|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2019 Хәйрия
Өч бала терелүгә өметләнеп яши: ярдәм кирәкРамазан – изге гамәлләр ае. Гадәттә бу айда игелекле эш-гамәлләргә, хәйрия акцияләренә аеруча күп игътибар бирергә тырышабыз. Теләге булган һәркем әлеге чараларга кушылып, булдыра алганча ярдәм итә ала. Менә хәзер дә сезнең ярдәм кирәк. "Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы өч бала тернәкләнүгә өметләнеп яши. Карина Рахманкуловага - 13 яшь. Кызда берьюлы өч диагноз: ДЦП, спастик тетрапарез, икеле атетоз. Аның төп хыялы – үз аякларында йөрергә өйрәнү.⠀⠀
⠀⠀
Даниэль Хәниповка - 9 яшь. 2 ай чагында аңа баш мие яман шеше дигән куркыныч диагноз куела. Аллаһыга шөкер, табиблар шешне бетерәләр. Хәзерге вакытта Даниэль шешне юкка чыгарганнан соңгы авыруларны кичерә. ⠀⠀
⠀⠀
Егоров Валентин – 13 яшьтә һәм анда да ДЦПның авыр формасы, спастик тетрапарез. Әнисе Раиса сабыен берүзе тәрбияли. Эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки малайны даими рәвештә карарга кирәк. Ул сезнең ярдәмегезгә мохтаҗ.⠀⠀
⠀⠀
Әлеге авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең берничә ысулы бар:⠀⠀
⠀⠀
1. САДАКА сүзен язып 7715 номерына SMS-хәбәр юлларга. Аның бәясе 50 сум.⠀⠀
⠀⠀
2. САДАКА сүзе белән SMS-хәбәр язганда буш ара (пробел) калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мисал өчен САДАКА 300. Әлеге очракта телефоннан 300 сум алып калыначак.⠀⠀
⠀⠀
3. Шулай ук акчаларны мөфтият сайтында китерелгән реквизитларга күчерергә мөмкин.⠀⠀
Изге эштән читтә калмыйк, дуслар!
⠀⠀
--- |
Иң күп укылган
|