|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2019 Җәмгыять
Татар журналистлары "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлады (ФОТО)Бүген Татарстан журналистлары берлеге "Үлгәннәрнең каберен бел..." акциясен башлап җибәрде. Алар Иске татар зиратына барып, мәрхүм журналистларның каберләрен тәртипкә китерделәр. "Азат хатын" журналының баш мөхәррире Асия Хәсәнова, "Совет Татарстаны" газетасы (хәзер "Ватаным Татарстан") мөхәррире Галим Рябков, "Социалистик Татарстан" газетасы баш мөхәррире Шәмси Хамматов, шулай ук Хөсәен Ямашев һәм Франк Надыров каберләрен чистартып, чардуганнарын төзекләндереп, буяп, чәчәкләр утыртып кайттылар. Изге айда изге эш башкарган татар журналистлары "Акция традициягә әйләнсен иде" дигән теләктә калды.
--- |
Иң күп укылган
|