|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.05.2019 Фаҗига
Әлмәттә биш айлык бала тончыгып үлгәнӘлмәттә биш айлык бала ашаганнан соң тончыгып үлгән. Баланы няня караган булган. Әлмәттә бала караучы хатын-кыз сабыйны ашаткан, аннары бәби йокыга киткән. Хатын-кыз өй эшләре белән шөгыльләнергә керешкән һәм кайсыдыр мизгелдә кызның суламавын ачыклаган.
Няня баланы аңына китерергә тырышкан, ярдәмгә күршеләрне һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Әмма бала үлгән. Табиблар сабыйның асфиксиядән үлүен ачыклаган – ул сыеклык белән тончыккан, дип яза Татар-информ Тикшерү комитетының Татарстан идарәлегенә сылтанып.
Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган.
--- |
Иң күп укылган
|