|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.04.2019 Шоу-бизнес
Улын сөннәтләгән Алинә Сафиуллина: "Сәдакага эшләп йөрми беркем дә, каерып акчасын алып китә!"Алинә Сафиуллина үзенең аккаунтында зур бер пост урнаштырган. Анда җырчы үзенең уй-кичерешләре, борчулары, уйланулары белән уртаклашкан (бик әллә ни үзгәртмичә бирергә булдык): "Сүзем (сөннәтләү) обрезание турында булыр! Бик күп яхшы кайтавазлары булган, бик алга киткән карашлы танышымның мактавы буенча бардым мин клиникага. Көнен билгеләгәч, килеп керүгә, баланы чишендерегез диделәр! Мин тотындым Нариманны чишендерергә. Минем яктан ялгыш булды: табибтан документлар, кул куясы килешүне сорамадым! Икенче яктан караганда, борчылып беткән килеш башка ничек андый уй килсен! Чишендердем дә, доктор кулына тоттырдым. Ул аны операция бүлмәсенә кертеп, кире безнең янга чыкты.
Безне иң шаккаттырганы шул булды: кулга рецепт тоттырды да, «Барыгыз аптекага, ярты сәгатьтән килерсез» диде! «Монда, коридорда утырабыз» дигәнебезгә 100 сәбәп тапты... Кыскасы, без урамда басып калдык! Бу турыда безгә алдан әйткән кеше булмады, минем башыма да килмәде табибтан «Без кая көтәчәкбез? Коридордамы? Туалеттамы? Урамдамы?» дип сорарга! Шунда башыма китереп сукты: « Без бердәнбер балабызны табибка бирдек тә, бернинди документсыз, урамда басып калдык!!!» Аллам сакласын, берәр хәл булса, без беркем түгел! Бөтен тормышым күз алдымнан үтте! Исегезгә төшерәм, хәзер 21 гасыр һәм сәдакага эшләп йөрми беркем дә, каерып акчасын алып китә!
Ярый, Нариман чыкты, Елады! Икәүләшеп елаштык!" дип уртаклаша Алинә Сафиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|