|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2019 Мәгариф
Казанда быел соңгы кыңгырау уңаеннан гомумшәһәр бәйрәме булмаячакБыел Казанда соңгы кыңгырау уңаеннан шәһәр бәйрәме булмаячак. Моны чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерлек кирәк дип аңлата шәһәр түрәләре. 26 июньдә Казанда соңгы кыңгырау уңаеннан шәһәр бәйрәме урынына зур чыгарылыш кичәсе уздырачаклар. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов белдерде дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Мәгариф идарәсе башлыгы аңлатып узганча, мондый карар имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының эш ритмнары бозылмасын өчен кабул ителгән. Казан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 23 һәм 25 майда узачак мәктәп линейкаларында гына чыңлаячак. «Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру вакыты 24 майдан, ә 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен – 27 майдан башлана», - диде Һидиятов.
Шәһәркүләм соңгы кыңгырауны гамәлдән чыгару турындагы карар педагоглар коллективлары, мәктәп директорлары һәм укучылар белән берлектә кабул ителде, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Соңгы кыңгырау һәр мәктәп кысасында һичшиксез үтәчәк. Тулаем алганда, бу дөрес карар, аларның игътибарын имтиханнардан аермаячакбыз, - диде ул. - Инде тапшырылган имтиханнар нәтиҗәләре буенча без зур матур бәйрәм оештырырга тырышачакбыз».
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 17 меңгә якын укучы катнашачак.
--- |
Иң күп укылган
|