|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда зур янгыннан 5 кешене коткарганнар (ВИДЕО)
Чаллыда күп катлы йортта зур янгын вакытында биш кешене коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «5 май көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Автозавод проспектында йортның тугызынчы катында фатир яна, ялкын тугызынчы, унынчы һәм унберенче кат балконнарына тарала, дигән хәбәр килде. Урынга Чаллы янгын сүндерү бүлекчәләре килде», – дип сөйләделәр Татар-информга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Көчле янгын аркасында фатирларга куе төтен үтеп керә башлаган. Янгын сүндерүчеләр фатирларда яшәүчеләргә коткару битлекләрен кидерәләр һәм аларны урамга алып чыгалар.
--- |
Иң күп укылган
|