поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.05.2019 Дин

Уразаны дөрес тотабызмы?

Менә көтеп алган, изге айларның берсе булган Рамазанга да кердек. Былтыр ураза тотканнарның күбесе, шәт, быел да кергәндер. Тәвәккәлләп, быел гына башлаганнар да аз түгелдер. Электән тотып килгәннәргә дә, яңа керешкәннәргә дә файдалы булыр дип, укучыларыбызга утыз елдан артык ураза тоткан Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның киңәшләрен тәкъдим итәбез.

– Ураза тоту – әлбәттә, савап­лы гамәл. Ни кызганыч, күпләр ураза тотуны ашау-эчүдән генә тыелу дип аңлый. Бу бит – кү­ңелеңне, кальбеңне чистарту, начар уй-фикерләрдән тыелу. Аның әх­ла­кый яктан да кыенлыгы бар, чөнки ул – гыйбадәт.
 
Ашау-эчүдән тыелуны беренче планга куябыз, шул ук вакытта бик үк дөрес тә тукланмыйбыз. Аш­казаны ял итәргә тиешлекне таныйбыз. Шуңа карамастан, авыз ачканда, аңа ризык тутырып куябыз. Аннан ул мескенкәй ни эшләргә белми. Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга соң, дип әүвәл мин үземә сорау бирдем. Үзеңне дә тикшерәсең: тегеләй-болай ашап карыйсың, бер фи­кер-нәтиҗә чыгарасың. Әгәр адәм баласы уразаны дөрес тотса, дөрес тукланса, бик күп мәгъ­нәви, матди хасталыклардан арына ала. Әмма без күбесенә ирешә алмый калабыз.
 
Бу уңайдан танылган бер компаниянең ураза вакытында дөрес туклану буенча киңәшлә­рен тәкъдим итә алам. Аларның киңәшен тоттым, файдалы дип таптым. Организм ураза вакытында беренче чиратта суга аеруча мохтаҗлык кичерә, дип болар, ахшам намазына азан әйтелгәч (ягъни ифтар алдыннан), ярты литр су эчәргә тәкъдим итә. Моны су эчеп авыз ачу дип әйтергә мөм­кин. Әлбәттә, кеше көн дәвамында сусаганын басарга тиеш. Шул ук вакытта әлеге ком­паниядәгеләр, су эчкәч ярты сәгать үтмичә, бернәрсә ашамаска киңәш итә. Бу ярты сәгать эчендә дини гый­бадәтләрне тулы итеп башкарырга мөмкин. Әлеге вакыт узгач, ите, аксымы, углеводлары булган салат ашап куярга кушалар. Шуның белән чик­ләнергә, башка ризык ашамаска кирәк. Бераздан ястү намазы, аның арты тәравих намазы җитә. Сәхәргә хәтле 3-4 сәгать кала бит әле. Шул вакытта тагын җиңелчә ашап куярга мөм­кин. Инде сәхәр вакытында кеше организмына көн буена җитәрлек, бай витаминнардан торган коктейль эчәргә тәкъдим итәләр (анда кешегә кирәкле булган аксым, протеин, тимер кебек унсигез төрле матдә бар). Бу коктейльдән тәндәге һәрбер әгъза үзенә тиешле витаминны ала.
 
Ураза тоту, сер түгел, кешегә ниндидер стресс бирә. Димәк, кайсыдыр бер урынны барыбер какшата. Менә шундый тетрәнү килеп чыкмасын өчен, алар тынычландыра торган чәйләр эчәр­гә киңәш итә. Ястү намазыннан соң да, сәхәр вакытында да шушы чәйне эчәсең. Иң әһә­миятлесе, көн буе ашаудан тыелып торганнан соң, ашказанын тутырмаска кирәк.
 
Тагын бер дөрес туклану ысулы бар. Бу шуннан гыйбарәт: һәр ризыкны организм аерым-аерым эшкәртергә тиеш. Әйтик, дөгене үзен генә ашау файдалы. Организм дөге эшкәртү өчен кирәкле сыекчаны эшкәртеп чыгара да үзенә кирәкле бөтен витаминны ала. Дөге янында ит була икән, димәк, организмга ике төр­ле сыекча бүлеп чыгарырга туры килә. Гадәттә, без болар белән генә чикләнмичә, ашказанына әллә ничә төрле ризык тутырабыз. Нә­тиҗәдә боларның күбесе эш­кәр­телми, әчеп ята. Билгеле, мондый хәл тәнебезгә авырлык, кыенлык бирә. Ураза тотып, чис­тарып, бөтен авырлык­лардан арынасы, бераз ябыгасы урында, хәлсез­ләнеп, хәтта чир­ләп тә китәбез. Дөрес тукланмау нәти­җә­се бу. Дөрес туклансак, ураза вакытында тәнне бөтен шлак­лардан арындыра, пакь­лән­дерә, җан­га да файда таба алабыз, – дип сөйләде ул безгә.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»