|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина бәбие белән өйгә кайткан (ФОТО)7 май көнне Рафинә Ганиуллина икенче тапкыр әни булу бәхетен татыган, дип язган идек. "7 май - үзең сайлап алган көн! Без хәзер дүртәу" дип, сөенече белән уртаклашты җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рафинә сабыена бик матур исем сайлаган. Төпчекләренә Айтуган дип исем кушканнар. Бүген Рафинә Ганиуллина бәби тудыру йортыннан өйләренә кайткан. "Айтуган өйгә кайтты. Котлауларыгыз, матур теләкләрегез өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәтләребез. Барыбызның да гаиләләре тулы, дөньялар тыныч булсын", - ди җырчы. Рафинәнең ире Рәзил Камалов та шатлыгы белән бүлешеп, 3870 г авырлыкта, буе 56 см булып туган төпчек улын "Миңа охшаган" дип әйтә.
--- |
Иң күп укылган
|