|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2019 Криминал
"Ишеген ачмаган өчен ике балалы ана йортына ут төрткән"7 май төнендә Дәүләкәндәге янгын нәтиҗәсендә ана кеше һәм аның ике баласы гомере өзелгән. Бу вакыйгага карата янә бер хәбәр: йортка ут төрткәннәр. БР буенча ЭЭМ мәгълүматлары буенча, билгесез зат йортка берничә урында ут төрткән. Мәрхүм хатынның аралашкан кешеләрен өйрәнеп, тикшерү-оператив чаралар барышында шикләнелүченең шәхесен ачыклаганнар. Ул - тол хатынга битараф булмаган Дәүләкәндә яшәүче 29 яшьтәге ир.
Ишеген ачмаганы өчен ирнең хатынга ачуы кабара. Һәм ул хатынның йортына берничә урында ут төртә. Йортны ялмап алган ялкын хатын һәм аның ике баласына чыгарга ирек бирми. Алар янып үлә.
Ир гаебен тулысынча таный.
Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: "Башинформ"
--- |
Иң күп укылган
|