поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2019 Җәмгыять

"Наданлыкның чигенә җитеп киләбез түгелме?"

Соңгы ел эчендә Саратов, Екатеринбург, Брянск, Пермь, Мәскәү ише шәһәр-өлкә түрәләре авызыннан чыккан ахмак сүзләрдән тулы бер “җыентык” чыгарып булыр иде, билләһи.

“Дәүләт сездән бала табуыгызны сорамады”, “пенсионерлар аена 3,5 мең сумга, кефир-токмач ашап, җырлап яшәргә мөмкин”, “картларны балалары асрарга тиеш”, “хакимиятне сүгәргә хакыгыз юк!” кебек сүзләрдән колакларыбыз “шиңә” башлады бугай инде. Барлык дәрә­җәләрдәге түрәләр­нең халыктан торган саен ерагая барулары, аны бөтенләй ишет­мәүләре, кешеләр­нең чынбарлыктагы проблемаларын белмәү­ләре турында сөйли бу. Ягъни түрәләрнең сәяси, социаль яктан наданлыгын күрсәтә бу.
 
Ахмаклык-юньсезлекләр дәвам итә, җәмәгать! Омскида Яңа елның беренче минутларында бәби тапкан Сания Абдуллинаны мэрия бү­ләк иткән чәчәк бәйләме һәм балалар товарларына сертификат өчен салым түләргә мәҗбүр иткән­нәр әнә. Ханымга ике мең ярым сум чамасы салым түләргә, дигән хәбәр килеп төшкән. Сания урынында булсаммы!!! Соңгы атнада бәбиеннән калган исле барлык памперсларны зур сумкага тутырып, өстенә теге чәчәкләрнең корыган сабакларын ыргытыр идем дә, журналистларны җыеп, туп-туры Омск мэры бүлмәсенә юл тотар идем. Кергән шәпкә: “Бөтен “бүләк”ләрегезне кире кайтарам! Алга таба минем үземә дә, балама да илтифат күрсәтмәвегезне сорыйм!” – дип, тегенең күзенә бер тутырып карар идем. Бу “тамаша”ны Омск телевидениесе аша гына түгел, бөтен илгә күрсәтер идем. Шул чагында башкаларга да барып җитәр иде, бәлкем.
 
Гомумән, бүген наданлыкның чигенә җитеп киләбез түгелме икән? Россия телевидениесе, шулай ук җирле телеканаллар арасында да титрлар яисә “йөгерек” юлны хатасыз язучылар калмады диярлек. Беренче карашка, гуманитар өлкәдә, ягъни язу-сызуда хата җибәрүнең әллә ни зур куркынычы юк кебек. Әмма син туган телеңдә, эш телеңдә дөрес итеп яза бел­мисең икән, калганы да шулай булачак бит. Әйтик, кайчандыр мәктәптә “икеле”-“өчле”гә укыган “Роскосмос” инженеры ракетаны орбитага чыгару буенча ясаган исәп-хисапла­рында, хаталанып, ягулыкны кирә­геннән бер тоннага артык язып куйган. Шуннан нәрсә? Җиде миллиард сумлык галәм корабы җиргә мәтәлде ләбаса!  Хуш, андый мәтә­лүләр  күп булды инде... Яисә Воронеж механика заводының галәмәт  “акыллы” эретеп ябыштыручысын алыйк. Монысы кораб платосын астын өскә әйләндереп ябыштырган.  Тагын алты миллиард сум җил­гә очкан...
 
Фән, техника, инженерия, проектлау кебек төгәл өлкәләрдә бер өтернең төшеп калуы яки бер нульнең артык куелуы кебек теге яки бу ялгыш миллион-миллиард­лар югалту белән яный. Ә социаль өлкәдәге хата? Минемчә, тагын да куркынычрак. Дәүләтнең бөтен тырышлыгын юкка чыгару һәм аның сәясәтенә ышанычны тулысынча җую белән яный ул. Соңгы вакытларда илдә бәбиләр тууны арттыруга һәм демографик вәз­гыятьне яхшыртуга йөзләрчә миллиардлар бүлеп бирелде. Омск түрәләре кыланмышларыннан соң бу сәясәтнең барлыгына һәм аның нәтиҗәле булуына ышанучылар калырмы икән? Ел азагында шул бер бәйләм чәчәк һәм ике төргәк памперс аркасында Омскида бала туу күрсәткеченең күпмегә кимүен исәпләп чыгарсаң, кызык булыр иде, ә?

Вахит ШӘРИПОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»