|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2019 Киңәш-табыш
Зур уңыш аласыгыз килсә, май башында бакчада бу эшне эшләргә онытмагызМай башларында агачлар һәм куакларны утырту эше тәмамлана. Аларга мул итеп су сибәргә онытмагыз. Куакларга — 2-3, алмагач һәм грушага 4-5 чиләк су сибәргә һәм өстен мүлчәләргә кирәк. Апрель азагыннан май башларына кадәр агачларны ялгау өчен кулай вакыт. Эшкә бөреләрнең халәтенә карап керешергә кирәк. Ялгауга булачак ялганма ботакта бөреләр бүртеп, аз гына ачылгач тотынам. Димәк, сок йөреше башланган, ботаклар шундук туклану алачак. Уңышлы ялгауның төп шарты — бөреләрнең ачылмавы, ягъни әле алар биологик йокы халәтендә булырга тиеш.
Агачларның кәүсәләренә сырлы картоннан тозаклар куярга вакыт. Тычканнарны тоту өчен кулланыла торган җилем алырга була. Кәүсәгә җирдән 50-70 см биеклектә 6-8 см киңлектә җилем сөртергә ярый. Җирдә кышлаган корткычлар агачка менгәндә, аулак урында тозак астына яшеренә һәм җилемгә ябышып кала.
"Быел помидор, борычларны өч тапкыр чәчтем. Орлыклар бик матур итеп тишелеп чыга да, ике яфракта утыра, чын яфрагын чыгара алмыйча бөтерелә башлый. Беренче утырткан борычларның яфраклары киңәеп китте, тик өскә таба үсмиләр" дип хат юллаган укучыга танылган бакчачы Франс Хәлилов мондый киңәш бирә:
— Үсеш ноктасы (точка роста) булмаган үсентене коткарырга тырышуның мәгънәсе юк, ул барыбер барлыкка килмәячәк. Туфрагыгыз әче дип уйлыйм. Нейтраль реакцияле туфрак алып, яңа үсентеләр утыртырга кирәк. Мондые юк икән, булган туфракны нейтральләштереп карагыз. Пластмасс чиләккә су салыгыз һәм известь өстәп, яхшылап болгатыгыз. Известьне төбендә утырым барлыкка килгәнче кушыгыз, артыгы эреми. “Туфракны көл белән нейтральләштереп буламы?” — дип сорыйлар. Көлдә тиз үзләштерелә торган фосфор һәм калий бар. Аны күп кушканда, туфрак тозлылана, мондый җирдә шулай ук берни үсмәячәк. Шуңа известь белән нейтральләштерергә киңәш итәм.
Киләсе елга бер киңәш: үсентеләргә туфрак катнашмасын көздән әзерләп калдырыгыз. Ул вакытта 5 л туфракка 1 аш кашыгы исәбеннән известь кушып, яхшылап болгатып куегыз. Көздән әзерләнгән балчыкны әрҗәләргә тутырсагыз, бигрәк тә әйбәт.
--- |
Иң күп укылган
|