поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.04.2010 Милләт

НУГАЙ ТАТАРЛАРЫ ЭЗЕННӘН...

Татарстанның хәзерге Әлмәт, Лениногорск төбәкләрендә заманында нугай кабиләләре күчеп йөргән. Әйтик, бүгенгеге Бөгелмә шәһәре тирәсендә әле XVIII гасыр башында да (ягъни бу якларда утрак тормышлы авыллар пәйда булганчы) Мөфтияри кабиләсенең 30 тирмә һәм көймәле арбадан торган Карабаек ыруы күчеп йөргәне билгеле. Ләкин заманында, Алтын Урда таркалганнан соң, гаять зур көчкә ия булып алган күчмә нугай татарлары үзләреннән бер эз дә калдырмадымы икән? Дамир әфәнде Исхаков фикеренчә, Көнбатыш Башкортстан һәм Көнчыгыш Татарстанда яшәүче күп кенә милләттәшләребезнең тамырлары нәкъ менә шул кабиләләргә барып тоташа да инде.

Бабалар

 

Башкорт дигәннән, бу туганнарыбыз үзләрен шул ук Нугай урдасы кабиләләреннән аерырга тырышса да, нугайларның тарихын бик теләп үзләштерә. Әйтик, шул ук "Юрматы шәҗәрәсе"н алыйк. Алда әйткән башваткыч та нәкъ шул шәҗәрәгә бәйле.

 

Шәҗәрә текстын башкорт галиме Р.Г.Кузеев Куергазы районында табып, "Башкирские шежере" китабына керткән. Бу истәлек 1960 еллардан бирле фәнни әйләнештә йөри һәм анда тасвирланган хәлләрне башкорт гел үз ягына гына аудара. Ләкин шәҗәрә шул ук гарәп язуында татар телендә иҗат ителгән (монысы Марсель ага Әхмәтҗанов сүзләре).

 

Шәҗәрәнең башында ук юрматыларның кем икәне ачык язылган. "Борын заманда бу йирдә нугай ирди. Зәй, Сишмә дигән йирләрдә һәр тарафдан күчүб йөриләр ирди". Әһә, соң, нәкъ безнең яклар ич бу. Ә кайсы вакыт соң бу? Шәҗәрәдә моңа да ишарә бар: "Ул заманда Амәт-Хәмәт" дигән ханның кул астында тордылар. Улук заманда Җанибәк хан исән Аксак Тимер хан иди. Бүләр йортка олуг бөлгенлек булды". Амәт-Хәмәт (кайбер чыганакларда Самат) ханның нәкъ менә Аксак Тимер чорында Биләрдә хан булып торганы башка чыганакларда да бар. Дамир әфәнде Исхаков "Юго-восток Татарстана: проблемы изучения этнической истории XIV-XVII вв" мәкаләсендә, М.А.Госмановның "Дәфтәре – Чыңгызнамә"дәге "Бараж халкы" тарихын тикшерүләренә таянып, әлеге чыганакларның аваздаш булуын әйтә. Бу – XV гасыр азагы, ягъни 1395, Тимер белән Туктамышның Кондырча буендагы (Биләр дә, Зәй-Шушма бассейны да моннан ерак түгел) орышлары чоры. Тагын бер кызык хәл: "Юрматы шәҗә­рәсе"ндә дә, "Дәфтәре – Чыңгызнамә"дә дә халыкның зур елан яки аждаһа белән сугышуы да күрсәтелә. Ул аждаһа да "бараж" исемле булган, имеш...

 

Яхшы, юрматыларның XIV гасыр азагында Зәй-Шушма аралыгында яшәгәне аңлашылды. Тора-бара кай якларга киттеләр икән соң алар? Шәҗәрәдә бу турыда ап-ачык язылган: "Бераз кешеләр илән качып Олуг Иделнең ары ягына чыктылар һәм йорт урыны казыдылар" (М.Әхмәтҗанов: "Нугай урдасы". 2002. 80-81 бит). Бу тирәдә Олуг Идел дип аталырлык бер генә елга бар, ул – Кама елгасы. Хәзерге Каманың, Агыйдел тамагыннан алгы өлеше элек Идел дип аталганы билгеле факт. Хәер, бүгенге Идел Зәй-Шушмадан ерак та бит. Аннан соң "Кара Елга дигән сишмә буенда кундылар. Хан әйде, бер хәл булды, монда бер кауем үлекләр бар, имеш... бу үлекләрдә бер газиз булгай, каберне ачыгыз диди ирсә һәм шул сәгать карадылар. Бер зиярат ташы күрдиләр. Ташка язылмыш – Чүлкә ата, дийеб. Шул вакытта тарих сигез йөз дә 50 бер дә иде... (Кузеев китабында бу дата 811 ел дип китерелә. Монысы XV йөзнең беренче яртысы) ...һәм карасалар, каберне кирбеч белән әйләндергән, әмма гаҗәб, кара башлы (чәчле) кызыйл йөзле бер йегет терек тик йатур..."

 

Марсель ага Әхмәтҗанов каберне, ләхетне кирпеч белән әйләндерү татарларга гына хас ди...

 

Чүлкә ата – Зөлкә ата

 

Зөлкә ата белән Чүлкә атаның бер үк кеше икәнен миңа Марсель абый Әхмәтҗанов әйтте. Дөрес, ул Зөлкә ата (Чүлкә ата) кабере Әлки төбәгендәге Чаллы авылы янында ди. Аны XVIII гасыр башларында яшәгән Идрис Хафизның (Хәлфә бабай) атасы Зөлмөхәммәт белән тәңгәлләштерә. Зөлмөхәммәт үзе исә XVI гасыр башында яшәгән Богдан Чешенеев исемле морза улы, ди Марсель ага. Богданның утары исә хәзерге Тәберде Чаллысы (Балык Бистәсе районы) тирәсендә булган. Шунысы кызык: Зөлмөхәммәт улы Идрис тә нәкъ менә Тәберде Чаллысы янында күмелгән...

 

Кызык кына нәрсә килеп чыга кебек. Зөлкә ата (ата, хәким дип суфый шәехләрен атаганнар) нәкъ менә Чаллы бәклеге, ханлыгы белән нык бәйләнгән. Атасының утары биредә, малае шушында җирләнгән, моннан ерак булмаган Нырсы, Мирәтәк (төп исеме Бичер) авыллары халкы аның каберен зиярат кыла... "Юрматы шәҗәрәсе"ндә дә ул искә алына. Ә кабере Әлки районында?! Кама аръягының көнбатышындагы бүгенге татар авылларының XVII-XVIII гасырларда нигезләнгәне дә билгеле бит (Р.Г.Насыйров "Сельское расселение"). Алай дисәң, Әлки якларында да Алтын Урда чорына караган кабер ташлары бар...

 

Эзләр

 

Юк, бу табышмакның чишелеше булырга тиеш. Тукта, яңабаштан үтеп карыйк әле. "Юрматы шәҗәрәсе" һәм "Бараж халкы"нда язылган Зәй, Шушма буенда ниләр калган икән соң? Көзгә таба Әлмәт районының Түбән Абдул авылына барып чыктым. Түбән Абдул Елховой авылы белән кушылган диярлек. Шушма буе. Иң кызыгы – Елховойның элекке исеме Баграж. Татарчалаштырсаң, Бараж түгелме соң бу?! Ярар, Түбән Абдул җирле муниципаль идарәсе башлыгы Ринат әфәнде һәм җирле музей директоры Хәдичә апа белән киттек эзләнеп. Мине бу якка нәкъ менә Баграж атамасы кызыктырып китерде. Беренчедән, авыллар янында гына борынгы бабаларыбызга кагылышлы балбал тетрәндерде. Авылда яткан таш сын янына, баксаң, әле дә киләләр, теләкләр телиләр һәм вак акча ыргытып китәләр икән. Монысы – бер шиксез күчмә бабалар истәлеге. Ул авылдан шактый читтә. Шушы тирәдә үк Шушма буенда XIV-XV гасырларга караган борынгы зират. Зиратта 5-6 таш. Җирле халык аны "Изгеләр зираты" ди һәм кайчандыр монда Убыр дигән авыл булган ди. Ә ташларда – тамгалар. Иске зиратта гына түгел, Багряж-Елховоның хәзерге зиратындагы кабер ташларында да ап-ачык итеп тамгалар ярылып ята. Балбалда да тамга. Фотога төшереп кайткан тамгаларны, кайтып бер сайтка урнаштырган идем, нугай, казак дуслар яза башлады: "Каян килде сезгә безнең тамгалар?" Җитмәсә, шушы тирәләрдә генә "нугай урманы", "нугай валы" барлыгын XIX гасырда Уфа статисты Н.А.Гурвич, аннан С.М.Шпилевский да язып калдыралар ("Әлмәт энциклопедиясе", Д.Исхаков, Р.Әмирханов). Димәк, "Юрматы шәҗәрәсе"ндә искә алынган җирләр нәкъ бу якта?! Хәер, Зәйдә дә Баграж бар, ул да моннан ерак түгел.

 

Ә Каманың теге ягында нәрсә безнең? Шушма буйлап аска төшеп, Каманы кичсәк – хәзерге Мамадыш районы биләмәләре. Чаллы ханлыгы (билеге) белән янәшә генә җирләр. Шул ук Мамадыш районына кергән авылларның нугай татарлары белән бәйләнеше нык булуы, Урта Кирмән авылында Чимбикәгә (Сөенбикә) кагылышлы риваятьләрнең саклануы турында да Марсель Әхмәтҗановның "Нугай Урдасы" китабында тәфсилләп языла. Хәер, "Зөлкә ата" бәйрәме үткәрелә торган Нырсы, Мирәтәк янындагы XV йөзгә караган күпләрнең игътибарын җәлеп иткән алты почмаклы йолдыз төшкән гарәп язулы ташлар да бар бит әле. Шул ук чорга караган ташлар Мамадыш якларында да (Кирмән) бар. "Ханнар зираты"на кемнәр күмелгән икән? Аксак Тимер явыннан соң, Кама аръягының бушап калуы, ә бу якка кыпчак кабиләләренең күпләп күчүе билгеле бит. Бүген нугай татарлары дигәннәребез дә шул ук кыпчаклар ич. Анысы ярар, Әлмәт төбәгеннән "Юрматы шәҗәрәсе"ндә искә алынган кавем кай тирәгәрәк күчте икән соң?

 

"Юрматы шәҗәрәсе"ндә бит ап-ачык итеп, күченгән җирдә Чүлкә ата кабереннән тыш Кара елга, Шадлык-Шаддык елгалары искә алына. Димәк, борынгы Чаллы төбәгендә (Балык Бистәсе, Теләче, Мамадыш, Питрәч районнары) мондый атамалар булырга тиеш. Юкса башкорт галимнәре, әйтик, Юлдаш Йосыпов, юрматыларны моннан Бөре (Бирск) төбәгендәге Бөре елгасы кушылдыгы булган Шатлык елгасы янына күчкән дип бара. Бөре кая да, Шушма кая...

 

Бу якларны бик яхшы белүче Нурулла әфәнде Гарифка шалтыраттым. "Бармы, мин әйтәм, сезнең Балык Бистәсе, Теләче якларында Кара елга дигән су?" "Нишләп булмасын, элеккеге Чаллы, хәзерге Шомбыт елгасына койган елгачыкны шулай атаганнар",– диде ул. Менә сиңа "...Кара Елга дигән Сишмә буенда кундылар..." Ә Шаддык? "Соң, Шәдкене оныттыңмы, шул тирәдән кара", – диде Нурулла әфәнде.

 

Тагын бер штрих, кем әйтмешли. "...Күб заманнар тордылар, Шыгли би дөньйадан үтүб, Чәчәлкә (Чүлкә) ата йанына дәфен кыйлдылар... Гәҗлүк углы Шәех Дәрвиш дигән олы би булды..."

 

Димәк, Шыгали би нәкъ шул тирәләрдә, ягъни Чаллы ханлыгы (бәклеге) биләмәләрендә күмелгән. Эзләп каберен дә табасы иде. Бу якларда XIV-XVII гасырга караган каберләр күп ич. Бу якларның элек-электән "Нугай даругасы" җирләре булуын тарих белән кызыксынучылар белә булыр... Нәкъ менә бу яклардагы керәшеннәр сөйләшендә нугай-кыпчак теле элементлары булуы да, бу тө­бәктә "Изгеләр ашы", "Корбан ашы" кебек борынгы тәңречелек вакытыннан бирле килгән йолалар саклануы да аңлашыла хәзер. Әлбәттә, алар бөтенесе монда калмаган. "... Шәех Дәрвиш би булгач, борынгы аталарының йортына, Зәй, Сишмәгә күчдиләр, һәр тарафны күчеп йөрделәр..." Бәлки шушы күчүче нугай татарлары кабиләләре "Зөлкә ата кабере" дигән гыйбарәне хәзерге Әлки якларына алып килгәннәрдер дә борынгы каберләр белән тәңгәлләштергәннәрдер? Шул ук Чаллы атамасы белән бергә. Ә Зөлкә ата (Чүлкә ата) кабере дигән сүз, күрәсең, Зөлмөхәммәткә кадәр үк әйләнештә булгандыр. Әлбәттә, XX гасыр башында күчерелгән "Юрматы шәҗәрәсе" дигән чыганакта да төгәлсезлекләр шактыйдыр. Ләкин шәхсән үземнең фикеремчә, безнең якларда (Әлмәт төбәге) нугайларның күчеп йөрүенә, аннан хәзерге Мамадыш, Балык Бистәсе, Теләче якларына күчүләренә һәм аларның татар милләтенең аерылгысыз бер өлеше булуына шик юк бугай. Эзләсәң, бу нәрсәләргә дәлилләрне әле тагын табып булачагына шигем юк. Димәк, "Юрматы шәҗәрәсе" безнең дә истәлек һәм анда реаль, чын булган вакыйгалар тасвирланган. Бу уй-фикерләрем белән Нурулла әфәнде Гариф, Марсель абый Әхмәтҗанов белән бүлешкән идем, алар бер үк сүзне әйттеләр: "Яз син моны". Менә, яздым.

 

P.S. Язманы тәмамлагач, шул ук Дамир әфәнде Исхаковның Әлмәт төбәгендәге күчмә кабиләләрнең коңгырат ыруына бәйләнешләре булуы турында фикеренә юлыктым ("Әлмәт энциклопедиясе"). Ике көн генә алдан үзебезнең авылга (Лениногорск районы) кайтып, авыл зиратындагы бер тамгалы кабер ташын фотога төшереп алган идем. Интернет әңгәмәдәшләрем, бераваздан, "капка" йә "бусага" дип аталган бу тамганың коңгыратларга нисбәтле булуын әйттеләр. Менә сиңа мә... Кул астында гына булган. Игътибарлы гына булырга кирәк икән.

Башкорт туганнарыбыз әнә дәүләт күләмендә шәҗәрәләр төзи, эзләнә, эзләгәч... бездән булса да таба. Татар халкы шәҗәрәсен төзүне эшли алмыйбызмы әллә без? Башкасын булдырганны моны да булдырырбыз кебек. Бу заманга бер милли идея дә булыр иде.


Илфак ШИҺАПОВ
Ватаным Татарстан
№ 80-81 | 30.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»