поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.05.2019 Җәмгыять

"Йөрәктә урын күп, өйдә – юк. Түрәләрнең вәгъдәсен балалар да ишетеп торды"

Яшел Үзән районының Норлат авылында гомер итүче Рәйсә Миңнуллина гаиләсе турында моннан берничә ел элек язган идек. Шуннан бирле хәл белешеп, аралашып торабыз. Үзенең ике кызы янына тагын 12 баланы әниле иткән кеше ул! Тәрбиягә алган балалары хакында чит итеп сөйләшми. Алар барысы да минекеләр, ди.

– Ирем бик акыллы булып чыкты. Хатын-кызның бәхете ирдән дә тора бит. Әгәр ул каршы килсә, мин ятимнәр йортында эшлим дип кенә моның кадәр бала алып кайтып булмас иде. Кеше баласына җылы бирү җи­ңел эш түгел. Алар бик сизгер була, бер караштан барысын аң­лыйлар, – ди Рәйсә Миңнуллина.
 
Бу кадәр баланы канат астына алуы юктан гына түгел: әнисе ятимлектә үскән. 
– Әби үлгәч, бабай башка ке­шегә өйләнә. Үги анасы әнине кабул итми, өйдән куып чыгара. Бу хәлләрне күреп торган бер авылдашы аны үзенә ала. Әнинең тормышы авыр булган. Казанга килгәч тә, ятим балалар арасында яшәгән. Шуңа күрә гомер буе үзе дә ятим­нәргә җылы өләшергә хыялланды. Әмма әти үлеп китү сәбәпле, бу теләген тормышка ашыра алмады.
 
Әнисенең теләген Рәйсә ханым үти. Баштарак ул ятимнәр йортындагы сабыйларны үзлә­ренә кунакка гына ала. Берен­чесендә дүрт баланы алып кайта. Туганнар Маша белән Сашаны һәм Венера белән Аделне аермый. Бу һәр ял саен дәвам итә. Ике көн тиз үтә, дүшәмбе, барысын да уятып, иртә таңнан эшкә китәсе. Әнә шул чакта ире Наил абый: “Бу балаларның башын катырып йөрмә. Үзебездә генә яшәсеннәр”, – ди.
 
– Мин бала ала башлагач, туганнарым башта куркып калды. Мәрхүм әнием генә җылы сүзен җиткерде. Теләгемне үтәдең, рәх­мәт сиңа, диде. 11 балам мәк­тәптә укый, берсе техникумда белем ала. Быел тагын ике бала алдык. Аларны тәрбиягә алган опекуннары кинәт үлеп китте. Шуннан соң безгә күчтеләр, – дип сөйли Рәйсә ханым. – Өч балам тормышта инде. Аларын исәпкә дә кертеп тормыйм. Студент балаларым да атна саен кайтып йөри. Кайберәүләр, унсигезе тул­гач, ул балалар синеке түгел, диләр. Ничек инде алай булсын! Минекеләр алар! Хәле­бездән килгәнче, ярдәм итәчәкбез. Килер бер вакыт, бәлки, безгә дә ярдәм кирәк булыр. Бары балаларыма гына таянам. Аллаһы Тәга­ләдән дә аларга миһербан, шәф­кать сорыйм.
 
Әмма тормышны хис белән ге­нә алып барып булмый. Бу гаи­ләдә дә җитәрлек мәшәкать­ләр.
 
– Табигатькә чыгарга уйласак, иремә җиде тапкыр барырга, җиде тапкыр кайтырга кирәк. Беребез килеп җиткәнче, икен­чебезнең кайтасы килә. Машинабыз кечкенә. Безнең гаиләгә зур автобус кирәк. Башкача булмый. Үзебез алыр идек, мөмкинлек юк. Мәскәүдә бер бәйгедә җиңеп кайткач, автобус бирәбез ди­гән­нәр иде. Әмма безгә ул да эләк­мәде. Гаиләдә тәрбиягә алынган балаларның саны сигездән артса, өстәвенә арасында физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар булса, дәүләт автобус бирә иде. Тик безгә генә насыйп булмады, – ди Рәйсә ханым. – Йө­рәктә урын күп булса да, йортыбызда урын аз бит безнең. Әнә шуңа килеп төртеләбез. Моның кадәр күп бала аласыбызны белсәк, йортны да зуррак итеп салыр идек. Баштарак булышуларын сорап, җитәкчеләргә дә барырга кыенсынып йөрдек. Кеше сүзе дә куркытты. Өйләренә сыймагач, ник бала алган, диярләр дип уйлый идек. Әмма күңелне бернишләтеп тә булмый. Балалар янында эшләгәч, аларның ничек итеп өзгәләнеп әниләрен көткәнне күрәбез шул без.
 
Миңнуллиннар гаиләсенә мон­нан өч ел элек район түрә­ләре кунакка килә. Төп йортка терәп салынган ике катлы янкорманы да күрәләр. Балаларның монда сыймаганына инанып кайтып китәләр. Киткәндә, бу янкорманы сүтегез, без сезгә яңа йорт төзеп бирәбез, диләр.
 
– Күпме бала алдында әй­тел­де бит бу сүзләр. Без дә, алар да ышандык. Тиз генә янкорманы сүтеп ташладык. Янәсе, йорт тө­зесәләр, урын булсын, ул җирләр чиста торсын, дибез. Хыяллар белән өченче ел узып бара инде. Әмма күңел һаман көтә әле. Быел җәй көне төзи башламаслармы дип торабыз, – дип өметләнә Рәйсә ханым. – Урын аз булу  тату яшәргә комачау итми. Йорт та салыныр әле. Иң мөһиме – сабыйларым исән-сау булсын, авырмасыннар. “Әни” дип өзе­леп торуларын ишетүгә ни җитә соң? Бер-бер артлы кочакларга йөгерүче балаларымны күргәч, бар борчуларым юкка чыга.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»