поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.05.2019 Ана теле

Ана теле: Мәгънәне, аһәңне тын да белдерә. Шуңа күрә тыныш тамгасын дөрес куярга кирәк

Исегездә микән, Г.Алпаров тел кануннарының берсен – – әле без күзәтә торганын – “аһәң” дип кенә түгел, “тыныш” дип тә атаган. Чыннан да, әле үткән язмаларда китерелгән мисаллардан да күренгәнчә, әйтүдә тынның күтәрелү, төшүе, пауза хәләте язуда тыныш билгеләренең урынлымы-урынсызмы куелуына нигез була ала.

Сөйләмдә (әйтүдә) тын үзенә бер мәгънәви хәлиткеч категория урынын тоткан кебек, язуда шуны тәңгәл белдерергә тиешле тыныш тамгалары да хәлиткеч роль уйный. Менә “Ак келәтнең тәрәзәсе – сиксән сигез өлгеле; Начар кызларга бәйләнсәң хур буласың билгеле” фразасында “билгеле”нең җөмләдә нинди кисәк булуы, өтер белән аерыламы-юкмы икәне бары тынга (бу очракта паузага) карап кына билгеләнә ала. Ни кызганыч, мәктәптә бүген тыныш билгеләрен кую (пунктуация кагыйдәләре) чын тавыш агышы, көй-аһәңенә карап түгел, ә бәлки җөмлә кисәкләренең төре, урынына һәм башка формаль структур-грамматик шартларга карап кына (еш кына бүтән тел пунктуация кагыйдәләренә сукырларча ияреп) куярга өйрәтелә.
   
Синтагма, фраза басымының да соңгы сүзгә төшмичә, башка берәмлеккә төшү очраклары була. Бу – стиль максатында, махсус эшләнә. Әнә бит артист “Челтәр элдем чи-и-итәнгә...” дип басымны гайре табигый әйтеп, үзенә күрә көләмәслек төсмере барлыкка китергән. Яисә: “Әллә итегең мех инде? Юк, бу күн итек” дигән диалогта басым “күнитек”кә төшә, анда да әле “күн”е бераз аерыла.
   
Шулай да сөйләм агышының табигый камиллеге анда төшенчәгә иң тәңгәл сүз табылуга кайтып кала. Әйтик, иң конкрет сүз урынына гомуми, абстракт сүз әйтелсә дә сөйләм тоныклана, “тәмсезләнә”. Мәсәлән, “матур” сүзе аерым торганда бер нәрсә дә белдерми, аны әлләкүпме сүз белән алыштырып була (гүзәл, чибәр, булдыклы, уңган, яхшы, якты, кояшлы, әйбәт, күңелле һ.б.) Бер риторика дәреслегендә менә мондый белдерү тәнкыйтьләнгән: “Бик әйбәт һәм матур эт югалды”. Чыннан да, “матур” билгесе белән генә этне табып булырмы?!
   
Тик, беренчедән, элек мондый дәреслекләр булмады, бүген инде күпчелек сөйләм оештыручыларыбыз андыйларны укымый. Шуңа күрә бүгенге татар сөйләме,–кайсы гына жанрда, кайсы гына өлкәдә булмасын,– “матур” белән изгән дә, баскан да, әвәләгән дә. Бездә хәзер нәрсә генә матур түгел: табигать матур, җырчының тавышы матур, фермалар матур, аларда бозаулар матур. Иң тәҗрибәле радиостансалардан да, иң күренекле шәхесләребез дә шушы арада гына менә мондый фраза әйтергә уңайсызланмадылар: “... бездә моңа матур игътибар ителә...”, “... матур гына цифр килеп чыга...”, “... Ипотека турында Президентыбыз да бик матурлап әйтте...”. Бер атаклы композитор турында бер күренекле генә җырчыбыз: “... ул матур итеп орыша белә иде...” диде. Нәрсәгә генә, сүзләрнең ниндиенә генә күнекмибез, билләһи. Алдын-артын уйламыйча!
   
Андый сүз телдә бар бит, димәк, кулланырга хаклыбыз, диярсез. Дөрес, бар. Әмма халык җырларында, мәкальләрдә 
ул сүз һәр очракта конкретлаштырыла, төшендереп бирелә – Матур: энҗе тешең җем-җем итә елмаеп көлгән саен; Буйларың килешеп тора матур күлмәк кигәнсең.
   
Кыскасы, теләсә нинди мантыйкый кимчелек тә,– сүз белән белдереләме ул, әллә бүтәнчәме,– сөйләмнең аһәңен барыбер боза, “бу сүз нәрсә аңлата соң? дип тыңлаудан өзелдеңме, сөйләмнең көе бетте дигән сүз. Менә шушы арада гына газет укыганда, радио тыңлаганда “төртелгән” фразалар: сәхнәгә чыкканда каушарга тырышмагыз; мактанып әйтәсе килми; урып-җыюда югалту булмады диярлек; зур кимчелекләргә ирешелмәде; тыныч кешеләрнең үлүе уңаеннан; мәхәббәтнең ике пар канаты; инвалид коляскаларына чират юкка чыкты һ.б.
 
“Аһәң” дигәндә “Татарча түгеллек”нең төп сәбәпләреннән янә берсе – ул алынмалар. Урынсыз, тел законнарын бозып кулланылганнары. Урыс телендә дә “варваризм” дип аталганнары; бездә аларга “кермешәкләр” дигән кушамат тагылды. Бүгенге татарча сөйләмдә аерым “варваризм”нарны гына түгел, бөтен бер ят җөмлә, фразаларны “кыстыру” да гадәткә кереп бара. Хәтта,– йа ни оят,– андый урысчалы-татарчалы сөйләм “үрнәкләре” радио, телевидение тапшыруларында, рәсми, фәнни конференция, сессияләрдә дә ишетелә: “... администрациядән зависит итә...”; “... мин бы моны...” һ.б. “Варвар” фразалар тере организмны кимерә башлаган вирус, бетчәләр генә түгел, ә төзелмәс кутырлар, телне үләргә дучар иткән яман шеш җәрәхәтләре инде. Болай сөйләшкән кеше – ул инде милләт баласы түгел, ул ана теленең корткычы.
   
Әйтмә сөйләмдә генә түгел, алар бүген язмага да үтеп керә. “Персонаж сөйләме, классиклардан өзек” дигән булып, бит-бит урысча текстларны күчереп бастыру оятка әйләнми башланды, хәтта андый ”ямаулыклар” матур әдәбият әсәрләрен дә “чуарлый”. Оригинал, герой телен саклый торган колорит дип аңлатмакчы булалар. Буш сүз! Иренү-ялкаулык кына!
   
Сәер бер хәл: татарның үз сүзләре дә, үз сүзләреннән тезелгән үз сүзтезмә, фразалары да татар сөйләмендә чит-ят, моңсыз-аһәңсез була икән – әгәр ул сүз фразалар урысча уйлап, татар чаралары, ягъни калька (ярымкалька)лар белән белдерелсә. “Беләсезме, без бу юлы да өстәл артында күңелле утырдык...”; “Көнгә каядыр 13 килограмм сөт савыла...”; “Әле генә сез телефонда утырдыгыз...” һ.б. Сөйләмне бөтен бер грамматик калька формалар баса башлады. Сабан туй, татар халык, татар тел, Акбарс банк рәвешле (тартым кушымчалы) калька хәзер адым саен очрый. Болар, әлбәттә, сөйләмне чит-ят итә. “Аһәң” тәмам онытыла!
   
Алынма сүзләргә караганда да зарарлырак ул – алынма грамматик чаралар. Әйтик, бәйләү чарасы буларак калька һәм бүген татар аһәңен бозыпмы-боза. “Аның мактаулы исеме бар һәм хатыны Рауза белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр...”; “Президент Төркиягә эшлекле сәяхәткә китте һәм һава торышы...”. Шушы да булдымы татарча бәйләү чарасы!
   
Аһәң, тыныш законы язма сөйләмгә генә кагыла дигән фикер – ялгыш булыр. Язу барлыкка килгәннән бирле халык үзе үк әйтү үзенчәлекләрен, интонацияне, тын-өн мөмкинлекләрен язуда ничек тә чагылдырырга тырышкан. Рун, уйгыр, гарәп әлифбалары бу яклап өстен торган; кириллицага да, татар сөйләменең үзенчәлекләрен саклар өчен, өстәлмәләр кертелгән; латинга кайту да бу юлда уңышлы адым булган булыр иде. 
   
Бүтән төр каршылык-киртәләр дә чыгып кына тора. Әйтик, фикерне язуда юлдан юлга дөрес күчермәү – сөйләм агышын, мәгънәви аһәңне бик нык боза. Менә бер-ике генә “үрнәк”:“Телләр турындагы Законның һәм Дә– үләт Программасының үтәлешен...”; “ Бу – бухгалтерия коллективында да гад– әти хәлгә әйләнә бара...” һ.б.
   
Бу корткычлыкны компьютерга сылтыйлар, хәл ителә алмастай проблемага саныйлар. Бик тә ачы ялгышу. Ана теле язмышын машинага тапшырган кешеләрне бер генә халык та кичермәс. Булдыксызларга тел, милләт язмышын ышанып тапшырырга ярамый. Пессимистларга “Сөембикә” журналын тоттырыгыз – анда татар теленең аһәң, тыныш законын бозган, ягъни ана телебезнең үзенә генә хас көе-моңына хилафлык китергән бер генә күчеш тә таба алмаслар. Димәк ки, телебезнең төп законнарыннан берсе аһәң, тыныш законын намус белән үтәүчеләр бар; һәммәбезгә дә алар белән бер рәттә булырга кирәк.
   Мәгълүм тыныш билгеләренең дә интонацияне биреп җиткерә алмау очракларын истә тоту сорала. Мәсәлән, киңәшмә-семинар кебек дефис (сызыкча) белән язылган тәгъбирләрдә (парадигмада) кайсы аныклагыч, кайсы аныкланмыш икәнен ачыклау кыен. Ә басым бу кыенлыктан коткара. Яисә: – Сәгать ничә? – дип сорады. Сорау интонацияле тамга булгач, “сорады” сүзе нигә? Мондый тавтологияне язмаларда күп очратабыз әле. "Ни дәрәҗәдә тулы чагылдыра? Сез ничегрәк язар идегез? “Кайсы малай техника белән кызыксынмый? Бигрәк тә бүгенге тормышта - өйдәме, бакчадамы, мәктәптәме, урамдамы – без техник прогресс белән очрашабыз” (Т.Я., 1985, 14 март).
 
Чү, туктале! “Аһәң” дигәндә тавышның техник ягына күбрәк диккать итә башладык түгелме?! Ә бит чын сәнгатькәр аңа иҗат чишмәсе, хис белдерү, сурәт ясау чыганагы дип табына, иҗат казанышын бәяләү чыганагы дип саный. Менә бу мисаллардан чын иҗат казанышын үзебез дә тоемлый алырбыз: Лена Шагыйрьҗан. Әрәм сезгә – шигырем дә,//әрәм сезгә – шөгылем дә, әрәм сезгә –фигылем дә,//әрәм сезгә сүзем дә...//Әрәм сезгә гүзәллегем, //әрәм – әрнеп түзгәнлегем, үзәгемне өзгәнлегем,–//әрәм сезгә Үзем дә!..(Боҗра вә хөҗрә. Шигырьләр, поэмалар.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2002): Күрдек ки – классик рифмадан башка да аһәң була ала – иҗат кына ит, телеңне генә тоемла! Янә бер мисал: Ашыкты шул яшен,//Тиз-тиз китте узып//Итәк-җиңен гүя//Җыеп кызу-кызу...//Кызгылт-гаҗәп төс тә//Әллә кая сеңде. Басты күз алларын//Кучкылт-зәңгәр эңгер... (Шунда ук). 
                                         
Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 16.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»