поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.05.2010 «65»

ЙОН ТУП

Тагын килә инде язлар дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә тәрәз төбендәге яраннарын кузгатты Әсма апа. Яз килгәнгә уфтануы да түгел инде. Яз көннәре никадәр нурлы булса да, ямансу була аңа. Бу ямансулык балачактан ук, 8 яшеннән үк сеңеп калды аның күңеленә. Җитмешкә җитеп килсә дә, үз гомерендә әллә нинди матур язлар каршы алды ул. Әмма һәр яз саен әнә шул моңсулык барыбер үзенекен сиздерде. Әнә Җиңү тантана иткәнгә дә 65 ел була! Никадәр шатлык! Шатлык дисәң дә хәтерең калыр, ул шатлыклар артында күпме баланың күз яше, хәсрәте ята бит.

1942 елның апрель азаклары. Сигез яшьлек Әсма да кардан бушап калган дымлы тау битләрендә уйнап йөргән иптәш кызларына читтән генә карап йөри. Ул алар уенына кушыла алмый. Аның тупсыз. Ә кызларның башка уенда гамьнәре юк, туп уйныйлар. Туп дигәнең – сыер ябагасы белән балчыктан әвәләп ясалган шарчыклар. Туплар сикермәсә дә, күккә таба чөйгәч, аны кире тотып алуы шулкадәр кызык, балаларның көлүе авыл урамнарына кадәр тарала. Әсма аларны гаепле баладай, капканың эчке ягындагы ярыктан гына күзәтә. Ул да иптәшләренә ияреп тауга менәр иде дә, алар белән туп уйнар иде... Юк шул, аларның сыерлары юк. Әтисе сугышка киткәч, авыру әнисе, сыерны тәрбияли алмаячагын чамалап, базарга алып барып сатты. Бик кызганган иде Әсма сыерны күрше авылдан керәшен карчыгы сатып алгач. Ләкин ике ай да үтмәде, сыерны авылдашы Төхвәт абыйсы сатып алып кайтты базардан. Аларның сыерлары үлгән иде. Ә керәшен карчыгы, «көн буе кычкыра, элекке хуҗасын сагына бугай, моны ераккарак озатырга кирәк», дип базарга кире сатарга алып чыккан булган. Төхвәт абый шунда эләктергән. Әсмаларга бераз туганрак та тиешле бугай әле ул. Әнисе сыерны сатканда да, әрәм була инде, дип кызганган иде. Туган дип, ул чорда авылда бер-ике сатлыкҗаннан кала, авылдагы халык кече күңелле иде шул. Бер яктан туган булмаганнарга да, туганым, сеңлем, килен, дип якын итеп дәшәләр иде. Төхвәт абый аеруча шулай. Әнә шул рухи якынлык кайчагында тамак ачлыгын да оныттыра кебек Әсмага.

 

Төхвәт абыйсы Әсмалардан әллә ни ерак яшәми. Ун-унбиш йорт аркылы гына. Әсма әтисен искә төшергәндә, күңелендә юксыну сизсә, шуларның абзар артына барып, сыер мөгерәгәнен тыңлый торган булды.

 

Дус кызларын капка ярыгыннан карап, күзәтеп торгач түземлелеге бетте кызның: Төхвәт абыйсының абзарына кереп, тиз-тиз генә сыердан коелган йонны учлап-учлап җыйды. Кеше-фәлән күргәнче чыгып та шылды. Өйгә кайткач балчыктан измә ясап, нәни бармаклары белән йоннарны измә белән кушып түгәрәк туп ясады да кар базына катырырга төшерде. Ул төнне йокламады да бугай ул. Тубы да шәп чыккан иде. Дусларыныкыннан бер дә ким ягы юк. Икенче көнне Әсма да тау итәгендәге иптәш кызлары белән туп чөешле уйнады. Балачак нинди генә чорга туры килсә дә, азмы-күпме гамьсезлеге каладыр. Бер уенга мавыккач, ул көнне Әсмалар да эңгер төшкәнен сизмәделәр. Исем санап күккә туп чөешле уйнаганда гына Нуриянең әтисе, чулак Фәхри абый килеп чыкты. Шулкадәр ачулы иде ул. Сугыш уты ачкан фашистларгамы, бәрәңге базына су керткән ташугамы, һаман уеннан кайтмаган Нуриягә булгандырмы ачуы, белми Әсма. Ә менә чулак Фәхринең бар ачуын алардан, балалардан алганлыгын тоемлады. «Туп белән уйнап йөрер вакытыгыз түгел, әнә урманнан чыбык-чабык ташыгыз, хөрәсәннәр...», – дия-дия, балалар кулындагы йон тупларга кизәнде. Балаларның кача алганнары төрле якка сибелеште. Чулак кул Әсманың, Нуриянең һәм тагын өч кызның кулындагы тупларны берәм-берәм сытты. Чулак булса да, дәү кул бу юлы эшкә ярады, әҗәтханә. Үксеп-үксеп елады Әсма. Ул бит кеше абзарыннан алып чыккан йон өчен хәзер дә вөҗдан газабы кичерә иде. Иртә белән Төхвәт абыйсы очрагач та, әллә сиздеме икән, ачуланмас микән инде, дип куркып узган иде яныннан. Алай гына түгел, йоннан ясалган туп, аның үз куллары белән, үз фантазиясе белән беренче тапкыр балачак хыялын тормышка ашыру билгесе дә иде. Башка эшкә ярамаган чулак кул йон тупны гына җимереп калмады, баланың ак күңеленә беренче тапкыр нәфрәт, рәнҗү орлыгы салды. Тормышта әшәкелек тә барлыгын сиздерде.

 

Әсма җитен күлмәк өстеннән кигән, әтисенең кырык ямаулы кәчтүм җиңе белән күз яшен сөртеп алды да, эченә җыелган бар ачуын тау битенә «сипте»: «чулак, чула-а-ак» дип үртәли-үртәли тау астына төшеп югалды. Тау астындагы чишмәдә бик озак елады. Тормышка булган ачуыннан, чулакка булган нәфрәтеннән, яклар кешесе әтисе булмаганлыктан...

 

Караңгыда гына кайтып керде ул өйләренә. Әнисенә ул әллә кайтты, әллә юк, барыбер иде. Әсмадан кечкенәрәк 6 яшьлек сеңлесе Тәүхидә ачлыктан эчкә баткан күзләре белән әнисенә төбәлгән. Йөзләре күгәргән, күзләрендә дә җылылык сүнеп бара иде бугай.

 

– Әни, ип-и-и, – диде бала соңгы көчен җыеп. Әсма эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, алабута орлыгыннан пешерелгән ипине тешләп, авызында җебетте дә сеңлесенә каптырды. Үтеңне сытарлык ачы булса да, кабалана-кабалана капты кыз икмәкне. Чөнки, өйдә су белән бәрәңге кабыгы һәм шул алабута кыерчыгыннан кала бер ни дә юк иде. Әсманың Ходайга ялваруы да, ул юешләп каптырган икмәк сыныгы да коткара алмады Тәүхидәне. Өметле күзләре белән әнисенә караган килеш, төн уртасында гомере өзелде сабыйның.

 

Әсма андый газаплы көннәрне тагын алтмыш ел яшәп тә күрмәде. Булды авырлыклар, әмма һәркайсы ул көнгесеннән җиңелрәк һәм җиңәрлек иде. Бертуган энесе Фатыйх 50 яшендә гүр иясе булгач та, Тәүхидәне күз аллап елады Әсма. «Син ичмаса, 50 яшькә кадәр булса да яшәдең, ә менә Тәүхидә...» дия торган иде урын өстендә бер-ике көн авырып яткан Фатыйхка. Энесе моның өчен үпкәләмәде. Тәүхидәнең самими күзләре, ачлыктан суырылган яңаклары аны да бүгенгесенә кадәр озатты шул...

 

Ямьле язлар Әсма апа өчен менә шуңа күрә шыксыз, нурсыз. Тау битләре ачыла башлау белән яралары кабат яңара аның. Дистәдән артык оныгы бар Әсма апаның. Алар бүген ипи сорамый, чит ил кәгазенә төрелгән кәнфит-прәнник сорый. Йон туплар да чөймиләр, әллә нинди зурлыктагы, яшел, кызыл, сары туп сикертәләр. Кайчагында алары да кирәксез бер чүп булып почмакта ауный.


Зөхрә КАСЫЙМОВА
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»