поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.05.2010 Мәдәният

КИНО БАШЛАНА

Без «Татар киносы юк» дип зарланырга яратабыз, әйеме? «Төшерелгәне дә күрсәтелми», – дигән булабыз. Чөнки бөтенесен дә бердәнбер телеканалыбыздан күрсәтерләр дип көтеп ятабыз. Әмма… бер мәзәк искә төште: «Әтиең булдырганны көтеп ятсам, син дә тумас идең», – дип әйткән ди бер хатын улына. Кино карау өчен телевидение күрсәткәнне көтеп ятмагыз дип әйтүем…

Бармак бөгеп саный башласак, татар кинофильмнары шактый җыела ул үзе. Аның әле халык күңеленә беренче буларак кереп калган «Күктау»га кадәргеләре дә байтак. Күбесе, әлбәттә, кыска метражлылар. Әмма алар бар.

 

Кайда соң ул фильмнар дисезме? Татар кинофильмнарының күбесенә сценарийлар язган Мансур Гыйләҗев тә: «Бөркетләр» белән «Бибинур»ны берәү дә күрмәде. Бу фильмнарны төшерү өчен дәүләт тарафыннан шактый күп акча бирелә, әмма алар зур экраннарга чыгарылмый. Ни өчен икәнен үзем дә аңламыйм», – дип зарланып интервью бирә, депрессиядән интегә. Чыннан да, кайда соң ул фильмнар?

 

«Безнең 188 киноҗайланмабыз бар. Тик Татарстанның утызлап районында гына дәүләтнеке булган яки муниципаль кинотеатрлар эшли. Аларда татар кинофильмнары күрсәтелә, – ди «Татаркино» оешмасы җитәкчелеге. – Ә халык нәфис фильмны гына түгел, хәтта документаль фильмнарны да көтеп ала, яратып карый. Мәсәлән, «Мәмәшир гаиләсе» документаль фильмы бик уңышлы барды. Прокатта «Фәридә» кыска метражлы фильмы әйбәт бара. Фильмнарыбыз күп булмагач, без һәр кинофильм премьерасының зур вакыйгага әверелүен телибез. «Күктау»ны да шулай оештырган идек, «Өч аяклы ат»ны да… Язучы Айдар Хәлим үзе дә очрашуларга йөрде. «Бөркетләр» өлешчә прокатта булды. Әмма әле яңа плакатлар ясатып, реклама оештырып, аны кабат прокатка чыгарырга җыенабыз. «Брелок» та прокатка чыгачак».

 

«Брелок» чыгачак. Әмма соңрак. Әлегә ул Каннга китте. Уңышлы йөреп кайтсын! Без барыбыз да танылган режиссерыбыз Илдар Ягъфәровка изге теләктә. Сүз уңаеннан, җәмәгатьчелектә шактый бәхәсләр тудырган «Бибинур» фильмы Мәскәү кинофестиваленә алынган. Аннан кайткач – «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестиваленә. Чөнки ул былтыр конкурстан тыш кына катнашкан иде. «Татаркино» дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраковтан «Бибинур кемнеке?» дип сораган идем. Чөнки аны чакырылган рус режиссеры Юрий Фетинг куйган. Продюсеры Светлана Бохараева («Сабантуй» студиясе) быел Мәскәүдә фатир алып, шунда күчеп киткән, ди. «Фильм безнеке, әлбәттә», – дип күңелгә җылы кертте Владимир Алексеевич. Кайбер фильмнар белән авторлык хокукы ягыннан проблемалар булганын ишеткәнгә күрә, бу мәсьәләне актуаль дип уйлыйм.

 

Әйе, саный башласак, кинофильмнарыбыз бар. Әмма мин бүген аларны караучылар турында сүз башламакчы булам. Киноны төшерүчеләрне укыткан кебек, аларны караучыларны да тәрбиялисе иде бит. Бу – җиңел түгел. Чөнки кинематографистларны әзерләү өчен уку йортлары булса да, тамашачыны алай әзерләп булмый. Сер түгел, фильмнарыбыз да бит әлегә Голливудныкы да, хәтта Мәскәүнеке дә түгел. Алар – өйрәнчек эшләр. Әмма алар безнеке булуы белән кадерле. Шул хакка гына булса да, бераз ташлама ясарга ярыйдыр дип уйлыйм. Телевизордан татарчага тәрҗемә ителгән Мексика-Бразилия сериалларын карыйбыз бит әле, Мәскәү каналлары төшергән бетмәс-төкәнмәс арзанлы сериалларны да. Алар берсе дә сәнгать әсәре булмаса да – карыйбыз. Әйе, алар Никита Михалковның 37 миллион еврога (миллиард ярым сум дигән сүз) төшкән «Утомленные солнцем-2»сы түгел. Шулай да карыйбыз. Хәер, Михалковныкын да, башкаларныкын да кинотеатрга барып карарга иренә башладык бугай. Интернеттан күчереп алабыз да диванга кырын ятып карыйбыз. Арзанрак та, уңайлырак та…

 

Тик, пәри башка, җен башка дигәндәй, кинотеатр белән диванның аермасы бар инде ул.

 

Ишеттегезме икән, юкмы – Казанның «Мир» кинотеатрында һәр чәршәмбе көнне татар фильмнары һәм мультфильмнары күрсәтелә башлады. Программада «Дилемма», «Бөркетләр» (режиссер – Р.Төхфәтуллин), «Өч аяклы ат» (режиссер – Н.Җамали) кебек тулы метражлы фильмнарыбыз да, «Бабай» (режиссеры – мәрхүм А.Шакиров), «Малайлар уены» (режиссеры – Р.Нәҗмиев), «Фәридә» (режиссеры – С.Юзеев), «Нәгыймә» (режиссеры – Н.Нуриева) кебек кыска метражлы фильмнар да бар. «Таңбатыр» һәм «Камырбатыр» кебек мультфильмнарыбыз карамаслык түгел. «Камырбатыр»да кадр артында хөрмәтле артистыбыз Әзһәр Шакиров сөйли. Русча сөйли. Әмма татарча итеп. Юк, юк, «КВН»дагы яки бүгенге эстрада концертларындагы хәсрәт юмористлар кебек русчаны татарча акцент белән сөйләми ул. Ә үзенчәлекле итеп, матур итеп, ничектер милли итеп сөйли. «Шүрәле»не «Күчтәнәч» тапшыруыннан күрсәткәләгәндә дә режиссер Рамил Төхфәтуллин белән сценарист Айсылу Хафизовага рәхмәт укый идем. Беркөнне, кинотеатрга барып, тагын бер кат карап кайттым әле.

 

Бик тырышып халыкны татар фильмнарын карарга «кодаладым» да уйланып калдым. Ни тырышып рекламалаган «Алтын мөнбәр»гә халык җыя алмыйбыз бит әле, фестиваль халык арасында популярлашып китә алмый. «Фестиваль алдыннан кәрәзле телефонымны сүндереп куя башладым, бөтенесенә ачылу һәм ябылу тантанасына чакыру кирәк. Югыйсә кинога бару кызыклырак һәм файдалырак ләбаса», – ди ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров. Ул хаклы, тик ни хәл итмәк кирәк, гади тамашачыга гына түгел, безнең эреле-ваклы җитәкчеләребезгә дә, әдәбият-сәнгать әһелләренә дә «Пирамида»дагы «тусовка» һәм кунак Заворотнюк кебекләрнең ачык аркасы белән тозсыз мәзәге кызыграк. Сүз уңаеннан, быел «Алтын мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 14-19 сентябрь көннәрендә булачак. Әлегә конкурска фильмнар кабул ителә.

 

Хәер, читкәрәк киттем кебек. Татар фильмына тамашачы тарту турында уйлана идем. Дөресен әйткәндә, мин нишләргә икәнен белмим. Әллә былтыр, әллә өченче ел Якутиянең мәдәният министры, Чыңгызхан турында киң масштаблы фильм төшереп, Россия буенча премьера оештырган иде. Бу фильм Казанда прокатта ничек барганын әйтә алмыйм, интернетта укыдым: үзләрендә дә уңыш казанмаган, ди, ахрысы. Тамашачыга бриллиантлар уйнатырга вәгъдә ителсә дә, заллар буш булган, ди. Кинога тамашачыны җәлеп итүнең бөтен дөнья куллана торган ышанычлы ысулы – реклама инде аның. Әмма реклама да гарантия түгел.

 

Тамашачы җыю татар киносының гына түгел, театрларның да, шоу-бизнесның да проблемасы. Дөресрәге, шул бер үк тамашачыны театр белән концерт кына «бүлешә» иде әле. Ә татар киносы ныгып, тамашачы таләп итә башласа… Бирсен Ходай, килсен иде шул көннәр. Юк, дип сөйләнеп кенә кинолы була алмыйбыз, энтузиазм беләнме, ниндидер юллар белән акча табылыпмы – татар фильмы нинди генә юллар белән барлыкка килсә дә, күтәреп аласы иде. Ул безнеке, үзебезнеке!


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»