|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.05.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразова "выпускной"га әзерләнә (ВИДЕО)Бик тиздән мәктәпләрдә-балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре гөрли башлаячак. Популяр җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсе дә әлеге дулкынландыргыч мизгелләргә әзерләнә: кызлары Камиләнең бакчаны тәмамлап, тәүге мәртәбә мәктәпкә барыр вакыты якынлаша. Бу көннәрдә Гүзәл Уразова бакчада репетицияләрдә катнашып йөри.
"Шундый яхшы программа әзерлиләр, мине дә чакырдылар", - дип уртаклаша җырчы.
Үзенең балачагын искә төшереп сагына Гүзәл: "Рәхәт чаклар, бер нәрсә турында уйланмыйча, әти-әни кочагына сыенып яши торган балачак вакыт. Һәрбер баланың балачагы да, киләчәге дә яхшы булсын. Яхшы кешеләр булып үссеннәр, киләчәктә әти-әниләренең сөенечләре булып, бәхетле гомерләрдә яшәсеннәр. Амин", - дип тели ул.
--- |
Иң күп укылган
|