поиск новостей
  • 04.10 "Сөннәтче бабай", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 04.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Кичер мине,әнкәй", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 05.10 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 06.10 "Сәлам, Актәпи!", 6+, Г.Кариев театры, 13:00
  • 06.10 "Шәй-бу,Шай-бу!", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 06.10 "Мәхәббәт баскычы". Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 07.10 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 08.10 "Бәхетле көнем", 3+, Г.Кариев театры, 13:00
  • 08.10 "Алтынч[ае]ч", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 08.10 "Мәдинә". Тинчурин театры. 17:00
  • 09.10 "Өч аршын җир". Тинчурин театры. 17:00
  • 19.10-20.09 Премьера "Ромео һәм Джульетта", 16+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 21.10 "Микулай", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 22.10 "Мәхәбәт күгәрченнәре", 12+, Г.Кариев, 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 23.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 30.10 "Кәҗүл читек", 6+, Г.Кариев театры, 13.00
  • 30.10 "Йосыф", 12+, Г.Кариев, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Октябрь
  • Лия Сергеева - журналист
  • Саҗидә Сөләйманова (1926-1980) - язучы
  • Сдаю комнату 18 кв по адресу Амирхана Еники 3. 15000 Все включено. Собственник 89272444182
  • Казанда общагада булмә снимать итәм хозяиннан.89274823084
  • Сахарова урамында бер бүлмәле квартира сдавать итәбез.Барлык уңайлыклар бар,ремонт яңа.89372830069 номерына шалтыратыгыз.
  • Сатыла вибромассажор СЦЭК -Тяньши дан.Бэясе 15000 сум.Телефон -89061225615
  • Ор яна сепаратор .1 сэгатьтэ 100 л сот эшкэртэ,тел -89061225615
  • Сатыла,Казанда бер булмэле фатир ,Ново-Азинская 1 а йортында ,30 кв.м .Бэясе -3570 000 сум . Тел-89061225615
  • Казан шэhэре, Чистай урамында кулланылышта булган , якшы сакланган кухня гарнитуры сатыла. Озынлыгы 3,35м, оске ягы ачык соры , аскы ягы карангы соры( коричневый) тостэ. Вытяжка, варочная панель, эл.духовой шкаф кушып бирелэ. Бэясе 45000₽ Сатулашу урынлы. Тел: 89625536663
  • Сдаю однокомнатную квартиру,с мебелью на долгий срок, порядочной татарской семье без домашних животных.Приволжский район ул.Кул-Гали дом 26.20000+ку.тел:89272406092 Риэлторов прошу не беспокоить.
  • Идел буе районында ике бүлмәле фатир снимать итәм.9017273871
  • Интересует качественные новые конные дуги в количестве 10 штук по сходной цене. 89872079780
Архив
 
04.05.2010 Спорт

ҖӘҮДӘТ МИҢНӘХМӘТОВ: ВАКЫТ КИРӘК

Татар спорты дөньясы зур вакыйгага әзерләнә. 21-23 май көннәрендә Казанда тәүге тапкыр милли көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Шул уңайдан хәбәрчебез Россиянең татарча көрәш федерациясе, «Көрәш» Халыкара ассоциациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов белән очрашты. Әмма әңгәмәбез үзеннән-үзе дөнья беренчелеге генә түгел, Россиядә татарча көрәшнең хәле, милли спорт төренең киләчәге кебек мәсьәләләргә барып тоташты.

«Бәйгегә Европа һәм Азия илләреннән ике дистәдән артык команда көтәбез, – дип сөйләде Җәүдәт Мидхәт улы. – Казанга барлыгы 150 ләп көрәшче килер дип фаразлыйбыз. Һәр ил белән аерым сөйләшүләр алып барабыз. Ярышлар биш үлчәү авырлыгында узачак. Дөресен әйткәндә, безнең күбрәк Азия илләре, андагы көрәш федерацияләре белән аралашасы, аларның спортчылары белән бил алышасы килә. Соңгы вакытта Көньяк Корея, Иран көрәш федерацияләре белән яхшы аралашабыз. Күптән түгел Бишкәктә ФИЛАның билбаулы көрәш комитеты утырышында катнаштык һәм анда Кыргызстан, Үзбәкстан вәкилләре белән якыннан таныштык. Мондый дәрәҗәдәге ярыш Казанда тәүге тапкыр уздырыла. Шуңа күрә аеруча тырышып әзерләнәбез. Татарны, Татарстанны матур итеп күрсәтәсе килә. Әлеге мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә игътибар бирә. Ярышларга әзер-ләнгәндә быел республикада ТАССР оешуга 90 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар, Универсиада узачак шәһәрдә яшәвебезне дә исәпкә алабыз. Футбол һәм хоккей чемпионнары булуыбыз да безгә булган игътибарны арттыра. Шуңа күрә ярышлар югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез».

 

– Ә чит ил командалары татарча көрәшерлек спортчыларны каян алырга тиеш соң?

 

– Шул ук Азия халыкларының үз көрәшләре бар. Барысы да сөлге тотып көрәшә. Әлбәттә, аермалар юк түгел. Кемдер аяк чала, икенчеләре бу алымнан башка көрәшә. Өченчеләре ике кулын да бәйли, дүртенчеләре сөлгене билгә сала. Әмма алар татар көрәшенең ни икәнен беләләр. Чит илдәгеләргә татар дигәч, Татарстанны картадан күрсәткәч, Мәскәүдән 800 чакрым ераклыкта мөселманнар яшәп ятуына, милли республика булуына бик гаҗәпләнәләр. Тарихта соңгы 450 елда искә алынмагач, онытып бетергәннәр инде аны. Шуңа күрә әлеге вакыйга тарихны, мәдәниятне яңарту, татар халкының дәрәҗәсен күтәрү чарасы да булачак.

 

– Димәк, максат иң көчле көрәшчене генә ачыклау түгел...

 

– Юк, әлбәттә. Әгәр Татарстан егетләрен бер командага җыйсак, алар барлык көндәшләрен дә җиңәргә мөмкин. Шуңа күрә Россия җыелма командасына республикадан ике генә спортчы алырга уйлыйбыз. Ә инде башка егетләрне җәлеп итү алар килгән төбәкләрнең дә дәрәҗәсен арттырачак. Без бит инде көрәшне Россия күләмендә күтәрмәкче булабыз. Чемпионатка килеп отып китте дип горурланырлык булсын. Билгеле булганча, татарларның ике миллионы гына Татарстанда яши. Ә калганнары читтә. Бишкәктә алты кеше белән очраштым, шуның өчесе татар булып чыкты. Азиядә алар бик күп. Казахстан премьер-министры татар иде, Белоруссия президенты эшләре идарәсен милләттәшебез җитәкләде. Без бит бөтен Урта Азияне укырга-язарга өйрәткән халык. Монысы җаваплылыкны тагын да арттыра. Шуңа күрә төптән уйлап уздырабыз бу ярышны.

 

Ә инде көндәшлек артсын, читтән килгән спортчылар югалып калмасын өчен барысына да көрәш кагыйдәләре, алымнары язылган DVD дисклар җибәрәбез. Казанга килгәч, ярыш алдын-нан семинарлар һәм күнегүләр оештыру күздә тотыла. Сөлге тотып көрәшкән егетләргә авыр булыр дип уйламыйм. Аяк чалган икән, бу алымны кулланмаячак, димәк. Безнең егетләр башка ярышларны отып кайталар бит әле.

 

КЕШЕЧӘ МӨНӘСӘБӘТ 

 

– Әлегә кадәр Россия чемпионатларына татарлар күпләп яши торган төбәкләрне җыя алмый аптырый идек. Хәзер исә дөнья беренчелегенә әзерләнәбез...

 

– Без бу эшне башлаганда, илкүләм ярышларга сигез команда килгән иде. Соңгы чемпионатта аларның саны 36 га җитте. Бу кадәр команда алып килү зур тырышлык һәм матди чыгымнар таләп итә. Миңа калса, бездән әллә ни уздыручы юк. Дистәләгән еллар дәвамында эшләп килүче федерацияләр арасында да мондый күрсәткечләр белән мактана алучылар сирәк. Дүрт ел эчендә көрәшне каерып алып күтәрдек. Төбәкләргә матди ярдәм, кешечә мөнәсәбәт тә кирәк. Килгәч, аралашу, күңелләрен күрү, рухландыру мөһим. Төбәкләрдә федерацияләр булдырылды, аларга таныклык, исемнәр бирдек. Аларга моңарчы мондый игътибар булмаган, һәрберсе үз казанында кайнаган. Эш башланды гына әле, һәм ул дәвам итәчәк. Бездән соң ни буласын әйтә алмыйм. Әмма Россиядәге татар көрәшен таралмый торган итеп китәчәкбез.

 

– Төбәкләр үзләре моның өчен тырышалармы, әллә Казаннан гына ярдәм көтеп утыралармы?

 

– Безнең максат – җирле федерацияләргә бай кешеләр кую. Бүгенге хәерчелек белән беркая да китә алмыйбыз. Ни өчен ел бюджетында фәнни үзгәрешләргә күп акча бирелә? Чөнки бу илнең үсеше дигән сүз. Безнең очракта да шулай. Яхшы көрәшкән кешене күтәреп йөреп кенә көрәшне үстереп булмый. Әлбәттә, андыйларны да бүләкләргә кирәк, әмма көрәшкән кадәр генә. Калган чыгымнар көрәшне үстерү өчен тотылырга тиеш. Шуңа күрә бай, укымышлы, татар җанлы ир-егетләрне куярга кирәк җирле федерацияләргә. Шул вакытта гына нәтиҗәсе булачак. Бу мәсьәләдә фикерләр бар инде. Күз уңындагы егетләрнең көрәшкә мөнәсәбәтен белешәсем килә. Алар белән очрашу оештырырга җыенабыз. Әлегә төбәкләрнең күбесенә булышабыз. Кай-берләренең юлга да акчасы юк. Шуңа да карамастан хәрәкәт башланды һәм аны туктатып булмаячак инде. Көрәшнең киләчәге бар дип уйлыйм.

 

– Киләчәк исә яшьләрдә. Ничек уйлыйсыз, көрәш серләренә төшенүче яшь буынга кемне үрнәк итеп куярга мөмкин?

 

– Кемнедер аерым алып күрсәтәсе килми. Миңа калса, көрәш яратучыларның барысы да идеал булып саналырга лаек. Көрәштә беренче чиратта массалык булырга тиеш. Аның өчен яхшы призлар кирәк. Ни өчен хоккейга күп тартылалар? Чөнки бу спорт төрендә яхшы хезмәт хакы түлиләр. Шуңа күрә бала-чагасы да кызыксына. Димәк, татар көрәшендә дә яхшы призлар бирергә кирәк. Шуннан яшьләр тартыла инде.

 

ЧЫГЫМНАР ҺӘМ КЕРЕМНӘР

 

– Призлар дигәннән, федерация җитәкчесе булу сезгә нәрсә бирә?

 

– Миңа бу эш чыгымнар гына китерә. Акчаны башка нәрсәләргә дә сарыф итә алыр идек. Ә без менә милли көрәшкә тотабыз. Бу эшкә татарны яратуыбыз өчен алындык. Әлбәттә, барысы да моный аңлый, ярдәм итәргә атлыгып тора дигән сүз түгел әле бу. Тик безнең көрәш башкаларга түгел, үзебезгә кирәк.

 

– Ә үзебез җитәрлек игътибар бирәбезме?

 

– Көрәшкә үзгәрешләр дә кирәк. Әйтик, ни өчен көрәшче келәмдә 30-40 секунд буе тик торырга тиеш. 5 секунд тора икән, кисәтү бирергә кирәк. Тагын тик тора икән, ку да чыгар! Аның каравы башкалар шунда ук көрәшә башлый. Бабайлар көрәшне мең ел элек уйлап тапкан бит. Ничек инде үзгәртмәскә? Японнарның, әнә, сумо мәйданы 10-15 метр булган. Хәзер кечерәйгән. Алыш та 40 секундта бетә. Күпме кеше көрәшә шуның аркасында. Бил алышулар тамашачыга кызык булырга тиеш. Халык йөрмәсә, акча эшләп булмый бит. Спорт төре аның белән акча эшләп булганда гына үсәчәк.

 

– Бу хыяллар тормышка ашыр микән?

 

– Барыбер шуңа барып җитәчәкбез. Күз алдына китерегез әле: бер минутта җиңүче ачыклана. 100-150 шәр пар көрәшә. Дөмбердәтеп китереп салалар, бу бит бокстан да кызыграк. Көрәшне ничек күтәреп булмасын? Без бит сан ягыннан Россиядә икенче урында. Тагын күпме төрки халык бар? Әзәриенә дә, кыргызына да, үзбәгенә дә кызык булачак. Әйткәнемчә, Урта Азия илләре белән аралашсак, көрәш ярышларында аншлаг ясый алабыз. Дөрес, моның өчен вакыт та кирәк әле.


▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar