поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.05.2019 Ана теле

Ана теле: Аһәң һәм җыр. Илһамыбыз сабаклары…

Үткән язмабыз болай тәмамланган иде: Җырыбыз язмышына чынлап торып тәэсир итәрлек вакыйга булды – 16 гыйнвар, 2019ел. Үзәкне өзеп ташлаган, җан өшеткеч, бөтен дөньяны тетрәткән күңелсез хәбәр китереп бәрде: рухый пәйгамбәребез, сөеклебез Илһам Шакиров вафат !!! ... Ул көннәрне радио, телевидение туктаусыз Илһам абыйны җырлатты.

Чыннан да мәңге туйдырмас моң чишмәсе, рухый хәзинә икән. Өстәвенә мәшһүр җырчыбызның халыкның шул рухый хәзинәсе, аны ничек сакларга кирәклеге турында фикерләре искә төшерелде. Нинди фикерләр! Халык акылын, тәҗрибәсен туплаган, бәяләп бетергесез кыйммәтле сабакнамәбез бар икән! Хәзер шул хәзинәне барларга, васыять дип кабул итеп, аны үтәү хәстәренә керешергә кирәк.
   
Без әлегә гаммәви чараларда бәян ителгән шушы чыганаклардан алынган кайбер фикерләрне генә язмабыз кысаларына яраштырып җиткерәбез. Язмабыз “кыса”сының “аһәң” төшенчәсе икәнен онытмыйк. Мәшһүр җырчыбыз, милләтпәрвәр сәнгатьчебез аны ничек күзаллаган? Дөрес, аның әңгәмәләрендә, чыгышларында “аһәң” кәлимәсе теркәлмәгән; бәлки бу каләмдәшләребезнең җитешсезлегедер, һәрхәлдә бу төшенчәнең аның аңында- фикерләвендә булуы бәхәссез. Менә аның кайбер сабаклары. ...Әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак...; Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш. Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын, җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле...; Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши...; Коръәнне укыганда да көйләп, моңланып укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы - алар барысы да үзебезнең борынгы фольклорга, борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә, көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халык күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне...; Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул хакта җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул, телиме-юкмы, әгәр үзен чыннан да гражданин, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый...; Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар. Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис-тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде...; Музыкант тормышында иң мөһиме – ничек уйнавы һәм җырлавы. Минем "Илһам" исемен йөртүем дә очраклы түгел бит. Илһамланып җырларга кирәк, тыңлаучыны илһамландырырга. Тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм, алар мине илһамландыра һәм яшәртә. Татар җыры булганда, безнең халыкның киләчәге бар; Авылдашы Мәҗит Зәйнуллинның “каян килә сиңа шундый моң?” дигән соравына, Илһам абый җавабы: Халкым моңын эчтем мин!
 
Менә шушы инде ул – иң дөрес, иң тулы җавап! Ә нәрсә ул “халык моңы” дигәнгә җавапны шулай ук җыр мәшһүрләре гыйбәрәләреннән табабыз. Нәкый Исәнбәт: “Илһам үзенә генә хас матур, моңлы тавышлы һәм халыкчан аһәңле, талантлы оста җырчы булып кына калмый, ул татар көйләренең җыр-моң үзенчәлекләре турында да тирән уйланучы җырчы...”; Хәйдәр Бигичев: “Илһам Шакиров ул татар халкының иң зур байлыкларының берсе. Шуның белән безнең халкыбыз чиксез бәхетле. Ул бары тик татарныкы гына, ул чын мәгънәсендә милли җырчы. Илһам Шакировның интернациональлеге, дөньякүләм әһәмияте – аның саф миллилегендә. Тукайны бик күпләр тәрҗемә итеп тә, тирәнлеген җиткерә алмаган кебек, И.Шакиров иҗатының фәлсәфи бөеклеген аңлар өчен дә татар булу кирәк... Шәхсән мин үзем дә яшьтән үк аның моңнарын тыңлап үстем, җырчы булуымда аның да роле зур. И.Шакиров – безнең олы бер хәзинәбез, тутыкмый торган җәүһәребез”.
   
Хәер, “халык моңы”ның ни икәнен Илһам абыйның әле генә үзе әйткән гыйбарәләреннән дә төшенүе кыен түгел. Күптән түгел архивымны барлаганда “Мәгърифәт” газетында (1995, 11 февраль) аның белән интервьюне ( “Ник туганыма үкенәм...”; әңгәмәдәше Дилбәр Исламова) кабат бик кызыксынып укып чыктым. Менә шуннан әлеге соравыбызга җавап дип танырлык фикерләр.”Безгә, “халык дошманы гаиләсе” дип эткәләнеп-төрткәләнеп, ятим булып үскән, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен бик яхшы белгәннәргә нәрсә инде ул туган көн? Әнкәйнең тавышы бик моңлы иде, без күбрәк икәүләп җырлый идек. Үземне белгәннән бирле чабата үрдем. Матур үрә идем, үргәндә гел җырлый идем... Тик агайлар җырларга кушмый иде. “Син тугач кына әткәйне алып киттеләр. Син генә туып, шушы җырлавың белән безгә бәла алып килдең”, диләр иде. Җырлаганда абый гел чабата кагы белән гел башка тондыра иде. ...Әнкәйне алып китеп, тулы ятим калган чаклар да күп булды. ...Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте.... Зарлансам да үткәннәр сагындыра бит. Бүген дә әлләничә төш күрдем: әнкәй, балачак, яшьлек. Кыенлыклар, авырлыклар яшьлектә калган. Бик сагындыра, чөнки яшьлек бит ул. Картайганыңны шуннан бел: син инде артка карый башлыйсың, үткән турында күбрәк уйлыйсың... Ә шулай да, кешедә барыбер омтылыш дигән нәрсә булырга тиеш...”.
   
“Аһәң” төшенчәсен Илһам рухында, моңында ачыкларга омтылган мисаллар аз түгел икән. Луара Шакирҗанова болай дигән (В.Т., 1995, 28 февр.): ...Аның кеше буларак та табигатьтән матур сыйфатларга ия булуы, алга, белемгә, яктылыкка омтылуы – бу да олуг талантка хас үзенчәлектер. Күрәсең, кырык яшьлек Нуриәсмә апа бөтен дәрте, мәхәббәте, дөнья биргән сагышлы моңы, тормыштан алган тәҗрибәсе, сабыр-салмак акылы белән сугарган соңгы сабыен... Шуңа ул мәгънәле, игътибарлы, шат та, җитди дә, зәвыклы һәм таләпчән, үзенә тарта, үз артыннан ияртә. Ияртә дигәннән И.Шакиров сәхнәдә сүз әйтә башлаган беренче җырчы иде. Аның үзенә бер салмак кына сөйләү алымы бар. Акыллы кешедән акыллы сүз чыга инде, дигәндәй, җөмләсенең һәр кисәге дөрес һәм үз урынында, һәр сүзе урынлы, килешле. “Чүлмәкчедән күрмәкче” булып, башка җырчылар да иярделәр бит
бу үрнәккә. Интонацияләре дә, паузалары да нәкъ Шакировныкы. Әмма грамматика һәм догика, һәм дә мәгънә дигән сәхнәдән сөйләүче өчен мөһим һәм мәҗбүри нәрсәләр “үзләренеке” булып калды. Менә анысы инде җырлау сәләтенә кушып һәркемгә дә бирелми икән. (Димәк ки, ,”аһәң” ул җырда гына түгел, гомумән дә сөйләмгә тыгыз бәйле төшенчә дә икән! – Н.И.). Аһ, моны җырлаучылар үзләре дә аңласа, телебезнең һәм үзләренең бәяләрен төшермичә җырлауларын гына белсә... Безнең буынның бик бәхетле бер ягы бар – җыр, музыка сәнгате күңелләребезгә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашеваның асыл аһәңнәре белән килеп керде. Алар санаулы иде –яңгырдан соң чыккан гөмбәләр түгел шул чын талантлар. Ничә елга бер генә чәчәк атучы гөлнең көтеп алган бөреләре кебек алар... “;
   
Илһам “аһәңе”нең тумыштан килгән тамырының янә бер тармагы. Зөләйха Йосыпова истәлекләреннән (В.Т.,1995, 28 февр.): “”Юлдан кайтып, юынып ашап-эчкәч, хәл алгач, Илһаметдин мине болын-урманнарга, кырларга, су буйларына алып китә. Табигатькә чыгуга ул бөтенләй икенче кешегә әйләнә. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә аны табигать баласы итеп яраткан. Бераз гына тынып тора да күкрәкләренә киң итеп, иркен сулыш алып җырлап җибәрә. Кайдан чыга андый моң, сагыш. Кырдагы тургайлар, болындагы сандугачлар, барлык кошлар тынып калып, аннан көнләшеп тыңлый сыман...”; 
   
Мәшһүр җырчыбызның “аһәң”гә мөнәсәбәтен ачыклау өчен янә берничә дәлил. Шагыйрь Әхмәт Гадел язмасыннан: “...Татар телен белмәгән Натан Рахлин заманында Илһамның “Кара урман”ын тыңлаганнан соң, күз яшьләрен яшермичә елады, ул күңеле белән җырның эчтәлеген аңлаган һәм көй, башкаручының тавышы, аның эмоциональ көче, башкару куәте – моңының агым кодрәте аңа сүзләрдән мөһимрәк, сүзләрдән аңлаешлырак булган, хәтта сүзләрнең мәгънәсен дә бирә алган. Ә инде без – җырның телен, сүзен, мәгънәсен тамырыннан аңлаган кешеләр – Илһамның җырлавыннан шашып калабыз, дөньябызның чигенә чыгып галәмнәргә, тарихи киңлекләргә очабыз. Җыр канаты безне үзенең дәртле һәм туфанлы кочагына ташлый. Җыр татар кешесе өчен гади генә көйдән бик күпкә югары... Ул аның моңы да, үзен көйләүче-тынычланыручы да, батырлык, бөеклек, эшләргә этәрүче дә. Шуңа күрә, җырчы безнең өчен гади башкаручы гына булып та кала алмый. Җыр татар кешесе өчен – бәйрәм, аны тормышның көндәлек мәшәкатьләре чоңгылыннан тартып чыгаручы, аны кайгы-хәсрәтләрдән азат итүче, аны иреклеккә, бөеклеккә алып чыгучы көч ул (Татарстан хәбәрләре, 1995, 28 февр.).
   
“Аһәң” төшенчәсен төрле сәнгатькәрнең җыр аша ничек күзәллавы кызыклы. Дамир Гарифуллин “Моңнар иясе” язмасында болай дигән: “Стеналардан безгә агачтан эшләнгән дистәләгән моңлы, сагышлы төрле Ияләр карап торалар. Убырга охшаганнары да бар, күңелгә бик ятышлылары да. Монда ияләрне санап бетерерлек түгел: Абзар иясе, Су иясе, Чишмә иясе, Йорт иясе... Әгәр дә Әхсән Фәсхетдиневкә Моңнар иясен ясау уе килсә, әлбәттә, ул Иядә Илһам Шакиров чалымнары күп булыр иде... Аның күңелендәгесен, аның җырларындагы аһәңне Ия рәвешенә китереп кара син! Мөгаен, кычкырып еларлык та, куркыныч та, гаҗәеп серле дә Ия барлыкка килер иде.
   
Шулай инде, илең моңлы булгач, – җырың да моңлы, илең тулы сагыш булганда – сагышсыз була диме?! Кайгы-хәсрәт тамыр җәйгәндә, җырыңа да кайгы-хәсрәт иңә. Шуңа күрә Илһам күңелендә шатлыклы мизгелләргә караганда кайгы-сагыш күбрәк булуы, йөрәгендә татар язмышы чәбәләнү табигый, аның җанында бүгенгебез үкси булыр. Тормыштагы гаделсезлек, оятсызлык аны да борчый торгандыр. Ләкин ул эчтән янса-янган, көйсә-көйгән, ә барыбер үз халкын, туган җирен сөйгән. Аның дистәләгән җырлары халыкныкы булып китте”. 
   Равил Фәхретдинев (“Ватаным Татарстан”, (1995, 15 февр.): Казан урыс тарафыннан яуланганда биргән меңнәрчә шәһитләр, җиреңне басып алуга, көчләп чукындырылуга каршы көрәшнең яңа корбаннары... Телеңне, динеңне, милли йөзеңне, гомумән, татар булуыңны саклап калу юлында күргән чиксез күп кыенлыклар, газаплар... Менә болар һәммәсе – татарның өзелеп-өзелеп кенә әйтеп биргән һәм аның күңеленнән сызылып-сызылып чыккан иң изге хисләре, аның йөрәк ярасы, җан ачысы. Шагыйрьнең бу сүзләрен бөтен мәгънәсе һәм моңы белән башка бер генә телгә дә тәрҗемә итеп булмаган кебек, шул илаһи моңны башка бер генә халыкка да аңлатып булмый. Һәм аның кирәге дә шулкадәр генәдер – бу җыр, бу моң татарның үзенеке генә, аның үткәне дә. әлеге бүгенгесе дә.
   
Халкыбызның иң моңлы көйләренең шактыеның Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар. Татар күңеле сизгәнне өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә алган даһи Тукай сүзләреннән башка без борынгы көйләребезне, аларның бөтен гүзәллеген аңлап бетерә алмас идек төсле. Бу җырларда соңгы берничә гасырда үз дәүләтеннән мәхрүм булса да үз йөзен, үз моңын югалтмаган халыкның рухи батырлыгы яңгырый. Әйе, һәрберсеннән нечкә сагыш, тирән моң бәреп торган, халкыбызның үзе кебек үк озын гомерле “Әллүки”ләребез, “Зиләйлүк”ләребез, “Тәфтиләү”ләребез, “Туган тел”ләребез бар безнең. Илһамныкы, Тукайныкы, татарныкы!
   
Ә халкыбызның үз сүзләренә җырлана торган, буыннан-буынга тапшырылып килгән борынгы җырларыбыз күпме диең? “Кара урман”, “Гөлҗамал”, “Зөбәрҗәт”, “Тәзкирә”, “Салкын чишмә”, “Бөдрә тал”, “Сакмар”, “Уел” вә башка гүзәл җырлар. Аларны заманында әле исемнәре безгә билгеле булмаган моңлылар җырлаган, соңыннан аларга Газиз Әлмөхәммәдевлар, Фәттах Латыйповлар, Гөлсем Сөләймановалар, Рәшит Ваһаповлар, Зифа Басыйровалар, Әлфия Авзаловалар кушылдылар.... Илһам Шакиров моңарчы бер генә дә җырчы да күтәрелә алмаган биеклеккә күтәрелде. Гаҗәеп моңлы һәм көчле тавыш туган халкымның бай рухи дөньясын бөтен йөрәге белән аңлау һәм шуны җыр аша ачып бирә белү, ниһаять, искиткеч югары башкару осталыгы – менә бу сирәк очрый торган сыйфатлар Илһамга матур көйләренең бөтен тирәнлеген һәм эмоциональ матурлыгын җиткерә алуга мөмкинлек бирделәр.
   
Илһам җырлаганда туган ил бөтен гүзәллеге белән килеп баса. Туган ил ул – туган җир, туган туфрак, газиз ата-ана, син дөньяга килгән авыл, аның гөрләп үскән иген басулары, шау чәчәкле болыннары, серле кара урманнары, тау астында челтерәп аккан чишмәләре, суларында колач салып йөзгән елга-күлләре, моңсу таллар әйләндереп алган тегермән буалары, айлы төндә ат саклаганда тылсымлы әкиятләре, кояш нуры белән тулы зәңгәр күге, күңелләргә дәрт өстәүче иртәнге тургайлары, моңсызларга моң бирүче кичке сандугачлары, чиләкләп койган җылы җәйге яңгырлары, колак яфракларын өшетерлек кышкы салкыннары, күз ачкысыз бураннары. Ул – авылның күпне күргән әби-бабайлары, дөнья җимертеп эшләп йөрүче агайлары, апайлары, яшь егетләре һәм кызлары, ул аның нарасый балалары. Ул – тирә-якны шау китергән җәйге сабан туйлары. Ул – тальян гармуннарының үзәк өзгеч моңнары. 
   
Гөлшат Зәйнашева (“Ватаным Татарстан”, 1995, 15 февр.): Илленче елларда татар җырларындагы бик борынгыдан килгән күңел хәзинәбез – моң тирәсендә бәхәсләр купкан иде, татар музыкасы тирәсенә сыешкан бер төркем башка милләт музыка белгечләре, композиторлар (...) һәм аларга ияреп, безнең үзебезнең татар композиторларыбызның кайберләре моңа каршы чыгып: “Что такое моң? Зачем нам нужен этот моң?” дип, композиторларның конференцияләрендә, җыелышларында сүз куерталар иде. Аккошның ефәктәй нәфис ап-ак мамыгын йолкып ташларга теләгән шикелле, безнең җырларыбыздагы борынгыдан килгән иң кадерле моңнарыбызны бетерергә, моңсыз, шәрә калган җырларны һәм моңсыз итеп җырлауны мактарга омтылучылар күбәйгән иде. Нәкъ шул елларда кинәт язгы күкрәү, карурман шавы, өздереп сайраган сандугач булып, татар күңеленә бер моң яңгырап керде. Бу безнең Илһамыбыз иде. Ходай тәгалә бу тавышны халкыбызга бик вакытлы бүләк итте. Илһам үзенең киң күкрәге белән моңыбызга янаган әлеге афәткә мәгърур кыядай каршы басты һәм бик күпләре айнытып җибәрде.
  Флүрә Низамова (“Татарстан яшьләре”, 1995, 28 февр.): Гаҗәп бит ул җырчыга иярү дигән нәрсә: тавышым да искитәрлек булмагандыр инде, алай да үземне нәкъ Илһам тавышы белән җырлагандай тоя идем. Башымда нәкъ Илһамча аваз, нәкъ аныңча бормалар яңгырый. Һәм мин, шул эчке тавышка кушылып җырлаганга күрә, үземне матур, көчле җырлыйм дип хис итәм... Озын буйлы, төз гәүдәле, салмак хәрәкәтле, уйчан. Бер сүз белән әйткәндә – моңлы. Моңарчы күңелдә гәүдәләнгән образына тәңгәл... Әнә бит нәрсә дип җырлады ул: Агач яфраклары күек //Саргаям салмак кына. “Кебек” дими, “күек” ди. Әллә ничек борынгыча итеп әйтә. Җилле, яңгырлы салкын җәйме, көзме иде ул. Моңаен авыл көен җырлаган Илһам Шакиров минем күңелгә сагышлы, ятим бер кош булып кереп калды...
   
Рамил Курамшин (“Ватаным Татарстан”, 1995, 15 февр.): ...Чын сәнгать әсәре тудыру өчен табигый тавыштан тыш (җырчы өчен бигрәк тә) үз телеңне камил белү, милләтпәрвәрлек, халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәбият-сәнгатен һәм башка якларын тирәнтен белү зарури. 
   
Мәгъсүм Гәрәев (“Ватаным Татарстан”, 1995, 15 февр.): Илһам күкрәгеннән чыккан моң ташкыны карурман хәтле карурманга сыймый, дулкын-дулкын булып әллә кайларга барып җитә. Илһам моңы адәм баласының күңелендәге иң нечкә кылларны тибрәтеп кенә калмый, җанның һәр күзәнәген назлый, иркәли. Кызганмаган бит Ходай тәгалә Илһамга тавышын да, моңын да, талантын да. Илһамны бүген кара урманда адәм балалары гына түгел, һәр үлән, һәр агач, һәр кош, һәр җанвар таң калып тыңлый!
   
Лена Шагыйрьҗан (“Ватаным Татарстан”, 1995, 15 февр.): Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров та гаҗәеп шигъри җанлы, шигъиятне бик нечкә тоя белүче, илһамланып яшәүче бер шәхес...; Илһам абыйның теге яки бу җырны сәхнәдән җырлавы ук инде аның шул җырларның сүзләрен яратуы хакында да сөйли. Ул үзенең рухына аваздаш булмаган килде-киттеле сүзләргә язылган җырны җырламас. Шулай булмый хәле дә юк. Ул бит җырлый, димәк ки, көйгә салып шигырь укый сыман... Шигырьсез җыр буламы соң? Шигырь тәмен белмәгән кеше җыр тәмен бөтен йөрәге белән аңлый, тоя алырмы? Ә Илһам абый шигырь тәмен искиткеч нечкә тоя белә торган кеше.... Әлбәттә, аның саф сабый күңеленә беренче шигырь ләззәте Тукай шигьрияте аша күчкәндер. Тукай теле гади авыл баласына бигрәк тә аңлаешлы ич ул. Әйләнә-тирә мөхит, урман-кырлар, чишмә-елгалар, юкә-каеннар үзләре үк Тукай телендә сөйләшә ләбаса. Күбәләге дә, аллы-гөлле чәчкәләре дә, кузгалаклары-җиләкләре дә, Шүрәлесе, Су анасы, Былтыры да әтәч-тавыкларына кадәр Тукайча сөйләшкәч, шагыйрьнең тавышын ишеттергәч, ничек итеп инде кечкенә Илһамга да шигырь теле аңлашылмасын ди?!
   
Илһам абый шигырьнең мәгънәсен генә түгел, яңгырашын да искиткеч нечкә тоя. Яңалык булса, бик тиз ишетеп ала, рифмаларның сурәтле бизәлешләренә, образларга бик игътибар итә... Илһам абый искиткеч музыкальлеккә ия булганлыктан, шигырьнең эчке музыкасына, көе-аһәңенә, эчке ритмына да бик сизгер. Ул аны укый башлау белән эләктереп ала. “Су кебек агып торган” шигырьләрне аеруча ярата.
   ...
Әлбәттә, Илһам өчен шигырьдә иң мөһиме – тел. Ул шигырьнең теленә, сүзләрнең дөрес һәм урынлы сайлануына, тел байлыгына авазларның ярашып торуына бик игътибар итә. Колакны ярып, эчне пошырып торган кытыршы урынны хәзер сизеп ала. 
   
Чын милли җырчы әнә шундый булырга тиеш тә. Ул телне тирәнтен белергә, ның бөтен нечкәлекләрен яхшы тоярга тиеш. Ни җырлавын белеп, аңлап, хәтта күз алдына китереп җырларга тиеш. “Кундырырсың сандугачны көянтәгә!”– дигәндәй, җырлатырсың Илһамнан чиле-пешле сүзле җырлар! ... Мин үзем аның бер генә татар сүзен дә бозып әйткәнен хәтерләмим. Һәм бу тыңлаучылар да аның иҗатына, зәвыгы һәм зыялылыгына карата хөрмәт, ышаныч уята. Дөрес сөйләшә белмәгән, ялгыш җырлаган кешегә ышанмыйсың, ул ачуны китерә, нәтиҗәдә, сәнгати йогынтысын югалта. Менә ни өчен кирәк җырчыга телне, шигъриятне яхшы белү һәм тою!..”.
 
   Күрдек ки, мәшһүр җырчыбыз “аһәң”нең ике үзегенең икесен дә – ана телебезне милли моң белән – бер дәрәҗәдә күрде, бер дәрәҗәдә кайгыртты. “Тел һәм җыр” тапшыруларында без моңа мисалны мул китердек. Бу көннәрдә өстәлемнән 1995 елда Рәзил Вәлиев төзеп чыгарган “Илһам” дигән китап та төшми. Киләчәктә җыр язмышын хәл итәргә булышырдай киңәшләрне аннан да табып була. Укыгыз әле, кардәшләр, бигрәк тә яшь җырчыларга анда Илһам абыегызның аһәңен өйрәнерлек сабаклар мулдан. 
                                   Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 10.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»