|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2019 Матбугат
![]() Фәрит Мөхәммәтшин Радик Сабировның 40 яшьлек юбилеена үзенчәлекле бүләк ясаганТатарстан матбугаты көне 19 май саналса да, быел аны 17 май көнне үткәрделәр. Чөнки 19ы ял көнгә туры килә. Бәйрәмдә, гадәттәгечә, төрле кызыклы чаралар узды. Кич белән "Пирамида" залында "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ә иртәнге якта республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Бәйрәм мәшәкатьләре, матбугат өлкәсендәге проблемалар турында бер кат сөйләшкәч, Татарстан Журналистлар берлегенең экс-рәисе Римма Ратникова тагын бер датаны искә алды. Баксаң, бүген "Идел" журналы баш мөхәррире Радик Сабировның туган көне икән. Туган көне генә түгел, ә 40 яшьлек юбилей! Шул уңайдан Фәрит Хәйруллович Радик Рәшитовичны тантаналы рәвештә котлады. Әмма аерым бүләк каралмаган булган. Татарстан спикеры бераз уңайсызланып, нәрсә бүләк итим икән дип кесәләрен капшый башлады. Һәм затлы гына каләм чыгарып бүләк итте. Төрле мөһим кануннар имзалаган әлеге ручка хәзер Радик Сабировка истәлеккә калды.
--- |
Иң күп укылган
|