поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.05.2019 Мәдәният

Рифат Фәттахов: “Мин Ришат Төхвәтуллин һәм Филүс Каһиров иҗатларына битараф”

ТНВ телеканалының «Адәм белән һава» тапшыруы Ләйлә Дәүләтова белән берлектә Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттаховның гаиләсенә кунакка барды. ТНВ интернет-редакциясе сезгә кызыклы әңгәмә тәкъдим итә.

«Хатын-кыз белән бәхәсләшүнең файдасы юк»

— Рифат абый, гаилә сезнең өчен нәрсә ул?
 
— Гаилә - һәркем өчен яшәү мәгънәседер. Ир-ат өчен бик ныклы тылдыр һәм бик зур җаваплылыктыр — ул гаилә.
 
— Булачак хатыныгыз Диләрә апа белән ничек таныштыгыз?
 
— Студент вакытта тулай торакта таныштык. Мин журналистика бүлегендә укый идем, ул филологиядә.
 
— Хатыныгыздан уңдыгызмы?
 
— Уңмадым дип әйтә алмый. Җүләр хатынын мактар, ди татар. Ләкин шулай да, мин аңа бик рәхмәтле, чөнки тормышта бар ирешкәнемдә аның өлеше зур. Ул үзенең тормышын гаиләгә, балаларга, ягъни миңа багышлады. Күңел тыныч булырга тиеш, ә Диләрә әлеге тынычлыкны булдыра белә.

— Хатыныгыз белән инде утыз ел бергә яшисез. Гаиләне саклап калуның нинди серләре бар?
 
— Юл куя белү кирәк. Әлбәттә, гаиләне саклау ике яктан да тора.
 
— Юл куя беләсезме соң, Рифат абый?
 
— Беренче елларда бик хисле һәм эмоциональ кеше идем, ләкин соңгы елларда әллә акыл керә башлады кебек. Әлбәттә, бездә дә талашулар була. Һәм талашулар юк-бар аркасында барлыкка килә. Менә, мәсәлән, минем хатын кибеттә йөрергә ярата. Ә мин «кибет» сүзен ишетә дә алмыйм. Әле Казан кибетләре бер хәл, ә чит илләргә чыгып китсәк: «Әйдә кибеткә барыйк», — ди. Иң мөһиме — кибеткә барып, нәрсә аласын белми. «Миңа карап йөрергә кирәк», — ди. Беренче көнне карап йөри, икенче көнне дә карый. Бер яктан карасаң, бу бит вак-төяк, ләкин күренеш минем ачуымны чыгара.

— Хатыныгызга бу хакта әйтәсезме соң?
 
— Юк, бу мәсьәлә, минемчә, аңлатуга лаек түгел. Глобаль проблема булса, сөйләшергә була. Яшь барган саен, хатын-кыз белән бәхәсләшү файдасы булмаганына төшендем. «Син хаклы, дөрес уйлыйсың», — дип әйтәм.
 
 
— Хатыныгыз ничек җавап бирә?
 
— Ачуы килә, чөнки ул сөйли-сөйли, ә минем исем китми. Һәм тәҗрибәмнән чыгып яшьләргә шуны әйтәсем килә: «Хатын-кыз белән бәхәсләшмәгез. Аның барыбер файдасы юк. Хатын-кызны җиңеп булмый».
 
«Авыр чакларда, әнием янына кайтам»

— Үзегез ниндирәк гаиләдә тәрбияләндегез?
 
— Мин Түбән Новгород өлкәсеннән. Безнең гаилә кырыс тәртиптә формалашкан гаилә. Әбиебез дини кеше иде, авылда абыстай ролен үтәде.
 
— Үзегез дә балаларыгызны кырыс итеп тәрбиялисезме?
 
— Әлбәттә, хәзер балаларны без тәрбияләнгән кебек тәрбияләп булмый. Кырыс булган чакларым юк. Ләкин балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк.
 
— Күңелегез төшкән чакларда, авыр чакларда үзегезне ничек тынычландырасыз?
 
— Бер танышым миннән: «Синең психотерапевтың бармы?  — дип сораган иде. «Әйе, бар», — дидем. Дустым табибның адресын сорады. Мин бирдем: «Түбән Новгород өлкәсе Актүбә авылы», — дим. Әлеге авылда минем әнием яши. Казанда җаныма урын тапмасам, миңа бик авыр булса, бөтен эшемне ташлыйм да авылга кайтып китәм. Әни белән аралашканда борчыган мәсьәләләр искә төшми. Әнинең тәмле ашларын ашап, бер көн кунсам, икенче көнне башка кеше булам.
 
«Хатыныма һәйкәл куярга кирәк, диделәр»

— Хатыныгызның фикеренә колак саласызмы?
 
— Совет заманында бер кешене район башкарма комитеты рәисе итеп билгеләгәннәр. Әлеге кеше болай дигән: «Рәхмәт, ләкин мин сездән вакыт бирүегезне сорыйм. Өйгә кайтыйм, хатын белән киңәшим. Ул риза булыр микән?» — ди. Икенче көнне әлеге сайланган рәис килгән дә: «Мин хатын белән киңәштем, ул риза», — дип әйтә ди. Ләкин рәисне билгеләүче болай дигән: «Әйбәт, ләкин мин дә хатын белән килештем, ул каршы», — дип әйткән ди. Хатын-кызның фикерен ишетергә теләмәсәң дә, ул барыбер колакка керә.
 
— Сезнең әти-әниегез гаиләгез хәлләренә тыкшынамы?
 
— Без ике яктан да бәхетле. 28 ел эчендә минем әнием Диләрә турында бер генә начар сүз әйтмәде. Еш очракта әти-әни, яшьләр арасына кысылып, файда китерәм дип, аларның мөнәсәбәтләрен боза.
 
— Сез көчле, ныклы фикерле кеше. Диләрә апага сезнең белән яшәү кыен микән?
 
— Беләсезме, безнең якын дустыбыз Васил Заһитович Гарифуллин бар. Ул татар журналистикасы кафедрасы мөдире, профессор. Без аның белән утыз ел дус. Бәхәсләшеп алдык бер. Ул Диләрәгә шалтыратып: «Диләрә, син Рифат белән ничә ел яшисең?» — дип сорый икән. Диләрә: «25 ел», — дигән. Шуннан соң Васил: «Ой, сиңа һәйкәл куярга кирәк бит», — дигән. Соравыгызга җавап бирдем дип уйлыйм.
 
«Мин Ришат Төхвәтуллин һәм Филүс Каһиров иҗатларына битараф»

— Сез инде ничә еллар дәвамында Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивален җитәклисез. Ни өчен нәкъ менә Рәшит Ваһаповны сайладыгыз?
 
— Беренчедән, Рәшит Ваһаповка карата мәхәббәт әбиемнән күчкән. Минем әбием белән Рәшит ага чордашлар. Рәшит абыйның беренче хатыны белән әбием дус булганнар. Әбием әлеге шәхес турында еш сөйли иде. Мин ихластан Ваһапов фестивален үткәрергә теләдем.
 
— Сезнең ярдәмегез белән Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин популяр җырчы булдылар. Хәзер алар аерым иҗат итәләр. Аңлашылмаучанлыклар аркасында аралар өзелүне ничек кичердегез?
 
— Бу сорау бик катлаулы. Бу өзелүләр шәхесара мөнәсәбәт белән дә, дөньяга караш белән дә, тәрбия дәрәҗәсе белән дә бәйле.
 
— Аларның иҗатлары турында нинди фикер әйтә аласыз? Берәр кайчан бу балалар, акылларына килеп, сезнең янга килерләр дип көтәсезме?
 
— Укытучыларның элеккесе булмаган кебек, продюсерлар да искерми. Минем аларның уңышларына да, проблемаларына да исем китми. Мин дә битарафлык бар.
 
— Димәк, күңелегез кайтса, сез кешене үзегез өчен сызып куясыз?
 
— Бәлки. Миңа барыбер, әгәр алар төшеп калсалар, югалып калсалар, димәк заманында мин дөрес адым ясамаганмын. Аларны Ваһапов фестивале тарихыннан сызып ташлап булмый, чөнки алар икесе дә фестивальне үстерүдә дә, Рифат Фәттаховны продюсер буларак танытуда да зур роль уйнадылар.

— Сез бит аларны таныттыгыз…
 
— Әйе, анысы да бар. Ләкин алар да мине профессиональ яктан үстерделәр. Һәм, минемчә, аларның биографиясеннән дә Ваһапов фестивален сызып ташлау булмастыр.

«Күпме талантлар югалып кала»

— Бүген эшләүче яшь җырчылар белән ничек эшлисез?
 
— Бүгенге яшьләр дә бик талантлы. Аларның һәрберсе турында аерым әйтеп була. Мәсәлән, Рәнис Габбасовны аерып әйтә алам. Җырчы шәхес булыр өчен индивидуаль булырга, башкаларга охшамаска тиеш. Бары тик шул очракта гына тамашачы аңа тартылачак. Бүгенге яшьләрнең иң төп проблемасы — алар укымыйлар. Югары интелекты булган җырчы белән эче буш булган җырчылар бер-берсеннән аерылып тора.

— Татар җырчыларына продюсер кирәк микән?
 
— Кайвакытта үзешчәннәрне тыңлыйм. Һәм уйланып куям: болар, акыллы продюсер кулына эләксәләр, йолдызның да йолдызы булырга мөмкиннәр. Шулкадәрле моңлы көчле җырчылар күп, һәм аларның бик күбесе, кызганыч, югалып кала.

— Сез бәхетле кешеме?
 
— Соңгы елларда бәхетле булуның бер формуласын таптым: бу дөньяда бары тик үз-үзеңә генә ышанырга кирәк, чөнки сиңа беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел.

— Башкаларга нәрсә теләр идегез?
 
— Күпләргә җан тынычлыгы җитеп бетми. Һәркемнең күңеле тыныч булсын.

---
ТНВ
№ --- | 09.05.2019
ТНВ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»