поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2019 Җәмгыять

Акылым алдан йөрмәгән шул... (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Безнең илдә эшләр нигә “терсәк якын, ләкин тешләп булмый” дигән принципка корыла икән ул? Төптән уйлап тормыйча сүтәләр, җимерәләр дигәндәй. Иң зур ялгыш – колхоз-совхозларны таркату булды. Күпме көч түгеп тупланган колхоз байлыгын күз-ачып йомганчы теләсә-кем үзләштереп бетерде. Аннары авылларда эшсезлек башланды. Китә алганнар күчеп китте. Билгеле инде, бу нигездә яшьләр иде. Әлеге хәл демографиягә сукты һәм суга һаман. Авылда калган берән-сәрән яшьләр дә тора-бара шәһәргә шабашка эшенә йөри башлады. Бу да гаиләләр таркалу очракларына юл ачты.

Оптимизация дип, авыллардагы участок сырхауханәләре ябылды. Шулай ук мәктәпләрне кыскарталар. Бер-ике бала гына укыган класслар бар, чөнки яшьләр булмагач бала табучы да юк. Авыл картлар кулына калып бара. Хәзер югарыдагыларның исенә төште дә бит, тик поезд китте шул. Авылны бетермәскә дисәләр дә, ниндидер чаралар кулланып маташсалар да, әлегә уңай үзгәрешләр күренми. Утсыз тәрәзәләр, җәен хуҗасыз бакчаларда рәшәткә-коймалардан биек булып үсеп утыручы кычыткан-алабута, торучысы булмаган череп, кыегаеп утыручы йортлар авылда хәзер гадәти күренешкә әйләнде.

Дөрес, колхозларны төзегәндә ялгышлары да, җәберләнүләр дә, аяныч хәлләр дә булган. Ләкин колхозларны таратып, ул хаталарны төзәтеп булдымы соң? Киресенчә, башбаштаклык, эшсезлек чоңгылына чумдык. Пай җирләре дә бүлеп биргән булдылар. Тик нинди табыш китерә соң ул җирләр хуҗасына? Үгез яисә ат җигеп эшкәртеп, муенга тубал асып чәчүгә керешә алмыйсың бит. Техника кирәк, ә ул һәр кешедә юк. Шулай булгач, тагын күмәкләшү, кушылу кирәк. Никадәр утка тотсалар да, минемчә ул күмәкләшү чорын аптыраганнан башкармаганнар.
 
Инде менә авыл агаен, ир-егетләрне шәһәргә эшкә җәлеп итәләр. Табигый күренешме соң бу? Гадәттә бер китеп өйрәнгән кешенең кире кайтканы сирәк, ул шәһәрдә төпләнеп калырга тырыша, шәһәр тормышының уңайлыклары, үзенчәлекләре аны үз дөньясына алып кереп китә.
 
Яшьләрне әйтәсе дә түгел. Мәктәпне тәмамлаучы кыз-егетләр йөз проценты белән шәһәргә китеп баралар. Авыл хуҗалыгы, ветеринария институтларында студентлар саны елдан-ел арта бара, ә кире кайтучылар кая соң? Шәһәрдә урам себерүче, сатучы булып эшләсә эшли, авылга кайту юк. Советлар Союзы чорында, укып бетергәч, мәҗбүри өч ел юллама белән эшләүнең дә әһәмияте зур иде. Торак белән тәэмин итү өстенлеге бар иде. Шуңа күрә беренче эш урынында язмышын очратып гаилә корып, авылда торып калучылар да байтак булды. Ә хәзер авылда гомер иткән олыгая барганнар да кузгала шәһәргә.
 
Кырга чыккач, сөрелмәгән, чәчелмәгән, чүп баскан җирләрне күрү күңелдә бушлык, төшенкелек тойгылары уята. Аңлап та, аңлатып та булмый торган нәрсәләр инде. Бихисап җирләребез була торып ризыкның күп өлешен чит илләрдән кертәбез. Ә бит аларның күпчелеге экологик яктан сәламәтлек өчен зарарлы булып чыга.
 
Әле ашау гына түгел, аның рухи ягы да бар. Кеше белән аралашасы, күңел көрлегенә ирешү өчен театр-концертлар да карыйсы килә. Мәсәлән, безнең авылга Камал яки Тинчурин театрларының килгәне, гомумән, хәтердә түгел. Ә элегрәк, колхозлар чорында, киләләр иде. Кая инде ул Тукаебызның “театр яктылыкка, сафлыкка илтүләре”!
 
Җавап аласына өметләнмәсәм дә, шулай да сорыйм әле. Менә сезләр, шәһәрдә төпләнгәннәр, шулай ук җитәкчеләр, түрәләр, үзегезне, балаларыгызны авыл ир агае урынына куеп карагыз әле. Һәм дә алар шикелле гаиләләрегезне калдырып эш эзләп чыгып йөрүне. Эчтән генә Ходай сакласын, төшкә дә кермәсен дип теләп, шәһәрдә яшәвегезгә сөенеп туя алмыйсыздыр инде. Ә бит сезнең күпчелегегез авыл балалары. Акылыгыз алдан йөргән, көнләшәм сездән.
 
Ә мин институтны тәмамлаганнан бирле авыл участок сырхауханәсендә эшләдем. Район үзәгенә дә чакырулар күп булды, шәһәргә дә кыстадылар. Менә хәзер акылны алдан йөртмәгәнемә үкенеп, бүгенге көндә терсәкне тешли алмыйча уфтанып утырам.
 
Кәүсәрия МОСТАФИНА. Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.05.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»