|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2019 Әдәбият
Буада Ренат Харис укулары булып узды26 апрель –Тукай туган көн һәм Туган тел көнендә Татарстан язучылары бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Шул ук көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗади һәм фәнни интеллигенция белән очрашты. Очрашуда язучылар – Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Харис; Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов; шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла; шагыйрьләр, Муса Җәлил премиясе лауреатлары Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар; прозаик, Муса Җәлил премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин катнашты. 27 апрельдә Татарстан язучылары Тукайның туган ягында – Арчада узган масштаблы әдәби чараларда катнаштылар.
Тәлгат Галиуллин – Тукай премиясе лауреаты булды
Язучы, әдәбият галиме, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир - әгъзасы, Россия Федерациясе Гуманитар Академиясенең хакыйкый әгъзасы, Кол Гали, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Галиуллин Тәлгат Нәби улына Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Күренекле каләм иясе дәрәҗәле премиягә «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы, «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен лаек булды.
Чаллыда Тукайга чәчәкләр китерделәр
Һәрбер татар җаны шигырь сулап яшәгән апрель аенда Чаллы шәһәренең барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәният сарайларында Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат җәүһәрләренә багышланган искиткеч матур, гамьле кичәләр узды. Ә 26 нчы апрель көнне Тукай һәйкәле янында даһи шагыйребезнең туган көне уңенннан «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган шигърият бәйрәме булды. Әлеге чарага йөзләгән катнашучы – язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар килгән иде.
Бөек Тукаебыз сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән ачылып киткән тантана башында ук шәһәр хакиме грантына ия булыр өчен әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр итеп «Әдәбият» номинациясендә шагыйрә Рәзинә Мөхияр, «Сәнгать» номинациясендә – рәссам Александар Петров, «Театр сәнгате» номинациясендә «LIBERTA» драма театры, «Музыка сәнгате» номинациясендә «Наигрыш» халык инструментлары ансамбле танылды. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аларга иҗади уңышлар теләп, дипломнар, чәчәкләр тапшырды.
Бәйрәм дәвам итте. Чаллы дәүләт татар драма театры артистларының, шигъри бәйгеләрдә җиңгән балаларның, җаннарны тетрәндереп, Тукайның үлмәс шигырьләрен сөйләве, Тукай рухы белән илһамланган каләм ияләре: Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, язучы Факил Сафин, шагыйрьләр Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр, Лилия Гыйбадуллина, Зөләйха Минһаҗева, Айрат Суфиянов, Лилия Фәттахова, Зимфира Исламова, Николай Алешковның чыгышлары – һәммәсе да халык күңеленә кереп калырлык иде.
Шигърият бәйрәме «Туган тел» җыры һәм флешмоб белән тәмамланды, Тукай һәйкәле ал кәнәферләргә күмелде.
Буада Ренат Харис укулары булып узды
Һәр елны апрель аенда Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә Рәсәйнең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харис исеме белән бәйле «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән фәнни-гамәли конференция уза. Мәктәптә 18 ел дәвамында Рәсәй статусындагы Ренат Харис исемендәге «Сәнгатьне күрү» музее эшли. Ренат Мәгъсүмович быел да ел дәвамында әдәбиятта, музыкада һәм сынлы сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучыларга үз исемендәге премияләрне тапшырды.
Быелгы конференциядә Ренат ага Харис, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов, Буа якташлыгы әгъзалары тарих фәннәре кандидаты, күренекле журналист Ислам Әхмәтҗанов, «Буа якташлыгы» секретаре Наил Шәмиев һәм әлеге фәнни укуларга нигез салучы, Ренат Харис музеен оештыручы шагыйрә Гөлнур Айзетуллова катнашты. Кунаклар музей эшчәнлеге, укучыларның эзләнү эшләре белән таныштылар, үзләре дә чыгыш ясадылар. Ренат Мәгъсүмович музейга яңа экспонатлар бүләк итте.
Шигъриятнең серле алиһәсе
Чаллының шәһәренең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә талантлы яшь шагыйрь, халыкара «Бэлла» премиясе лауреаты, «Мин бәхетне күрәм..!», «Тынлык кайтавазы», «Кайту» исемле шигъри җыентыклар авторы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды. Чарада күренекле каләм әһелләре Айгөл Әхмәтгалиева, Мирһади Разов, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттаховалар да катнашты. Мәктәп китапханәчесе Илфания Нуретдинова тарафыннан оештырылган шигърият бәйрәмендә укучылар, укытучылар чыгыш ясады: очрашу җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Кичәне Чаллы шәһәре мәктәпләренең китапханәчеләре дә тамаша кылды.
Хатыйп Миңнегуловның 80 яшьлек юбилеена багышланган чаралар Сарманнан башланды
12 майда татар әдәбияты галиме, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты, «Халыкара ел кешесе», Кол Гали, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди, Соббух Рәфыйков исемендәге халыкара премияләр лауреаты, Казан университетының мактаулы профессоры, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче һәм башка бүләкләр иясе Хатыйп Миңнегуловның – 80 яшьлек юбилее.
Якташлары күренекле шәхеснең юбилеена багышланган чараларны инде башладылар. Сарман сәнгать мәктәбендә аның гомер бәйрәме уңаеннан зур очрашу узды. Анда Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов, филология фәннәре кандидаты, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев, язучы, шагыйрь, тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Соббух Рәфыйков, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Дамир Гарифуллин, юбилярның төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр катнаштылар.
--- |
Иң күп укылган
|