|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2019 Мәдәният
Разил Вәлиев Казанның 171нче мәктәбенә Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә (ФОТО)Р Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Разил Вәлиев Казанның Ваһапов урамында урнашкан 171нче мәктәбенә Рәшит Ваһапов исемен бирергә тәкъдим итә. Бу хакта ул әлеге мәктәптә Рәшит Ваһаповка багышланган музей ачылу тантанасында әйтте. Рәшит Ваһапов музее мәктәпнең татар теле кабинетында урнашкан. Биредә балалар татар теле дәресләрен укыйлар. Музейны оештыру идеясе белән мәктәп директоры Рания Галиәкбәрова чыккан. Музей-кабинетның мөдире - мәктәпнең татар теле укытучысы Зөлфия Кәримова, дип яза Татар-информ.
Разил Вәлиев музей ачылу тантанасында чыгыш ясаганда мәктәпкә Рәшит Ваһапов исемен бирү тәкъдимен яклаячагын белдерде. “Без үзебезнең күренекле шәхесләребезне игътибар үзәгенә алырга, аларга музейлар ачарга, һәйкәлләр куярга, урамнарга исемнәрен бирергә, гомумән, аларның исемнәрен мәңгеләштерергә бурычлы”, - ди җәмәгать эшлеклесе.
--- |
Иң күп укылган
|