• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

01.05.2010 Җәмгыять

СУГЫШ МИФЛАРЫ: ТАТАРГА ДАН СОҢРАК КИЛӘ

Нәкъ 65 ел элек 30 апрель көнне Берлин рейхстагына Җиңү байрагы эленде. Рәсми тарихка аны кадаучылар булып Михаил Егоров һәм Мелитон Кантария кереп калса да, чынлыкта байракны аларга кадәр үк элүчеләр булуы әйтелә. Һәм ул безнең милләттәшебез – Газый Заһитов.

Икенче дөнья сугышында җиңүгә 65 еллыкка әзерлек барганда матбугатта сугыш елларына бәйле шактый гына язмалар урын ала. Һәм алар арасында тарихка бер төрле кереп калып, чынлыкта бөтенләй башкача булган хәлләрне укып кайвакыт шаккатасың. Еллар узган саен сугыш мифлары күбрәк ачыклана. Шуларның берсе безнең милләттәшебез, Башкортстанда туган Газый Заһитов белән бәйлесе аеруча кызыклы.

 

Чөнки Заһитов батырлыклары рәсми рәвештә әле күптән түгел генә раслана. Һәм аңа Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә. Моңа кадәр исә бөтен мәртәбә Михаил Егоров һәм Мелитон Кантариягә булды.

 

Ник дигәндә, 1 май көнне тантаналы рәвештә нәкъ алар Берлин рейхстагына Җиңү байрагын элә. Алар белән тагын Алексей Берест булса да, Советлар берлеге каһарманы исеме 2 кешегә генә бирелә. Гәрчә элегрәк бу исемгә командир Маков төркеме солдатлары, шул исәптән Газый Заһитов та тәкъдим ителгән була. Ләкин ул игътибарсыз кала.

 

Хәл болай була...

 

Владимир Маков җитәкчелегендәге төркем 29 апрель көнне Берлинда рейхстагка килеп озак кына немецлар атышларына каршы торуга ирешә. Алар үтеп кергән йорт немецлар тарафыннан камалышка алынса да, совет гаскәрләре килгәнче алар бирешмичә каршы тора. 30 апрель көнне өлкән сержант Заһитов куркынычларга карамастан, тирә якны күзәтүгә ирешә. Кичен исә рейхстагны басып алу вакытында, күзләүчеләр беренче булып рейхстаг бинасына үтеп кереп, “Германия” корылмасына “җиңү байрагын” элә.

 

1945 елның 1 маенда Гази Заһитов һәм аның хезмәттәшләре Советлар берлеге каһарманы исеменә тәкъдим ителә. Бу исемгә тәкъдим иткән беркетмәдә исә, 30 апрель көнне рейхстагны басып алганда Заһитов беренчеләрдән булып бинага бәреп керде һәм күкрәгенә яраланды, пуля аның партия билетын тишеп узды. Әмма яраланган булуга карамастан Заһитов сержант Минин белән рейхстаг башына менеп беренче җиңү байрагын кадады, диелгән була.

 

Беркетмәне иң югары хәрби җитәкчеләр имзалый. Әмма төркемдәгеләрнең берсенә дә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелми. Җиңү байрагы дип бары 1 май көнне рәсми рәвештә Берест, Егоров һәм Кантариянең рейхстаг гөмбәзенә урнаштырган Кызыл байрагы гына санала.

 

Мәртәбә еллар узгач килә

 

Гази Заһитов сугыштан соң туган авылына кайта һәм 1947нче елны авыл советы рәисе итеп билгеләнә, көзен гаилә корып җибәрә. Тагын 3 елдан авылда оешкан машина трактор станциясендә механик була. Әмма 1953 елның 23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп үлә.

 

Аны каһарман исеменә тәкъдим иткән белешмәлек эзенә 20 ел узганнан соң журналистлар төшә. Һәм 1964 елны “Комсомольская правда”да чынлыкта җиңү байрагын бөтенләй башка кешеләр урнаштыруына ишарәли. Тагын 6 елдан соң (1997 елны) СССР таркалгач, бу гаделсезлекне төзәтәләр һәм Маков төркеменә кергән барлык хәрбиләргә Советлар берлеге каһарманы исеме бирелә.

Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 30.04.2010
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (43062) / 03.05.2010 22:58:21

23 августында үзенең 32 яшен бәйрәм итеп ике көн узганнан соң ул колхоз техникасы өчен кирәк-яраклар алырга дип Благовещенскига барганда ялгыш егылып төшеп көпчәк астына эләгеп үлә.??????????????Кайбер мэгьлумэтлерге караганда Гази Загитов НКВД тарафыннан оештырылган автокатастрофа да улэ .Яки аны нквдычылар машина барганда тегермеч астына ыргыталар. Ул сойлемесен дип хэм Рейхстагка беренче байракны кадаучы дип халыкка бу хэбэр таралмасын .

№3 (43049) / 03.05.2010 19:37:20

Җәмәгат,кәхарманнарны олылап искә алу әйбәт шөгел, әлбәттә. Россия кәхарманы булу мәртәбә микән соң?
Рус армиясе, рус солдаты, рус коткаручысы диләр. Солтатның коралыннан алып, ашына кадәр чукындыралар. Шулай булгач, мөселманнарның Рус армиясенә бармавы җинәят санала аламы икән?

№2 (43039) / 03.05.2010 17:16:43

бик каршылыклы очрак шул әле бу туганнар.
бер вакыт тәлинкә белән тотыла торган каналларның берсендә бер Украин абзыйны күрсәттеләр. Шул Рейхстагка беренче булып күтәрелеп байрак кадаган диделәр. һәм бу 30 апрель көне булган ди. ул вакытта журналистларсыз гына бер генә фоторепортаж белән дә расланмыйча кала.
Майның беренче көннәрендә исә показной байрак кадау оештырыла.
минем үзебезнең Заһитов дип уйлыйсы килә!! Гомере бик кыска булган икән, героебызның...

№1 (43010) / 02.05.2010 20:34:46

Дөреслекнең өскә чыгуы яхшы, ләкин шабала ашаганда кәдерле.
Бу язма тагы бер кат Русиянең патроты булырга кирәкме, юкмы икәнен исбатлый. Әйтемдәгечә: "Булмый инде, булмагач,атаң урыс булмагач, Наташадан тумагач."

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте