|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.05.2019 Мәдәният
Милли Музей Бөек җиңү көненә багышланган чарага чакыраТатарстан Республикасы Милли музее Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Байрак - Җиңү символы" дип аталган чарага чакыра. 6нчы май 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр булган программада: 12.00 – «Татарстан туган җирем» – "Родина" республика патриотик ансамбле чыгышы;
12.10 - ТР Милли музее фондларыннан байракны Казан Суворов училищесы курсантлары алып чыгуы;
12.30 – "Җиңү музыкасы" - "Романтика" хорының концерт программасы;
13.00 – күрсәтмә элементлары белән интерактив лекция;
14.00 – "Ветераннарга хатлар" - музей дәресе оештырылачак.
Көн дәвамында барлык экспозицияләр һәм "Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан" исемле күргәзмә эшли.
Керү ирекле.
Белешмә өчен тел.: +7 (843) 567-30-35
--- |
Иң күп укылган
|