|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2019 Мәдәният
Ваһапов фестиваленең гала-концертында ифтар сәгатенә туры китереп антракт ясалачакВаһапов фестиваленең гала-концертында антракт ифтар сәгатенә туры китереп ясалаячак. Бу хакта фестивальнең ТР Мәдәният министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов әйтте. Ваһапов фестиваленең 15 еллыгына багышланган гала-концерт 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында уза. Юбилей концерты Рамазан аена туры киләчәк.
“Безнең концерт мөселманнар өчен бик кадерле Рамазан аена туры килә. Без концерт көнен билгеләгәндә моны истә тоттык. Тәнәфесне авыз ачу вакытына туры китерергә тырышачакбыз”, - дигән Татар-информга Фәттахов.
Рифат Фәттахов әйтүе буенча, концерт көнне Зур концертлар залында намаз бүлмәсе дә әзерләнәчәк. “Буфетта исерткеч эчемлекләр дә булмаячак дип сөйләштек”, - диде ул.
Ваһапов исемендәге Татар җыры Халыкара фестивале 15 елда дөньяның 11 илендә һәм Россиянең 49 регионында булган. Фестиваль лауреатлары арасында Рөстәм Асаев, Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Артур Исламовлар бар.
--- |
Иң күп укылган
|