәттә утыручы түрәгә кадәр алдый бит! Әмма мин берни дә эшли алмыйм. Мин – вак бер бөҗәк...”


Алсу MӘҖИТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»