поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.05.2010 Җәмгыять

КҮБРӘК ӨЙДӘ УТЫРАМ

Аңа гел яратып Әлмәндәр бабай дип дәшәсе килә. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен үз иткән тамашачыларның күпчелеге Шәүкәт абый Биктимеровны шулай дип йөртә дә.

Шәүкәт абый бүген берьялгызы шәһәр үзәгендәге ике бүлмәле яңа фатирда гомер кичерә. Бөтен җире ялт иткән. Шунысы игътибарга лаек: анда һәр почмак театр залын хәтерләтә. Стенада гаилә фотолары, артистларның плакатлары, хәтта Камал театрының 100 еллык шәҗәрәсе дә эленгән. Бүлмәләрен татар театрының архивы дисәм дә ялгышмам. Эш кабинетындагы чигелгән кулъяулык, картиналар турында Шәүкәт абый аеруча канатланып сөйли: “Театрга район һәм авыллардан килгән мәктәп укучылары, Әлмәндәр бабайга дип, шундый бүләкләр бирә. Самими балалар кулыннан эшләнгән әйберләрдән дә зуррак бүләк буламыни?!” – ди ул. Шәүкәт абый, олы яшьтә булса да, бик җитез, кунакчыл. Шундук чәен дә әзерләп куйды.

 

– Шәүкәт абый, күз тимәсен, яшегез барса да, гел яшь һәм матурсыз. 

 

– Шулай күренәм генәдер, кызым. 82 яшькә җиттем бит инде. Хәтер дә начарая бара. Менә соңгы арада кан басымы борчый башлады әле. Төрле дарулар кулланам, үлән төнәтмәләре дә эчәм. Алкогольле эчемлекләр кулланмыйм. Табибларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә.

 

Бу көннәрдә бөтенләй кәефсез йөрим. Айрат Арслановны җирләдек. Һәммәбез өчен зур югалту булды. Еладым да, борчылдым да, шуңа кабат кан басымым күтәрелде. Хәлләрем картларча инде. Урамга сирәк чыгам. Таякны калдырмыйм. Күбрәк өйдә утырам.

 

– Берьялгызыгыз кыен түгелме? Ашарга әзерләргә кем булыша? Балалар, оныклар килеп йөриме?

 

– Мин бит солдатта булган егет. Тормыш мәктәбен үттем дия алам. Барысын да әзерли беләм. Дөрес, анда пешекче вазыйфасын башкармадым. Шулай да, армия барысына өйрәтте.

 

Карт булсам да, аптырамыйм. Бик теләсәм, үзем тиз генә әзерләп куям. Әмма хәзер туклануга артык исем китми. Бик аз ашыйм. Физик эш эшләмәгәч, тамак та ачмый, аппетит та зур түгел. Аннары ялгыз булгач та күп ашалмый инде. Бер пешергән берничә көнгә җитә. Ризыкта сайланмыйм. 50 елдан артык театрда эшләү дәверендә күбрәк буфетта тукланырга туры килде. Ни пешерсәләр, шуны ашарга өйрәнгән инде без. Шуңа кызым нәрсә әзерләсә дә, яратып ашыйм. Ул пешергәннәр өч көнгә җитә. Суыткычым берәү генә түгел. Шуңа борчыласы юк: күп итеп пешерелсә дә, аш бозылмый. Элек татлы ризыклар ярата идем. Хәзер кан басымы да аптыраткач, тозлы, майлы, әче, артык баллыдан тыелырга тырышам.

 

Өй эшләренә килгәндә, ялгызым гына яшәгәч, чисталыкны саклыйм, пычратмыйм, һәрнәрсәгә сак карыйм. Эш җиңелрәк булсын өчен, кер юу машинасы алдым, кием-салымны үзем үтүклим. Шулай да, төп таянычларым – улым һәм кызым. Гүзәл бүлмәләрне җыештырып, идәннәрне юып китә. Улым Искәндәр, кызым Гүзәлнең үз гаиләләре, Казанда яшиләр. Гел килеп булышырга вакыт табалар. Гүзәлем Казан дәүләт төзелеш-архитектура университетында укыта. Улым исә хәрби училищены тәмамлаган иде, подполковник вазыйфасын башкара. Оныклар да буй җитте.

 

– Көннәрне ничек үткәрәсез?

 

– Хатыным Рәмзия арадан киткәнгә инде 7 ел булды. 2003 елның 19 гыйнвар иртәсендә бу якты дөньяны калдырып, бакыйлыкка күчте. Ул – беренче һәм соңгы мәхәббәтем. 1945 елда театр училищесына укырга кергәндә танышкан идек. Шуннан аерылышмадык без. Уку тәмамлангач, дүрт ел армиядә булдым. Ул КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетында белем алды, аннары кавыштык. Балалар туды. Бик бәхетле гомер кичердек.

 

Өйләнешкәндә кияргә ыштан, торырга урын, рәхәтләнеп яшәрлек акча булмаса да, көчле мәхәббәтебез бар иде. Хәзер фатир да кыр хәтле, әмма шушында бергә гомер итәргә насыйп булмады. Аерылышуны бик авыр кичердем. (Шәүкәт абыйның фатирында һәр почмакта Рәмзия апа фотолары. Аның турында сөйләгәндә ул аеруча моңсуланып кала – авт.).

 

Ә болай көннәрем тиз уза. Сизми дә калам. Өйдән кеше өзелми. Әле туганнар, әле таныш-белеш килә, балалар да гел монда. Очрашуларга чакырып торалар.

 

– Бер дә тик тормыйсыз, гөлләрне шактый үстергәнсез. Үзегез тәрбиялисезме, кызыгызмы?

 

– Үзем. Мин су сипмәсәм, кем карар?! Кызым 3-4 көнгә бер килә. Кайберләре хатыным истәлеге булып калды. Ул исән чакта өй тулы гөл иде. Аларны ничек тә саклап калу ягын карадым, үлмәсеннәр дип тырыштым. Шөкер, һаман үсә бирәләр. Аларга карап Рәмзиямне сагынам.

 

– Шәүкәт абый, ешрак чәй эчәм, дисез. Нинди төрләренә өстенлек бирәсез?

 

– Элек чәй өчен үлеп китә идем. Хәзер артык күп эчмим. Суны заказ белән китертәм. Күбрәк кара чәй эчәм. Аларның ниндие генә юк миндә! Театрда эшләгәндә өлкәләрдә, чит илләрдә гастрольләрдә булганда төрле сортларын алып кайта идем. Аларның кайберсе әле дә саклана. Көн саен төрлесен пешерәм. Аермасы сизелә. Аннары бүләккә дип тә күпләр чәй алып килә. Сөтне дә яратып эчәм.

 

– Ашлардан кайсылары аеруча күңелегезгә хуш килә? Хәләлгә игътибар бирәсезме?

 

– Намаз укымыйм. Шулай да, һәр эшемне бисмилла әйтеп, Аллаһының рөхсәтен сорап башлыйм. Хәзер, картлык галәмәтедер инде, бик теләсәм дә, догаларны истә калдыру читен. Хәләл дигәннән, казылыкка исем китми. Иткә килгәндә, тавык, сарык, сыерныкын базардан сатып алабыз. Балыкны сирәк кыздырабыз.

 

– Шәүкәт абый, сезнең Югары Ослан районында Идел елгасы буенда бакчагыз да бар иде. Аны артистлар бакчасы дип тә йөртәләр. Ул ни хәлдә?

 

– 80 не узып барганда анда минем ни эшем калган инде?! (Көлә.) Хатыным үлгәннән соң бакчага бармаска тырышам. Анда һәр почмак Рәмзиямне хәтерләтә. Барысын да бергәләп төзегән идек бит. Аны юксынам, тагын да күңелсез булып китә. Бергәләп утырткан алмагач, чия, карлыган һәм башка куаклар гөрләп үсә, мул уңыш бирә. Картлык та үзен сиздерә. Анда барып эшләрлек чама юк хәзер.

 

Бакча балалар карамагында. Алар гел барып йөри, җиләк-җимешне үстерә, яшелчәсен җыя. Анда безнең бер катлы өй, мунча да бар. Күршеләребез дә әйбәт. Барысы да диярлек театр артистлары. Заманында гөр килеп, бер-беребезнең, хәлен белешеп рәхәтләнеп ял итә идек. Иң шәп күршеләр – Һидият Солтанов (хәзер инде мәрхүм), Рауза Хәйретдинова, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Әсхәт Хисмәтов һәм башкалар.

 

– Ә пенсияне вакытында бирәләрме соң? Акча көндәлек җитәме?

 

– Айныкын айга китерәләр. 20 мең сум пенсия алам. Фатир өчен дә вакытында түләп барам. Бүген бөтен уңайлыклар бар.

 

– Күрәм, газета-журналларны да күп алдырасыз икән. Ә телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

 

– Вакытлы матбугат белән гел танышып барам. Урысчаларын да, татарчаларны да алам. Укыштыргалыйм. Ә телевизорны кабызганым юк. Карарлык әйбер таба алмыйм. Бер яхшы нәрсә күрсәтмиләр. Элек кызыграк иде.

 

– Шәүкәт абый, эх, шуны эшләргә өлгермәдем бит, дип үкенерлек әйберләр калмагандыр инде сезнең?

 

– Юктыр дип уйлыйм. Гомеремне театрга багышладым. Эшемне яраттым, халкым мине үз итте, зурлады. Аннары ир-ат буларак бурычымны үтәдем. Бакчада йорт төзедек, улым, кызым бар, агачлар утырттык. Янәшәмдә хатыным да булса, башка берни кирәкмәс иде. Кызганыч, мине калдырып, кинәттән бик иртә китеп барды шул.

 

Шәүкәт абый белән чәй өстәле артында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Берничә сәгать узганы сизелмәде дә. Ул бернигә борчылмый. Һәр әйберне яхшыга юрый, гел позитив фикердә тора. Ялгыш кына фоторәсемен төшереп җибәргән иде, пыяласы челпәрәмә килде. “Бәхеткә булсын”, – диде Әлмәндәр бабай, елмаеп. Әйе, без дә бәхеткә булсын дип юрыйк.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 17 | 30.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»