поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
16.05.2019 Матбугат

«Әйдә ТНВга-2019» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бу арада татар теленең киләчәге турында еш кайгырталар. Тел турында кайгырткач, аның театрын да, әдәбиятын да, журналистикасын да телгә алырга кирәк. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә татар журналистикасы өлкәсендә эшли алырлык кадрлар әзерләү соравын чишүгә керешкән.

Бүген 16 май «Әйдә ТНВга» бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Өч кыз киләчәктә милли журналист булырга вәгъдә бирделәр. Алар арасында Әлмәт шәһәреннән Закирова Әдилә, Чаллыдан Бахтиева Лиана һәм Арча шәһәреннән Төхфәтуллина Талия бар иде. Әлеге исем-фамилияләрне исегездә калдыруыгызны сорыйбыз. Нәкъ менә шушы кызлар ТНВ телеканалының әйдәп баручы журналистлары булачак. Ә хәзер ТНВ каналының интернет-редакциясе сезгә «Әйдә ТНВга-2019» бәйгесенең йомгаклау өлешенә багышланган матбугат конференциясеннән репортаж тәкъдим итә.
 
Матбугат конференциясен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов башлады. Үзенең чыгышында ул бәйге барышында дөрес бәя биргән жюри әгъзаләренә, журналистларга һәм, билгеле, катнашкан кызларның үзләренә һәм аларның әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде. Бәйгенең максатын да әйтеп үтте. «Татар милли журналистикасын саклап калырбыз дип ышанам. Әлегә эшебезнең башы гына», — диде ул. Димәк, максат — татар журналистикасын үстерү.
 
 
Гомумән, бәйгенең беренче этабында 31 эш кабул ителгән. Икенче турдан соң бары тик алты кыз гына калган. Һәм 14 нче май үткән йомгаклау этабыннан соң өч кыз сайланып алынган.
 
Кызлар фикеренчә, өч турның иң авыры танылган шәхесләрдән интервью алу булган. Җиңүче Талия Төхфәтуллина: «Интервью алу авыррак бирелде, чөнки калган турларда бары тик өйдән генә эшли идек. Ә интервью алганда, шул ук мизгелдә бәя бирделәр», — диде.
 
Закирова Әдилә дә булачак курсташы белән килеште. «Әйе, иң авыры шул иде, ләкин иң кызыгы да нәкъ менә әңгәмә кору булды. Әлеге мөмкинлекне бүләк итүче оештыручыларга рәхмәт», — дип өстәде.
 
Матбугат конференциясе тәмамлангач, кызларның һәрберсе белән дә журналистлар аралаша башлады. Без Лиана Бахтиева белән әңгәмә кордык.
 
— Лиана, сәлам! Ни өчен татар журналистикасын сайларга булдың?
 
— Татар телен саклап калу теләге зур, дисәм, күпләр баналь сүзләр диярләр. Ләкин минем ихластан милли җанлы журналист буласым килә.

 — Татар теленә мәхәббәт кайдан барлыкка килде?
 
— Беренчедән, әлбәттә, гаилә. Әти-әнием белән чиста татарча аралашабыз. Белем алган мәктәбемдә дә татар мөһите яши.

— Сиңа бер кызык сорау бирим әле: әгәр дә синең берәр татар шагыйре, зыялысы яисә журналисты белән аралашып алу мөмкинлеге булса, кайсысын сайлар идең?
 
— Үлгәннәре белән дә, әйме? Тукай, Мәһдиев, Атнабай… Алар бик күп. Гаяз Исхакыйдан татар телен ничек саклап калып, инкыйраздан ничек азат ителергә икәнен сорар идем, мәсәлән.
 
— Үзең татар телен саклап калу өчен нишләячәксең?
 
— Татарча яшәргә, сөйләшергә, яратырга кирәк. Татарча иҗат итәчәкмен Алла боерса. Һәм, билгеле, киләче буын! Балаларымны да татарча сөйләшергә өйрәтергә иде.
 
— Татар журналистикасында кумирың бармы?
 
— Гөлназ Сәфәрова, Илдар Кыямов, Данил Сәфәров.

— Уңышлар сиңа!
 

Илшат Юнусович фикеренчә, журналистика хобби була алмый. «Журналистика белән авырырга кирәк. Һәм иң мөһиме — терелү чарасын эзләү кирәкми», — дип өстәде ул.
 
Татар журналистикасында егетләрнең җитмәве ачык билгеле. Әлеге тема матбугат конференциясендә күтәрелде. Һәм, ни аяныч, жюри әгъзаләренең барысы да бу факт белән килешә. Шулай да Илшат Әминов сүзләренчә, бүген ШаянТВ телеканалында йөздән артык бала бар, һәм алар арасында егетләр еш очрый. «Аларны безнең телеканал кысаларында үстереп, алга таба журналист итәргә була», — дип җавап кайтарды ул.
 
Әйтеп үтәргә кирәк: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үз эченә бүген дүрт телеканалны туплый: «ТНВ», «ТНВ-Планета», «Мәйдан», «ШаянТВ». Бәйгенең җиңүчеләре әлеге дүрт каналда да эшли алачак, ләкин башта аларны «Яңалыклар хезмәтенең» мәктәбе көтә.
 
Уңышлар, кызлар!
 
Шуны әйтеп китәргә кирәк: КФУга укырга кергәче, кызларга уңышлы БДИ тапшырырга кирәк. Бары тик әлеге шарт үтәлсә генә, алар журналист булу максатларына адымнарының берсен ясыйчаклар. Чыннан да, ТНВ каналы кызларга зур мөмкинлек бүләк итә. Аларның сүзләренчә, татар журналисты булу — аларның иң төп хыяллары һәм зур максатлары. Димәк, кызлар, сезгә ихластан уңышлар телибез. Һәм, язып үтик, егетләр ТНВ телеканалы һәм КФУның журналистика бүлеге сезне дә көтә.

---
ТНВ
№ --- | 16.05.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы